поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
22.09.2010 Дин

МӨФТИЛӘР НИГӘ “ТЕЛ ЯШЕРӘ”?

16-17 сентябрь көннәрендә Казанда “Милли тормыш һәм дин” дигән ике көнлек татар дин әһелләре җыены үткәрелде. Аны БТК башкарма комитеты белән ТР Хөкүмәте каршындагы Дин эшләре идарәсе оештырды.

Русиянең иллеләп төбәгеннән килгән 700 дән артык дин әһелебез катнашкан бик мөһим җыен булды ул. “Соңгы 100 елда (1919 елның маенда – Мәскәүдә, июлендә Казанда булган мөселман корылтайларын исәпкә алып) өченче мәртәбә шушылай күпләп җыелуыбыз бу”, – дип югары бәяләде моны академик Индус Таһиров.

 

Ике максатны күз уңына куеп уздырылды ул. Тактик максат – октябрь аенда илебездә уздырылачак җанисәп алу алдыннан, Русиядә халык саны ягыннан икенче урында торучы татарның санын киметмәү булса, стратегик максат – милләтебезнең ике канаты телебез һәм динебез икәнлеген имамнарыбызның (алар аша барча өммәттәшләребезнең) исләренә төшерү, күңелләренә салу, телебезгә саксыз караучыларны ваемсызлык йокысыннан уяту. Әлеге җәһәттә проблемалар бихисап әле.

 

Җыен башланганчы ук дин әһелләребезне Илбашыбыз Рөстәм Миңнеханов кабул иткән иде. Шунда Петербург шәһәре һәм өлкәсе мөфтие, Җәгъфәр хәзрәт Пончаев Россия Мөфтиләр шурасы рәисе, РФнең Европа өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Равил хәзрәт Гайнетдингә: “Син Мәскәүдәге тарихи татар мәчетен “бетереп” ятасың. Кавказлылардан мәчетне киңәйтүгә акча алып аның “татар йөзен” җуйдырасың”, – дигән дәгъва белдерде, бу аның, тарихи татар мәчетендә татарча вәгазь сөйләү бетте бит, дип әйтүе инде. Дөрес әйтә Җәгъфәр хәзрәт. Мәчеттә татар теле бетә икән, озакламый анда татар имамнарына да урын калмаячак. Үзара сөйләшү, дәгъвалашу бер хәл. Бу проблеманы Татарстан Президенты җыен мөнбәреннән барча халыкка җиткерде.

 

– Россия үзәге шәһәрлә­рендәге мәчетләрдән татар имамнарын кысып чыгаралар. Соңгы елларда күп кенә мәдрәсәләребез оешты. Мәчет-мәдрәсәләребез телне, динне саклый торган урын булырга тиеш, – дип мәсьәләне кабыргасы белән куйды Рөстәм Миңнеханов. Чынлап та, зур, җитди мәсьәлә бу. Мин быел җәен Ырынбур өлкәсенең Сарук шәһәрендә булган идем. Шәһәрдәге татар мәчетендә эшләүче имамның татарча вәгазь сөйли белмәвенә аптыравымны язып та чыктым. Бу хакта җыен көннәрендә Ырынбур өлкәсе мөфтие Габделбарый хәзрәтнең (аның мөфтияте Т.Таҗетдинга карый) үзенә дә әйттем. “Без урысча укытабыз шул. Шәкертләребез арасында башка милләт вәкилләре дә бар, аерым алганда, казакълар шактый бит”, – дип акланды ул һәм телне шомарту, ораторлык сәнгатенә өйрәнү мәсьәләсен яшь имамның үзенә кайтарып калдырды.

 

Башкортстаннан килүче делегатлар Тәлгат хәзрәтнең үзенең дә Уфадагы “Ләлә-Тюльпан”, Тукай мәчетләрендә, намазга йөрүчеләрнең күпчелеге – азиялеләр бит, дип вәгазьләрен урысча сөйләүләрен җиткерде. Равил, Тәлгат хәзрәтләр җыен мөнбәреннән, бер урыс сүзе дә кыстырмыйча, бик матур сөйләде. Тик менә җирлеккә ярашабыз дип “тел яшерүләрен” аңлавы кыен. Дөрес, Казанның кайбер мәчетләренә дә азиялеләр күпләп йөри. Әмма аларда, ка­гыйдә буларак, вәгазьне егермешәр минут әүвәл татарча, аннан соң урысча сөйлиләр. Ә менә татарча укыту дигәне Казан мәдрәсәләрендә дә хәл ителеп бетмәгән әле. Минемчә, бу проблеманы параллель сыйныфлар оештырып хәл итеп булыр иде. Нәтиҗәдә, югары мәдрәсәләребез дигәннәре дә китап-дәреслекләрен урыс телендә генә нәшер итә. Мондый хәл телебезнең фән теле буларак үсүенә дә комачаулый. Дөрес, җыенның икенче көнендә булган зыялылар белән очрашу вакытында шагыйрь Роберт Миңнуллин, без барыннан да элек татарлар, аннан соң гына мөселманнар, дип белдергәч, бу Саратов өлкәсе мөфтие Мөкатдәс хәзрәт Бибарсовка ошап бетмәде.

 

– Үзгәртеп корулар башланганга 21 ел. Кызганыч, зур үзгәрешләр булмады. Бүген иң җитешмәгән нәрсә – иман. Без иң элек мөселман булырга тиеш. Без телне культ, сыным дәрәҗәсенә күтәрдек. Әмма диннән тыш үзебезне саклап кала алмаячакбыз, – дип белдерде. Монысы бер хәл. Сүзен дәвам итеп, ул, Рамзан гына үзен чын мөселман сәясәтчесе итеп танытты, дип Татарстан җитәкчеләрен Рамзан Кадыйровтан үрнәк алырга чакырды. Гафу итегез, хәзрәт: Чечняда чеченнәр халыкның 95 процентын тәшкил итә, гомумән, анда башка вәзгыять. Чечен-ингушларга ыру-клан булып яшәү хас икәнен дә, шуңа күрә аларның бердәмрәк булганлыгын да беләбез. Бу җәһәттә җыелышны алып баручы РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин бик хаклы рәвештә, халкыбызның революциягә чаклы мәхәллә булып яшәвен, шулай яшәгәндә генә милләт буларак сакланып калачагыбызны тәкрарлады. Чынлап та, Самара өлкәсендәге Гали авылы кебек, Пенза өлкәсендәге Бистән авылы шикелле мәхәллә структурасын тергезә, милли капиталыбызны булдыра алганда, безгә милли мәгарифебез тамырына балта чаба торган бернинди 309 нчы закон да, БДИ дә аяк чала алмаячак.

 

Аяк чалу дигәннән. Сер түгел: күпләребез октябрь аенда булачак җанисәп алу кампаниясен шомланып көтә. Шомланырсың да, Тишковлар киңәшен тотып, РФ Дәүләт статистика идарәсендә әзерләнгән сораштыру кәгазьләрендә милләтеңне 120 төркемгә бүлгәләү ихтималы бирелсен әле. Бу уңайдан шагыйрь Разил Вәлиевнең җыен мөнбәреннән: “Әлеге җанисәп алу милләтебезнең җанын алуга әйләнеп калу куркынычы бар”, – дип хафалануы күпләрнең йөрәгенә барып җиткәндер. Кайберәүләр, без – татарлар 2002 елгы халык исәбе буенча РФдә 5 млн 670 мең, дөньяда 7 млн 920 мең (2000 нче еллар), дип үз-үзен юатадыр да бәлкем. Әмма шагыйрь Роберт Миңнуллин әйткәнчә: “Без эстоннар кебек бер миллионлы халык булып калсак та, иркен яши алыр идек. Әмма моның өчен мөстәкыйль дәүләтең булу кирәк шул”.

 

БТК башкарма комитеты рәисе Ринат Закировның: “Җанисәп алу кәгазьләрендәге 7 нче пунктка татар дип биш кенә хәреф языгыз. Ачыкладык – татарин, татарлар дип язу дөрес түгел, дип искәртүе, тел һәм дин – милләтебезнең ике канаты ул; милли тормыш һәм динебез үрелеп барганда гына бердәмлегебез тәэмин ителәчәк”, – дип белдерүе дә дин әһелләребезнең күңеленә уелып язылгандыр.

 

Шунысын да әйтик: кайбер имамнарыбызның татар исламы дип сөйләгәндә ачуы кабара. Бабаларыбыздан килгән традицион исламны, хәнәфичелек мәзһәбен күздә тоту бу. Бу җәһәттә Разил Вәлиевнең: “Илебездәге 100 меңнән артык урыс кешесе ислам динен кабул иткән диләр. Әмма алар барыбер урыс булып калган”, – дип белдерүе гыйбрәтле. Иң мөһиме – дин, татар телен бе­лү мәҗбүри түгел, дип исәпләүче муллаларга җавап бу. Чөнки ислам динен кабул иткән урысларның күпчелеге – радикаль фикерләүче, дөньяны бүген үк яхшыртмакчы булган яшьләр ул. Мәгариф системасыннан татар телен кысрыклап чыгаручы Русия чиновниклары шушы рәвешле татар телен белмәгән, өйрәнмәгән яшь милләттәшләребезне “урыс исламы” сафларына этәрүен аңласын иде дә бит... Әллә аңлап та илдәге вәзгыятьне кискенләштерү өчен махсус шулай эшлиләрме?!

 

Җыенда гел проблемалар турында гына сөйләшкәннәр икән дип уйламагыз тагын. Аерым алганда, Татарстан мөфтие Госман хәзрәт Исхакый мөнбәрдән, киләсе елда республикабызда Рамазан гаете рәсми ял көне булачак, 21 нче май Болгарда ислам дине кабул итү көне буларак билгеләнеп үтеләчәк, дип өммәттәшләребезгә шатлыклы хәбәр җиткерде. Дөрес, бу мәсьәлә әлегә ТР Дәүләт Советының мәдәният, мәгариф, фән һәм милли мәсьәләләр комитетында гына каралган. Депутатларыбыз хуплар дип өметләник. Форсаты чыккач, шуны да әйтми калалмыйбыз: олуг мөнбәрдән Г.Исхакый исеменә тәнкыйть фикерләре дә яңгырады. Мөфтинең, чит илләрдә 10-12 ел укып кайткан шәкертләрне ничек инде эшкә алмыйсың, алар гарәп телен, фикеһ фәнен бездән яхшырак белә, дип белдерүенә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, чит илдә укып кайтучы яшьләребезне эшкә алганда ашыкмаска кирәк, фикер-карашларын иләктән үткәрү тиеш, дип җавап бирде. Чынлап та, бу уңайдан кайбер имамнар чит илдә укып кайткан шәкертләр өчен махсус курслар булдырырга тәкъдим итә. Дөрестән дә, мондый курслар оештырылганда, алар кискен фикерләүчеләрне сөзеп калдырырга ярдәм итәр иде.

 

Җыенның икенче көнендә ТР Хөкүмәте вице-премьеры, мәдәният министры Зилә Вәлиеваның “Яңарыш” фондын тәкъдим итүен, Болгарыбызда зур үзгәрешләр булачагын руханиларыбыз җылы кабул итте. Президентыбыз, ел саен очрашырбыз, дигән вәгъдәсен биргәндә нәкъ менә Болгарны күз алдында тотып әйткәндер дип уйладым мин. 20 нче май көнне зурлап – дин әһелләре киңәшмәсен, 21 май көнне Изге Болгар җыенын уздырабыз дисәк, киләсе елда анда яхшы шартлар булдырылачак бит.


Рәшит МИНҺАҖ
Ватаным Татарстан
№ 191 | 22.09.2010
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»