поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
05.02.2021 Милләт

Самарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе белән очрашу узды (ФОТО)

Самара татарларын бер гаиләдәй берләштерүче, туган телебезне һәм мәдәниятебезне саклап калучы һәм яшьләребез күңеленә милли рух өстәүче белем учагы булып танылган “Яктылык” татар мәктәбендә мәртәбәле кунак - Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров белән очрашу булды.

 Конгресс кунагының Самара өлкәсенә сәфәре «Татарлар: гамәл стратегиясе» программасы кысаларында оештырылган иде.

 
Милли киемнәргә киенгән укучылар кадерле кунакны татар халкына гына хас булган кунакчыллык, җыр-биюләр һәм чәкчәк белән каршы алдылар. Мәктәп белән танышу барышында «Мирас» этнография музее методисты Асия ханым Сәйфетдинова һәм укучылар төркеме “Каз өмәсе” дип аталган театраль күренештән өзек, ә егетләр татар көрәше алымнарын күрсәттеләр. Данис Фәнис улы “Сәләт-Самара” клубы әгъзалары белән дә танышты. Укучылар клуб эшчәнлеге турында сөйләделәр, киләчәккә планнары белән уртаклаштылар.
 
 
Мәктәп белән танышып чыкканнан соң, Башкарма комитет җитәкчесе актлар залында ата-аналар, укытучылар һәм Самараның татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән очрашты. Данис Шакиров милләттәшләребезгә «Татарлар: гамәл стратегиясе» кысаларында уздырылучы чаралар, шул исәптән татарлар “Җанисәп” дип атаган халык санын исәпкә алу чарасына әзерлек барышы турында сөйләде. Әлеге эшкә җитди рәвештә әзерләнү кирәклеген онытмаска өндәде. Ата-аналар Башкарма комитет җитәкчесенә сораулар да бирделәр. Мәктәптә укучылар саны арту сәбәпле, укыту ике сменада алып барылу турындагысы аеруча актуаль яңгырады. Зур шәһәргә бердәнбер татар мәктәбе, әлбәттә, аз. Башка районнарда яшәүчеләргә Безымянкага килеп йөрү җайсыз. “Дөрес, өлкә хөкүмәте безнең мәктәпкә янәшә генә урнашкан тагын бер бина бирде. Әмма аны элек төзекләндерергә кирәк. Төрле сәбәпләр аркасында бу мәсьәлә берничә ел инде чишелмичә, һавада эленеп тора. Бәлки, әлеге проблеманы хәл итүдә безгә Татарстан Республикасы ярдәм итәр?” - дип зарландылар активистлар.
 
Самара татарларының «Дуслык» оешмасы президенты Фәхретдин Канюкаев та: “Күпмилләтле Самарада яшәүче татарлар өчен «Яктылык» мәктәбе бик зур әһәмияткә ия. Биредә укучыларга иҗади яктан үсү, туган телне, гореф-гадәтләрне, ислам мәдәниятен, халкыбызның тарихын өйрәнү өчен бөтен шартлар да тудырылган. Бинаны заман таләпләренә туры китереп, янкорма өстәп булса да, киңәйтергә, балалар бер сменада укый алсын өчен, уңайлы шартлар тудырга кирәк. Хөкүмәт биргән икенче бинаны үзгәртеп кору проекты да әзер инде. Әмма төзекләндерү эшләрен тормышка ашыру өчен ярдәм кирәк”, — дип, милләттәшләребезнең үтене-чен җиткерде.
 
Самара региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин да чыгышында “Яктылык” мәктәбенең Самарада милләт сакчысы булуын, балаларга әхлакый тәрбия бирүдә искиткеч әһәмиятле роль уйнавын ассызыклап үтте. Шәһәребезнең татар иҗ-тимагый оешмалары белән берлектә үзе дә татар мәктәбен киңәйтү мәсьәләләрен хәл итүдә катнашуы, әлеге проблема аны бик борчуы турында әйтте.
 
- Татар телен, тарихын, милли культурасын өйрәнергә теләүчеләр саны арту, әлбәттә, яхшы күрсәткеч, шатлыклы хәбәр. Шуңа да Самараның татар мәктәбен киңәйтү мәсьәләсен хәл итүне контрольдә тотачакмын. Без һәрвакыт сезнең белән элем-тәдә. Бергә булганда, бу мәсьәлә чишелер, Иншалла, - диде Данис Фәнис улы. - Әлбәттә, Самара хәтле зур шәһәр өчен бер генә татар мәктәбе аз. Яңа мәктәпнең тиз генә барлыкка килә торган нәрсә түгеллеген дә яхшы аңлыйбыз. Шуның өчен шәһәр мәктәпләрендә татар сыйныфлары ачу мөмкинлеген алга сөрергә кирәк, дип уйлыйм. Үз телебезгә, динебезгә, халкыбызга тартылучы татарларның ихтыяҗларын үтәмичә калырга хакыбыз юк.
 
 
Ул Самараның Крутые Ключи микрорайонының Михаил Калашников исемендәге 7 санлы мәктәбендә татар теле дәресләре укытыла башлавын хуплады, моның өчен күп көч куйган иҗтимагый оешмаларга рәхмәт белдерде. Беренче адымнарын гына ясаучы татар сыйныфлары эшен җайга салуда «Яктылык» мәктәбе укытучыларының ярдәме кирәк булачагын, тәҗрибә уртаклашу мөһим булуын аңлатты. Башкарма комитет җитәкчесе татар балаларын Казанга экскурсияләргә алып килергә чакырды. “Яктылык”ны тәмамлаган укучыларга Татарстан югары уку йортларына укырга керүдә, яшь кадрлар әзерләүдә, дәреслекләр белән тәэмин итүдә ярдәм булачагын әйтте.
 
Очрашу ахырында Данис әфәнде «Яктылык» мәктәбе директоры Радик Газизовка һәм укытучыларга Рәхмәт хатлары һәм әдәби китаплар тапшырды. Ә «Дуслык» иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты Фәхретдин Канюкаевка рәхмәт әйтеп, китаплар алу өчен сертификат бүләк итте. Фәхретдин Канюкаев әлеге бүләкне мәктәпкә тапшырды.
 
Бу очрашудан соң күңелләрдә “Яктылык”ны киңәйтү мәсьәләсен тоткарлап торучы боз эри башлар, дигән ышаныч туды. Карап карарбыз. Иң мөһиме - бергә булырга, бердәм булырга кирәк.
 
 

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА
Бердәмлек
№ --- | 05.02.2021
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»