поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
05.02.2021 Ана теле

Әтнә театры Тукай исеменә лаекмы?

Үткән язмабызны болай тәмамлаган идек:... тын алырга туктаганда янә Тукаебыз хәтергә килеп төште: театрыбызның аның исемендә булуы бу юлы да ярдәмгә килә түгелме?

алыкның гомумән дә, – Казан артыныкыларның бигрәк тә,– үз телен җитди кайгыртып, бу максатта аны театр белән аерылгысыз итеп күздә тотуы иң башта якташыбыз даһи шагыйрь Габдулла Тукайның холык-табигатендә дә,  иҗатында да ап-ачык чагыла булса кирәк. Бу хакыйкатьне ул шушы төбәктә туып, дөньяга беренче бакканда, беренче адымнарын атлап киткән мәлдә дә татарча сөйләмнең аһәңен, сүз, гыйбарәләрнең серле мәгънәсен, тәмен, тәэсир көчен тоя-тоя, күңеленә сеңдерә-сеңдерә, бераздан инде шуларны кәгазьгә төшерү ләззәтеннән илһам ала-ала яшәп киткән. Ана теленең шушы тылсымлы көчен шигырьләренә күчерә бару белән бергә ул бу тылсымны бүтәннәргә дә ачып, төшендереп бирергә теләгән. Ана телебезгә гимн буларак яңгыраган “Туган тел” шигыренең нәкъ менә аның күңеленнән ташып чыгуы һич тә очраклы түгелдер. Ни өчен ана теле аңа шул чаклы кадерле? Кечкенәдән аңлаешлы булганга; күп нәрсә белү чыганагы булганга; бу телдә иң кадерле кешеләре – әбисе, әти, әнисе сөйләгәнгә; иң нечкә хисләрне – шатлык, кайгыны белдерергә сәләтле булганга; ходай каршында “ярлыкагол” дип дога әйтерлек мәгънәле, аһәңле булганга; бөтен яклап сокланырлык матур булганга...
       
Тукай ана теленә сокланып, дан җырлап кына калмый, аның менә шушындый булуының нигезен, чыганакларын, сәбәпләрен дә ачыкларга омтыла. Иң башта ул моны телнең хуҗасы халыкның нинди булуы белән төшендерә: “Дөресен әйткәндә, халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул”. Димәк, аның шундый булуының нигезе  – туган теле.
   
Телебезнең яшәү, үсү чыганакларыннан иң саллысы дип шагыйребез, хаклы рәвештә, җыр-моңны саный. Бу хакта аның тирән уйлануларын, тарихи күзәтүләрен, фәнни дәлилләрен туплаган бөтен бер хезмәте-лекциясе дә яхшы мәгълүм. Анда ул болай ди: “Халык җырларына әһәмият бирергә кирәк дип кат-кат әйтелде инде. Ни өчен әһәмият бирергә кирәк? Шуның өчен ки, чын халык телен, чын халык рухын безгә тик халык җыруларыннан гына табып була”.
   
Шушы урында бер детальгә диккать итеп китик әле: “Туган тел” шигыре әдипнең менә шушы хезмәтенең “Хатимә”сендә (соңгы сүзендә) иң азаккы гыйбарә “Яшәсен халык әдәбияте, яшәсен туган тел!” дигән ялкынлы шигарьдән соң бәян ителә.
   
Әле саналган әсәрләрдән вә башка әсәрләреннән дә күренгәнчә, әдип моң-җыр дигәндә, тел дигәндәге кебек үк, халыкның бөтен рухый хәсиятен, гореф-гадәтләрен дә күз алдында тота.
 
 Шул җөмләдән театрны да. Әсәрләреннән, беренче нәүбәттә “Театр, дигән шигыреннән нәкъ шулай икәнен төшенәбез. Бу әсәре дә, “Туган тел”е кебек үк, халык иҗатына мәдхия булып, сәхнә осталыгы-һәвәслегенә гимн булып яңгырый. Шагыйрь күзаллавынча, театр
                        Мөкатдәс ул, бөек ул, гали зат ул;
                        Тәмам хөр ул, вә бик киң ул, азат ул.
   
Гадиерәк итеп тә төшендереп бирә: театр ул “гыйбрәт дәресе; йоклаган дәртне уята; нурга, ягьни яхшылыкка илтә; көлдерә, уйлата; елата; кимчелек өчен борчылдыра; үзеңне тигез итеп хис иттерә...”.
   
Болай ачык, тулы итеп күзаллар өчен театрның асылын, хәсиятен бик нечкә тоемларга. кем әйтмешли, аны үз җилкәңдә кичереп белергә кирәк. Тукай аны шулай белә дә: туган тел, көй-моң-җыр, театр шагыйрьнең бөтен барлыгын бәйләп, үреп-тукып торган нечкә-нәфис җептер ул. Кайда гына яшәсә дә ул татар театрының һәр адымын күзәтә барган; “Сәйяр” труппасы артистлары, Габдулла Кариев, Сәхибҗамал Гыйззәтуллина, Галиәскар Камал һәм дә башка мәшһүр сәхнәчеләр – аның гомерлек дуслары.
   
Шагыйрьнең журналистик-публицистик әсәрләрен тирәнтен, тәфсилле өйрәнгән галим Флорид Әгъзәмев театрга мөнәсәбәтле дистәләп әсәрен анализлап, бу нисбәттә аның фәлсәфи-эстетик-сәнгати караш, фикерләрен ачыклый. Бөтен бер дөнья! Ул “Әдип халыкка тәрбия, иң элек әхлак тәрбиясе бирүдә театрның ифрат зур роль уйнавын алга куя”, дигән бүген дә бик әһәмиятле, кирәкле нәтиҗә ясый (“Тукай – журналист”, 172–176 б.).
   
Әдипнең эчке дөньясын яхшы белгән галим, язучы Ибраһим Нуруллин да моңа игътибар итми калмаган. Ул “Халык иҗаты белән кызыксыну Тукайда халыкның тел байлыгы белән танышырга, бу телнең поэтик мөмкинлекләрен күрергә дә ярдәм итә. “Кечкенәдән үк күңелемә урнашкан җырулар сөймәкемнән миндә туган телемезне сөю тугъди”, ди шагыйрь. Әнә шул сөю, шул мәхәббәт мәгърифәтчеләрнең идея йогынтысы астында телгә аңлы мөнәсәбәткә әйләнә бара...” дигән (Совет әдәбияты, 1954, №4, 64-72 б.).
 
Бу урында көй-моңга, җыр-музыкага якынрак белгечнең фикеренә диккать итү дә мәслихәт булырдыр. Күренекле композиторыбыз Мәсгудә Шәмсетдинева: “Тукайның этик һәм эстетик идеаллары борыңгы Көнчыгыш әдәбияте мирасы, дини белеме, татар халкының тел-шигърият һәм музыка фольклоры нигезендә тәрбияләнгән... Тукай, мөгаен, горурланып: “Татар бит мин!... дип әйтүче беренче шагыйрьдер. Ә татар дигәндә ул аның беренче билгесе итеп татар телен күзаллаган. Моны аның бөтен иҗаты исбат итеп тора.  Тукай “дини вә милли булсын” дигән. “Мөселман булганыбыз вакыт татар икәнебезне дә онытмыйк”. Татарлык, миллилекнең тамырын Тукай иң әүвәл телдә күрә. Ә җырларга, фольклорга, гореф-гадәткә игътибар итү, өйрәнүнең төп максатын аңлатканда ул “чын халык телен, чын халык рухын табу”ны төп максат итеп куя (Ватаным Татарстан, 2001, 21 апр.).
   
Галимнәрнең күзәтү-анализы нәтиҗәсендә гомумиләштерелгән бу сыйфатларны шәхсән үзем конкрет детальләштереп тә күз алдына китерәм. Милләтнең алтын нигезенең – ана теленең тылсымлы, ярдәмчел, матур икәнен, белем чыганагы икәнен шагыйрь нәкь менә үз ягы халкының җыр-моңын, авыл кешеләренең сөйләмен тыңлап, аның сүзләренең мәгънәсен, көчен, аһәңен тоюдан илһамланган. Инде ана теленең язмадагы көчен тоюына килгәндә, ул укып рухланган халык авыз иҗаты җимешләреннән тыш, беренче телгә алган әсәрләре ул (ходай биргән бит!) якташы – Казан арты егете Галиәсгар Камалетдиневнең (Камалның) нәкъ менә театр-сәхнә әсәрләре булган. Моны Габдулла Тукай Галиәсгар Камалның бөтен Казан зурлап билгеләгән 10 еллык иҗат юбилее уңаеннан “Йолдыз” газетында (1910 ел, 22 ноябрь) язып чыккан. “Минем күңелемдә Галиәсгар әсәрләренә моннан әллә ничә еллар элек, ярты сабый вакытымда ук, мәхәббәт орлыклары чәчелгән иде. Аның әсәрләрен бу елларда сәхнәдә күрә-күрә вә мөвәффәкыятьле чыкканнарына тәгаҗҗәп итә-итә (гаҗәпләнә-гаҗәпләнә) шул мәхәббәт һаман үсә бара, тамыр җәя барадыр” (4 т., 79 б.).
   
Үз аңында идеал-үрнәк булырга тиешле сөйләмгә нинди таләпләр куелуын, кай очракта  чын милли, чын татарча булырын ул спектакльләргә язган рецензия-бәяләмәләрендә, мәкалә-фельетоннарында күрсәтеп, искә төшереп тора. Менә “Әдәбият ахшамы ...” язмасында ул болай ди: “...халык каршында җен теле төсле телләр илә менбәргә менеп җырлауны изге эш дип, әдәбият ахшамындагы халыкның ана теле илә шул ук менбәрдәге сүзләрне шамил булган (эченә алган) шигырьләрне яман дип, кыек күз берлә карамаска кирәктер...”. (3 т., 108 б.).
   
Тукай бүген дә безнең аңда яши дибез икән, без дә үз телебезгә, сөйләмебезгә аныңча таләпчән булып, аны матур әдәбият сөйләме, театр сөйләме белән чагыштырып, даими бәяләп тору гадәтен сакларга – күңел бизмәнен төзек тотарга тиешбез. Шөкер, Казан арты сөйләме бүген дә әдәби тел нормасын үтәүче үрнәк булып кала бирә икән, монда Әтнә халык театрының, аның үрнәгендә, канаты астында тәрбияләнгән һәм төрле рәвештә бүген дә иҗат мохитендә яшәүче сәхнә сәнгатькәрләренең армый-талмый иҗат итүе бик тә әһәмиятле урын тота. Бүген мәктәпләрдә, авыл клуб, мәдәният йортларында туган телебездә төрле ярыш-бәйгеләр, тамашалар, КВН, конкурслар, концертлар үткәрелә, дискәтүкләрдә ана телебезгә, үз моң-көйләребезгә урын түрдән. Шөкер, Казанартында татар теле кысрыкланмый, үгисетелми – халык әлегә моңа юл куймый. Бүген дә Казанартында яшь шагыйрь, язучылар, театрга тартылучы яшьләр бөреләнеп тора – халык театрга тугры калганга! Әтнә халык театры яшәгәнгә!
                         
Спектакльдән соң аны анализлап, бәя кую театрның традициясендә, дигән идек. Бу юлы да тамашадан соң, театрның олы юбилее уңаеннан тантаналы мәҗлес булды: театрның тарихи сәхифәләре яңартылды; Татарстан Президентының Мактау хаты игълан ителде, җитәкче оешма вәкилләренең тәбрик нотыклары яңгырады; театрның гомерлек шеф-дусты, булышчысы Галиәсгар Камал исемендәге театрның ветераннары, бүгенге җитәкчеләре, артистлары тагын бер тапкыр әтнәләргә туганнарча хәерхаһлык күрсәттеләр. Кыскасы, үзенә бер җанга ятыш тамаша булды.
   
Монда да ана телебезнең тантана итүе күңелгә хуш килде.
   
Бер тынга тукталып, бәлки кемгәдер бик ошап та бетмәслек искәрмә ясамыйча булмый икән – ана теленә карата театр тәрбияләгән таләпчән караш монда да үзенекен итте, Тукайның  театрда “күрерсең тормышың нинди: җитешме; җитеш булмаса, кай җире җитешми?” дигән хакыйкате бу юлы да чагылыш тапты. Тантанада сөйләүчеләрнең кайберләре – күпчелегендә Әтнә ягы кешеләре үзләре “әтнәләр” диде, ә кайберләре – башлыча рәсми оешма вәкилләре, яисә бүтән як кешеләре “әтнәлеләр” диде. Сөйләм нормасының болай бозылуын тоемларга  нигез Тукайның “тотса мәскәүләр якаң” гыйбарәсе булуы бәхәссездер. Башка бүтән бернинди дәлил кирәкми! Татар бары шулай гына әйтергә тиеш! Акыллы татар беркайчан да баулылылар, чүпрәлелеләр, чаллылылар дип әйтә алмый!  “Әтнә кешеләре” дигән мәгънәне белдерү өчен -лы/-ле кушымчасын өстәү ихтыяҗы юк, ул кушымча “кешенең нәрсәседер бар” мәгънәсен белдерү өчен кулланыла: миңле кыз, талантлы артист. орденлы театр һ.б. Әтнәләрнең берлек шәкеле – Әтнә (Бәрәзә, Киме, Оры) кешесе. Безнең якта язма сөйләмдә электән Болгарый, Мәңгәри, Мәрҗәни,  (сүз тартык авазга беткәндә) һәм Әтнәви, Бәрәзәви, Кимеви, Курсавый, Орывый (сүз сузык авазга беткәндә) формасы да кулланыла. Әлеге әйтелешле-язылышлы исемнәр мәгълүм тарихи шәхесләребезнеке.
   
Ни кызганыч, театр юбилее уңаеннан язмаларында да кайбер газетлар “әтнәлеләр” диде. Ул көннәрдә түбән орылылар, чаллылылар, казанлылар,иркутсклылар, ярославльлеләр, чүпрәлеләр дип гайре татарча “лыкылдаган-лекелдәгән” газетларны санап китсәңме!? Тукаебызның чәче үрә торыр иде.
   
Чү, чү! Тукаебыз үзе үк театр карау “холыкларны төзәтергә сәбәптер” дигән. Хак сүз бит – моңарчы әле әйткән хатаны җибәргәләгән “Әтнә таңы” газеты  юбилейдан соң биргән репортажының баш исемен “Әтнәләрне Казан алкышлады” дип куйган иде (2009, 25 март). Әтнә театрының ана телебезне саклауга керткән өлешенә янә бер мисал түгелмени!
                       
Газет димәктән, ана телебезнең яшәешенең, язмышының нигезе моң-җыр, театр белән бергә матбугат та бит. Әтнә халык театры белән “Әтнә таңы” район газеты – кардәшләр, тарихлары да, бүгенгесе дә аерылгысыз. Журналистика белән аерылгысыз багланыш дигәндә, әлбәттә, район газеты гына күздә тотылмый, театрыбыз элек-электән иң күренекле татар газетларының күз уңында тора. Алайгынамы! Театрны оештырган, яшәтеп җибәргән күренекле шәхесебез Мөхәммәт Зариф улы Парсин (1900–1963) үзе дә журналист бит. Егерменче-утызынчы елларда “Кызыл шәрекъ яшьләре” журналының, “Татарстан” газетының мөхәррире булып эшли; пьесалар, тәнкыйть мәкаләләре дә бастыра.
   
Театр беренче адымнарыннан ук, үз өстенә, сәнгать чарасы булуы белән бергә агитаторлык һәм пропагандистлык вазыйфасын да ала. Авылларда аны гомер-бакый күчмә театр, агитбригада дип йөрттеләр. Үзем дә аларны күбрәк кыр станнарында, ындыр табакларында тамаша кылып күнеккәнмен икән. Театрның менә бу үзенчәлегенә артистлар үзләре дә горурлык белән диккать итә, хәтирәләрдә дә колхозлашу елларында, Ватан сугышының иң авыр көннәрендә коллективның иҗтимагый-сәяси тормышта актив катнашып, халык белән бергә була алуы, аңа үтемле образлар, кайнар сүз белән рухи тәэсир итә алуы белән горурлана. Сәхнә ветераны Галимә апа Сибгатуллинаның: “Ул елларда безнең турыда: “Тере газета”, диләр иде , дигән сүзләрендә тирән тарихи хакыйкать ятадыр.
   
Шушындый рухлы театрның матбугат белән, беренче чиратта район газеты, республиканың татарча газет-журналлары белән тыгыз бәйләнештә торуы үзеннән-үзе аңлашыладыр. Театрның беренче тамашасына (“Бәхет кошы”) беренче реценцияне “Эш” газеты моннан нәкъ 90 ел элек – 1919 елның февралендә бастырып чыгара. Театрдагы яңалыкларны, аларга карата күп санлы тамашачы фикерен үзем дә район газеты сәхифәләреннән гомер буе укып бардым.  Менә 90 еллык юбилей уңаеннан да “Әтнә таңы” үзенең гомерлек кардәше турында кызыклы-кызыклы 4–5 язма бастырды.  80 еллык юбилей уңаеннан Гомәр Мәрдәнев белән Марат Хәбибуллин “Әтнә халык театры” дигән саллы гына әдәби-публицистик китап бастырып чыгарган иде. Хәтерлим: анда да бай тарихи материалның матбугат чыганакларыннан да булуы уңай тәэсир калдырган иде. Әгәр яңартылган китап чыгару нияте туса, бу юлы да авторларга материал мулдан тупланган, юбилей уңаеннан  да район газетында гына түгел, республиканың җитди газетларында да, радио, телевидениедә дә халык игьтибарын җәлеп иткән хәтирә, рецензияләр, бәяләмә-фикерләр шактый мул булды. Театрыбыз киләчәктә дә яшәр, дигән өмет нуры бар икән, ул бит менә шушы фактордан да кабына.
   
Театр белән журналистика кардәшлегенең нык таянычы ул – район журналистларының үзләренең турыдан-туры сәхнәдә дә иҗат итүләре, ягьни артист булулары. “Әтнә таңы”ның баш редакторы Марат Хәбибуллинны без инде күптән театрал дип беләбез. Беренче рольләрдә уйнап, халык абруен казанган артист. Бүген дә менә аның табигый хәрәкәтчән, чын тормышчан уйнавына, сөйләменең дә чын татар аһәңле, ягымлы яңгыравына кинәнеп, чын сәнгатьтән ләззәт алып утырабыз. Бу сыйфатлар аның журналистлык холкы-фигылендә дә чагылуын, тулыландыруын күзәтеп килгәнгә, артистлык белән журналистлыгының табигый үрелеп баруыннан да тәм табабыз. Мондый мөмкинлектән файдалану үрнәген башка журналистлар мисалында да күреп торабыз, сөенәбез. “Әтнә таңы”ның аңа кадәрге баш редакторы Марс Шиһапов та сәхнәдә үзенең бу өлкәдәге сәләтен  күрсәтеп, яшь каләмдәшләренә дә үрнәк биреп киткән иде. Ул тәҗрибәсе бүген менә яңа иҗади уйлануларына да “азык” булган икән – театр турында хәтирәләрен бастырып чыгарды.
   
Бу юлларны язганда да сәхнә белән матбугат кардәшлегенә карата разыйлык хисе өстен булса да, күңел төпкелендә тынгысызлык “корты” да сизелеп-сизелеп китә: Тукай әйтмешли, нәрсәдер “җитешми” түгелме? Тарихтан яра җөе булып калган тынгысызлык икән бит – Әтнә районының картадан җуелып торган чаклары бар иде, район бетерелде, штат расписаниесеннән район газеты, халык театры сызылып ташланды. Юк шул, театрның авызын бөтенләй томалый алмадылар. Башка районда булса да Әтнә халык театры үз исеме белән яши бирде. Районны кире кайтаруның төп сәбәпләреннән берсе  ул – театрның “штаттан кыскартылгач та” яши бирүе, аны халыкның яшәтүе  булды. Районның бүгенге хәкимияте башлыгы Габделәхәт Хәкимев “Әтнәне Әтнә итеп халык театры саклап калды” дигән шигарен районның гербын булдырып, шуңа уеп язып куярга кирәк. Бу факт бит тарихый хакыйкать кенә түгел, киләчәккә дә гыйбрәт.
   
Ә бит төрле административ, оптимальләштерү дигән корткыч сәбәпләр белән күпме театрның башына җиттеләр. Җан тәслим кылган театрларның исемлеген булдырып, моңа юл куйган туң җаннарны халык судына тартырга вакыт! Татарча театр карап, телен, милли асылын саклыйсы урынга бүген күпме халык, бигрәк тә яшьләр, телевизор пәрәвезендә томаланып, агуланып утырырга мәҗбүр.
 
Үзен тамашачы дип хис итүдән туктамаганда гына халык театрын да яшәтә алачак. Чын татар тамашачысы бүген авылда яши, шунда тәрбияләнә; Шулар арасыннан чыккан артист кына шәһәргә күчеп килгәндә дә  сәхнәгә мөкиббән кала. Татарча уйлаудан, татарча сөйләшүдән бизми. Үз авылында, үз төбәгендә күнеккән сөйләм – мәңгелек. Бүгенге юбилей тамашасында да Камал театры залында алма төшәрлек тә урын калмаган иде. Әтнә халкы; Казанда, башка җирләрдә яшәсә дә, театр җене авылда татарча театр карап, Әтнә театры рухында тәрбияләнгән тамашачы! Шөкер, бу якта бүген дә мәктәпләрдә, авылларда театр карап, үзләре дә театр уйнап меңнәрчә яшь тамашачы тәрбияләнә. Араларында өметле артистлар да бардыр, иншалла. Шулай да бүген Әтнә театры үзе дә, матбугатыбыз да һәр бала өчен – булачак тамашачы, булачак артист өчен, аларның нәкъ менә үз авылларында, үз ана телләрендә театр карасыннар өчен барысын да эшләргә бурычлыдыр.
   
Менә нинди уйларга, хисләргә уралып утырдык без Әтнә халык театрының 90 еллык юбилее уңаеннан куелган тамашаны караганда. Рәхмәт театрга! Аның туксан еллык армас хезмәте нәтиҗәсендә дә без бу уйларыбызны татарча уйладык, кәгазьгә дә ана телебездә төшердек. Яшәсен театр! Яшәсен Әтнә халык театры! 2009 ел.”.
   
Бу мәкалә басылганнан соң да инде ун елдан күбрәк гомер үтеп киткән. Әтнә дәүләт драма театры да йөз яшен  дә бик зурлап, дөньякүләм вакыйга буларак билгеләп .үтте. Әлбәттә, тамашачы күңеленә хуш килеп, шанлы бүләкләргә лаек булган яңа иҗат казанышлары белән сөендерде. Рәсәй буйлап кына түгел, дөнья буйлап  гастрольләрдә булып, төрле милләт тамашачыларын сөендерде.
  Темабыз “сәхнә сөйләме” булганга,  аннан читкә китмик: бу яклап та укучыбызга коллективның иҗади эзләнүләрендә табышлар бар дип әйтә алабыз икән. Менә “Әтнә таңы”нда (13 ноябрь, 2020) – районыбызның Күәм авылы кызы, күренекле шагыйрәбез Гөлүсә Батталованың 
“Җомга базары” спектакле премьерасына Ландыш Равилованың (Кукмара районы) бер битлек бәяләмәсе.
   
...Билгеләнгән вакытта пәрдә ачылып китте. Узган гасыр башындагыча киенгән сабыйларның биюләре шундук күңелдәге иң самими хисләрне эзләп тапты. Моңа “Җомга базары” күренешләре кушылып китте. Нәкъ Гөлүсәнең шигырьләрендәгечә: һәр ишарәдә, һәр сүздә тирән фәлсәфә – кабул итеп өлгереп кенә бар! Бер карашка, җырлы-биюле, уен-көлкеле генә  барган тамашада автор яшәешнең нигезен, мәгънәсен, милләтебезнең иң мөхтәрәм ядкәрләрен искәртә. Тәрбиянең асылы вак кына тоелган әйберләрдә бит! Тәрбия – тамчыдан күл җыя торган бөек тылсым...
   
Бу – тамашага сәхнә, драматургия белгече бәясе. Аның фикер агышыннан да  әлеге тәрбия “тылсымына” театрыбыз  тел белән  ирешә дә, дип горурланып куясың. “Сәхнә сөйләме” белән. Моңа дәлилебез  дә нигезле – спектакльгә җыенганда  шагыйрәбез Гөлүсә Батталованың “Бер йотым бәхет” (ТКН, 2017 китабына тагын күз салган идем. Гел кул астында. Уйланып, хисләнеп  укылган мизгелләр кабатлана: Кояш көлә -- күңелем ташый; күзләрең күңелне иркәли; зәгыйфь иман, богауланган горурлык,  тышауланган хисләр, күңел инде кырык ямаулы; Эреп барган  шәүлә җылытмас шул// Керфекләрнең бәсле тоҗымын; Очсызланса татар горурлыгы//безгә бәя – сукыр бер тиен; Энә күзе кадәр ташка//Абынды  ул сукмагында//Һәм юлыкты адәмнәрнең//Каһкаһәле тукмагына; Җир читендә җылы эзләп йөрим//Ялгыз торна булып;  Йорт-нигезгә кайта торган//Җандай газиз  тигез юллар;
   
Телемнең шушындый тылсымлы хәзинәсенең сәхнәдән дә  яңгырый алуына ничек сөенмәссең дә шулай итеп сине рухый тукландыручыларга ничек рәхмәт әйтмәссең!
                                           Илдар Низамов,
                           филология фәннәре докторы.

Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 05.02.2021
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»