|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.02.2021 Шоу-бизнес
"Гомерең шулай кыска булыр дип уйламаган идек! " - Зөфәр Билалов гаиләсендә кайгыЗөфәр Билаловның Илдус исемле бертуган абыйсы вафат. Кайгылы хәбәр белән җырчы үзе уртаклаша. "Матбугат.ру"га билгеле, булганча, Түбән Камада яшәгән бу абыйсы 58 яшендә үлеп киткән. «Эх, Илдус абый. Гомерең шулай кыска булыр дип уйламаган идек! 58 яшеңдә..... Биш бертуган арасында иң сабыры, иң түземе, ин тырышы син идең! Концертлар белән Тубән Камага килгәндә, нурлы йөзләреңне балкытып инде каршы алмассың, «энекәш, бездә генә кунарсыз» димәссең, чәчәк бәйләмнәрең күтәреп, сәхнәгә чыкмассың… 2020 елның 3 мартында сезгә кагылып чыккан идем. «Энекәш, әйдә, истәлеккә фотога төшик әле. Күптән төшкән юк бит синең белән!» — дидең. Ә ул минем, синең белән соңгы фото булган икән. Шул тиклем тату булып устек, матур итеп аралашып яшәдек! Бәгырьнең яртысын кисеп алды бу үлемең. Урының оҗмах турләрендә булсын! Бәхил бул!» — дигән сүзләр белән Зөфәр Билалов абыйсы белән соңгы тапкыр төшкән фото белән бүлешә.
--- |
Иң күп укылган
|