|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.09.2010 Җәмгыять
![]() ТАШКА КАДАК КАГАЛАРТөрек кардәшләр белән күптән эшлисем килә иде. Аларда тәртип тә яхшырактыр кебек, төшке кайнар аш та оештырылган, диләр. Ерактагы иң якын кардәшләребезнең телен дә бераз өйрәнергә иде исәп. Менә бу юлы, ниһаять, насыйп булды. Эш эзләп килгәч, күп вазифалар башкаручы Гөлнур мөрәҗәгать өчен Әхмәтне күрсәтте. Соңрак аның фамилиясен дә белдем: Мөҗәннәт. Мөҗәннәтләр анда дүртәү булып чыкты: Олы Әхмәт, Кече Әхмәт, Мостафа һәм Али. Башлыклары, төрекчә әйткәндә, командан – Олы Әхмәт Мөҗәннәт. Олы дисәк тә, 34 тә генә икән. Аңа 30ны да бирмәссең, 25-27 яшьләрдәге ир-ат кебек. Төркиянең кечкенә генә Ата-Базар шәһәреннән. Чын командир. Монолит төзелешен энәсеннән җебенәчә белә. Шактый эшләгән егетләр дә, катлаулырак вәзгыятьтә, килеп яки чакырып, аңлатуын сорый. Ул түземлек, сабырлык белән төшендерә.
Авырлыгыннан бигрәк, монолит төзелеше катлаулы, четерекле һәм иң мөһиме – куркыныч хезмәт. Яр якасында торасың, иминлек билбавы белән үзеңне сакларга эләктерер элмәк – кармак юк, чөнки югарыда – һава гына. Шулай да, эшләргә кирәк. Аста упкын диярсең – авыр шартларда арматурны, булачак колоннаны каплыйсың. Тез буыннары калтырый. Шушы арматурлы бушлыкка бетон салып, вибрация ясагач, бетон ныгыгач, колонна – таш багана әзер була (колонна, арматур дигәне кечкенә мәсьәлә: квадрат колоннаның 4 ягы бар. Колоннаның өстенә арматурлар чыгып тора. Кай яктан карасаң да өч арматур).
Командан Әхмәт коеп куйган белгеч кенә түгел, әле психолог та: кемне кем белән, нинди эшкә куярга икәнен яхшы чамалый. Ә төрек кардәшләрнең күбесе – кая куйсаң, шунда эшләрлек. Төгәллек, арттырып әйтмим, миллиметрлы. Интернациональ коллективта үзбәкләр, таҗиклар, татарлар, урыслар – аларны өйрәтергә күпме сабырлык кирәк. Әхмәткә туганы, аның уң кулы Мостафа Мөҗәннәт ярдәм итә. Контроль, тагын бер тапкыр контроль. Әхмәт Мөҗәннәт 15 яшьтән төзелештә икән. Әтиемнән өйрәндем, ди. Ул да шундый командан булган. Бездә ун-унбиш ел элек башланган монолит төзелеше Төркиядә 50-60 ел алып барыла икән инде.
Татарстан вәкилләреннән Илшат Фәйзуллин белән Денис Алексеевны да мактамыйча булмый. 34 яшьлек Илшат Казан төзелеш институтын тәмамлаган. Илшат – төзелеш башлыгы. Денис – аның урынбасары, уң кулы. Аларга алмашка бригадир Марат Зарипов үсеп килә.
Шундый четерекле һәм җаваплы төзелешне заман каһарманнары – ошбу яшьләр алып бара. Бер катка – түшәм, икенчесенә – идән булачак мәйданга әле фанер да җәелеп бетмәгән: түшәлгән баштан арматурчылар, арматур салып, бәйләп килә. Берничә сәгатьтән бетон салу башлана. Искиткеч колачлы эш монда.
– Билгеле, бары да ал да гөл түгел. Йә “биш-ун” (төрекләр 5 кә 10 см лы борысларны шулай атый) җитми, йә кран юк, йә эш коралы юньләп эшләми. Шундый киртәләр – төрекләрнең иң үзәгенә үткәне. Сабыр, сабыр, сабыр... Борысларның кайбере йә черек, йә агач кырые, йә пропеллер. Башыннан карасаң, кайберсе квадрат урынына ромбка охшаган. Тик эшнең сыйфатына зыян китерергә, темпны киметергә ярамый. Менә шундый хәлләр, туганкай. Илшат белән Әхмәт алтын урталыкны табарга тырыша, компромисс эзли. Тырышкан – табар, ташка кадак кагар, диләр. Табалар да, кагалар да. Бетонга да кадак кагып була икән.
Менә шулай итеп, төрек кардәшләр Русияне эшләргә өйрәтә. Туган илегездән, йортыгыздан аерылып тир түгәсез – бәрәкәтен күрегез, дуслар. Исән-имин кайтып, туганнарыгызны, әти-әниләрегезне, хатыннарыгызны, балаларыгызны куандырырга язсын!
...Әхмәт белән Илшат, сөйләшә-көлешә, баскычтан төшеп килә. Битләренә бетон чәчрәгән. Арыганнар, ләкин канәгатьләр. Бүген дә күп эшләнде.
Әхтәм САТИЕВ |
Иң күп укылган
|