поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
03.02.2021 Шоу-бизнес

Рөстәм Насыйбуллин ""Поле чудес"та: "Якубовичтан кала, башкалар - ачык йөзле кешеләр"

Талантлы җырчы Рөстәм Насыйбуллин “Могҗизалар кыры” тапшыруында булып кайткан. Рөстәм анда “Мирас” ансамбле белән бергә “Җиз кыңгырау моңнары” җырын башкарган. Җырчы барыбызны да кызыксындырган кайбер сорауларга җавап бирде.

- Нигә “Могҗизалар кыры”на барганыңны алданрак әйтмәдең?
 
- Ярамый. "Беренче канал"ның таләбе шундый. Көне килеп җитмичә, фотоларны да куярга рөхсәт итмәделәр.
 
- Тапшыруга ничек эләктең?
 
- Декабрьнең бер көне иде. Өйдә ремонт ясап ятабыз. «Мирас» ансамбленең җитәкчесе Рөстәм Рахматуллин шалтырата. "Рөстәм, "Поле чудес"ка чакыралар, безнең белән барасыңмы?" - ди. Бер сүзсез ризалаштым. Менә шулай эләктем.
 
- Якубович нинди кеше? Бер тапшыруны ничә сәгать төшерәләр?
 
- Якубович кырыс һәм аз сүзле кебек тоелды. Фотога да теләмичә генә төшә. Арыган күрәсең, туйган. Тапшыруны 4 сәгать төшерделәр. Беренче көнне репетициясе булды. Студия белән таныштык. Уенчыларга ничек басарга, кайсы камераларга карарга, үзеңне ничек тотарга - шуларны күрсәттеләр. Мин җырларга бардым бит, җырлап карадым инде.
 
- Тере тавышка җырладыңмы?
 
- Әйе. Тик алдан фонограмма сораганнар иде. Монысы да "Беренче канал"ның таләбе. Монда “ике мәртәбә җырлап карыйм әле, теге җире болай, бу җире тегеләй чыкты”, дигән сүз була алмый. Беренче тапкырдан төшерелергә тиеш. Студиягә килеп, тере тавышка җырлап күрсәткәч, миңа үземә җырларга рөхсәт иттеләр.
 
- Тагын берәр танылган кешене очратмадыңмы? 
 
- Юк, без ял көнне төшердек бит. Бәлки шуңа берсе дә очрамагандыр. Галкинның "Лучше всех" тапшыруы төшерелә торган студияне генә узып киттек. Ә, гомумән, "Могҗизалар кыры"ның студиясе башка төрле икән. Телевизордан гына зур күренә ул. Барабанның кечкенә булуына исем китте. Диаметры 2 метр тирәсе. Шуннан ары түгел. Хәреф ача торган стенаның арткы ягы кеше күрмәсен өчен япма белән капланган. Аның артында кешеләр эшли. Якубовичтан кала, башка хезмәткәрләр барысы да ачык йөзле кешеләр булып истә калды. Чакырулары өчен рәхмәт, тагын кайчан барып күрер идек әле? 
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 03.02.2021
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»