поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
03.02.2021 Фаҗига

"Кызым әтисен кайтаруны сорый": автобус белән булган һәлакәттә үлүчеләр турында

Коточкыч һәлакәттә фаҗигале рәвештә һәлак булучылар турында туганнары ни сөйли? Беренче чиратта, әлеге коточкыч аварияләр кемдер өчен сабак һәм гыйбрәт булсын иде. Руль артына утыргач, син үзең турында гына түгел, ә юл хәрәкәтендә катнашкан һәркем өчен җаваплы.

Пассажирларның эштән кайтып барышлары булган
 
Сызрань районында юл-транспорт һәлакәте корбаннары белән хушлаштылар. 12 кеше микроавтобус һәм йөк машинасы бәрелешүе аркасында үлгән. Барысы да диярлек эштән кайта булган, кемдер балалары һәм оныклары янына ашыккан, кемдер - әти-әнисе янына. Ләкин өйләренә кайтып җитү генә насыйп булмый шул аларга. 
 
Юл-транспорт һәлакәте 29 гыйнварда булган. Рейс автобусы Сызраньнан Ульяновск өлкәсенә барган һәм көтмәгәндә, аның каршында йөк машинасы килеп чыккан. "Ситроен" фура прицепына килеп бәрелгән. Бәрелештән соң автобустан тимер өеме генә кала.  
 
Зур йөк машинасы йөртүчесе зыян күрмәгән. Аны тикшерүчеләр тоткарлаган. Хәзер ир-ат СИЗОда. Булган хәл турында күрсәтмәләр бирүдән ул баш тарткан. Тикшерү версиясе буенча, нәкъ менә ул юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган, ә бу исә 12 кешенең гомерен алып киткән һәлакәткә китергән. Аларның 10сы - Ульяновск өлкәсендә, 2се - Самара өлкәсендә туган.
 
"Кызым әтисен кайтару өчен тылсымлы таяк сорый"
 
29 гыйнварда Сергей Осокин, гадәттәгечә, өенә, гаиләсе янына кайтырга чыга. Юл якын түгел. Ир-ат Жигулевскта газ компаниясендә эшләгән, ә җомга көнне ялларда Сызрань аша Красносельскка өенә кайта булган. Кайчак 18:30 дагы автобуска өлгерми дә кала. Ләкин, кызганычка каршы, шул шомлы җомгада ул җитешә.
 
- Сережа миңа автобус кузгалырга 10 минут кала, шалтыратты һәм, билет алдым, өйгә кайтам, диде. Аның соңгы сүзләре: «Хәзер кайтам, көтегез». Ләкин ул күренмәде, - дип сөйли Сергейның хатыны Рамилә.
 
Хатын 19:20 дә дулкынлана башлый. Гадәттә, бу вакытта Сергей өйгә кайтып җитә булган. Ләкин ир шалтыратуларга җавап бирми. 
- Вайбердагы авыл төркемендә  “Нинди авария ул?”, “Нәрсә булды?” дигән хәбәрләр таралгач, барысы да аңлашылды. Мин шунда ук Сережаның шул автобуста икәнен сиздем, юлаучы машина таптым да, шул урынга киттем, - дип сөйли Рамилә. 
 
Сергейга 39 яшь булган. Аларның Рамилә белән дүрт яшьлек кызлары үсеп килә, ир кызы өчен үлеп киткән. Хәзер бала бик борчыла икән.
- Җирләгән вакытта, мин кызымны әти-әнидә калдырдым. Ләкин кызым анда бик елады, әтисе янына илтүне сорады. Иремне күмгәннән соң, аңа әтисенең хәзер күктә булуын аңлаттым. Ләкин кызым һаман елый, әтисен кайтару өчен тылсымлы таяк сорый. Яки әтигә шалтыратыр өчен телефон бир, ди. Ул миңа карый да, хәлемнең начар икәнен аңлый, һәм шулай ук борчыла башлый. Эчми дә, ашамый да.
 
Гаиләдә бер Сергей гына эшләгән. Рамилә вакытлыча эшләмәгән һәм кызын тәрбияләү белән шөгыльләнгән. Хәзер Осокиннарның зур гаиләсе (Рамиләнең беренче никахыннан тагын ике баласы бар) туендыручысыз калган.
 
"Беренче тапкыр күргәннән бирле, яраттым"
 
Елена Сорокинага 42 яшь булган. Гаиләсе белән ул Ульяновск өлкәсенең Иске Репьевка авылында яшәгән. Хатынның өч баласы һәм ире калган. Павел үлгән хатыны турында менә нәрсә сөйли:
 
- Без Лена белән 1998 елның көзендә мәктәп дискотекасында, нәкъ менә минем туган көн алдыннан таныштык, мин чибәр кызны күрдем дә, минеке булыр, дип уйладым. Шулай итеп, без йөреп киттек. 1999 елда өйләнештек, 2000 елда беренче кызыбыз туды, 2002 елда - икенчесе, ә 2009 елда улыбыз Степан туды. Өч балабыз бар.
 
Елена белән Павелның бергә яшәүләренә 22 ел булган.
 
- Мин үзем юлда эшлим, машинист-асфальт түшәүче. Һәлакәт булган вакытта Уфа янында командировкада идем. Минем хатыным автозаправка станциясендә эшләде һәм өйгә кайту өчен шушы маршруткага утырган. Бу аның гадәти маршруты иде. Бу барлык кешенең дә өенә кайту вакыты, 28 кеше. Мондый маршрутканың сыйдырышлылыгы нибары 14, ләкин үзебезнекеләрне ташламаска дигән нәрсә бар бит, барысы да акча эшләргә тели, менә шулай аягүрә басып та йөриләр ул автобуста. Һава шартлары да үз ролен уйнаган - яңгыр яуган. Соңгы тапкыр без хатыным белән шул көнне сөйләштек. «Кич эштән кайткач, шалтыратышырбыз», - дидем. Кайткандыр дип, шалтыратам, ә ул телефонын алмый. Дулкынлана башладым. Миңа юл-транспорт һәлакәте урыныннан видео җибәрделәр. Шундук хатынымны таныдым: аны автобустан чыгаралар, һәм ул бик каты кычкыра. Соңрак, ул ашыгыч ярдәм машинасында үлгән. Елена шулай китеп барды...

"Оныгы янына ашыкты"
 
Фәйрүзә Янһаҗева Красносельскта яшәгән, Сызраньда җирле базарларның берсендә сәүдә иткән. Көндез Сызраньда ит саткан, ә кичен Красносельск авылына өенә кайткан.
 
Фәйрүзә Янһаҗевага 52 яшь булган.
 
- Сызраньнан Красносельскка рейс автобусы 15:30, 16:30 һәм 18:30 сәгатьтә йөри. 15:30дагыга әнигә билетлар җитмәгән, һәм ул киләсе автобуска калырга булды. Дусты, әйдә, бездә генә кал, дип чакырган, ул аларда бер сәгать чамасы утырганнан соң, кал, дип никадәр үгетләсәләр дә, автобуска ашыккан. Кунакка кайткан, аны көтеп торучы оныгы янына ашыккан ул, - дип сөйли кызы Юлия. 
 
Язмыш Фәйрүзәне фаҗигадән тагын бер тапкыр йолып калырга тырышкан -  таныш маршрутка йөртүчесе соңрак килеп алам, мине көт, дигән, ләкин ул баш тарткан һәм 18:30дагы автобуска утырган. Язмыш дими, ни дисең. Фәйрүзә утырган җир нәкъ менә фура белән бәрелү урынына туры килгән. Ул машина йөртүче артында, тәрәзә янында утырган була.
 
- Юл-транспорт һәлакәте урынына беренче булып минем кече сеңлем килде. Ул әни белән салкын җирдә өч сәгать утырды. Аннары абый һәм башкалар килде. Мин телефоннан юрган табарга һәм әнине шунын белән ябуларын сорадым. Әлбәттә, аның инде бернәрсә дә сизмәвен аңлый идем, ләкин нигәдер аны ниндидер җылы әйбер белән ябасым килде, - дип сөйләде Юлия, күз яшьләрен көчкә тыеп.
 
Фәйрүзә Янһаҗеваны якшәмбе көнне иртән, 31 гыйнварда җирләгәннәр. 
 
Фәйрүзәнең өч зур кызы һәм өч оныгы калды.
 
- Апаларым - олысы һәм кечесе - кияүдә, ә минем егетем юк. Әни минем туемны нык көткән иде, ләкин язмаган,күрәсең, - ди Юлия, моңсуланып.
 
Моннан тыш, авария нәтиҗәсендә һәлак булучылар: Кристина Спицина Ульяновск өлкәсе Крупзаводы поселогыннан, 25 яшь; Арлан Тагиев Ульяновск өлкәсе Крупзаводы поселогыннан, 41 яшь; Самара өлкәсе Куропаткино авылыннан Сергей Бухвалов, 48 яшь; Тольяттидан Андрей Шебаршев, 33 яшь; Ульяновск өлкәсе Крупзаводы поселогыннан Игорь Ильин, 37 яшь (автобус йөртүчесе); Ульяновск өлкәсе Репьевка поселогыннан Ольга Степанова, 51 яшь; Ульяновск өлкәсе Репьевка авылыннан Андрей Городнов, 50 яшь, Людмила Рыжова - 43 яшь, Вадим Семьянов - 50 яшь.
 
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 03.02.2021
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»