|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.02.2021 Милләт
Фирдүс Тямаевка “мишәрләр, сез кайда?” дигән сүзләре өчен эләктеПопуляр җырчы Фирдүс Тямаев үзенең концертларында еш кына мишәрләр темасын күтәрә. “Мишәрләр, сез кайда?” дип тә кычкыргалый. Бу хәлгә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Ульян Татар мәдәният үзәге җитәкчесе Рамилә Сафина “Татар-информ”да узган конференция вакытында сүз кузгатты. Рамилә ханым болай диде: – Фирдүс Тямаев килсә, “мишәрләр, сез кая?”. Ә ник соң “татарлар, исәнмесез” түгел? Ник “мишәрләр, сез кая?” Татар халкына зур мәдәният кирәкми, именно Фирдүс кебек “мишәрләр, сез кая?” дигән мәдәният кирәк. Һәм уйга кала ул: мишәрләр шундый зур милләт икән, язып карыйм әле үземне мишәр диеп. Ул вәзгыять тә дөрес түгел.
Илкүләм җанисәп белән бәйле рәвештә милләт, диалект, тел, тарих темалары бик нечкә темаларга әйләнде.
Фирдүс Тямаев үзенең инстаграмында Рамилә Сафинага әле җавап бирмәде. Бәлки җавап та бирер.
P.S. Сүз уңаеннан, "Матбугат.ру" исегезгә төшерә, бутамагыз: “кая – куда”, “кайда – где”.
--- |
Иң күп укылган
|