поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
02.02.2021 Җәмгыять

"Тугры дус, 4 баласы өчен яхшы ана иде" - юл һәлакәтендә гомере өзелгән журналист Эльвира Ибраһимованы "Ярдәм" мәчетендә искә алдылар

“Ярдәм” фонды Эльвира Мотавалова-Ибраһимованы искә алу кичәсен үткәрде. Танылган журналист моннан дүрт ел элек, 2017 елның 2 февралендә, автомобиль авариясендә һәлак булган иде. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, хәтер кичәсендә «Ярдәм» фонды хезмәткәрләре, Эльвира Мотавалова-Ибраһимованың хезмәттәшләре һәм дуслары катнашкан. Чараны "Ярдәм" мәчете имамы Раил хәзрәт Әхмәтов Коръән укудан башлаган.

Татарстанның Балтач районы Таузар авылында туып-үскән Эльвира Ибраһимова республика журналистикасы һәм татар радиосы үсешенә зур өлеш керткән шәхес. 
 
"Аның соңгы эш урыны "Ярдәм" хәйрия фонды булды. Эльвира татар телендә "Ярдәм ТВ " видеожурналын алып бара иде. Интернет-киңлеккә аның турыдан-туры һәм актив катнашында 8 журнал чыкты. Радионың профессиональ дикторы, программаны алып баручы, шагыйрь Эльвира никахлар үткәрү һәм бәйрәм чараларын оештыру белән дә шөгыльләнде. Бер генә мөһим вакыйга да аның катнашыннан башка узмады", - дип билгеләп үтте Илдар хәзрәт Баязитов.
 
 
Аны тугры хезмәткәр буларак, "Ярдәм" фонды проектларының социаль әһәмиятен аңлаган дус буларак искә алдылар.
 
"Ярдәм" фонды президенты Илһам Исмәгыйлев Эльвира Ибраһимова турындагы хатирәләре белән уртаклашып, нинди генә эшкә алынмасын, барысы да вакытында һәм бик яхшы итеп үтәлүен ассызыклады. Ул актив һәм шат күңелле кеше, тугры дус, ышанычлы хезмәттәш, дүрт бала анасы булды, дип сөйләде ул.
 
Казан шәһәре Думасы депутаты Мәликә Гыйльметдинова Эльвираның онытылмаслык матур тавышка ия булуын, ә чиста татар теле аеруча җәлеп итүчәнлеккә ия булуын билгеләп үтте.
 
 
Римма Гатина сөйләвенчә, Эльвира Ибраһимовага 5 февральдә 46 яшь тулган булыр иде. Ул бик иртә дөньядан китте, әмма бик күп игелекле эшләр башкарырга өлгерде.
 
Хәтер кичәсе җылы атмосферада үтте. Чарада Эльвира Ибраһимова турында видеоролик күрсәтелде, аның шигырьләре трансляцияләнде, хезмәттәшләренең һәм дусларының ихлас чыгышлары яңгырады.
 
"Ярдәм" фонды ел саен Эльвира Ибраһимова истәлегенә чаралар үткәрәчәге дә әйтелде.
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 02.02.2021
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»