|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.02.2021 Хәвеф-хәтәр
Биектау районында авариягә эләккән машина йөртүчеләрнең берсе авыр хәлдәБиектау районындагы трассада ике җиңел машина кара-каршы бәрелешкән, машина йөртүчеләрнең икесе дә хастаханәдә. Юл-транспорт һәлакәте кичә сәгать җиделәр тирәсендә Казан - Малмыж автомобиль юлында Шәпше торак пункты янында килеп чыккан. "КИА" һәм "Лада" машиналары кара-каршы бәрелешкән. Бәрелешү шулкадәр көчле булган ки, автомобильләр юлның ике ягына чыгып очкан.
Машина йөртүчеләрнең берсе салонда кысылып калган. Ашыгыч ярдәм табиблары һәм коткаручылар бик тиз килеп җитте, дип сөйләгән юл-транспорт һәлакәте шаһитлары. Ике машина йөртүче дә төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган һәм Казанның 7нче номерлы шәһәр хастаханәсенә озатылган. Аларның берсе авыр хәлдә.
--- |
Иң күп укылган
|