поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
02.02.2021 Дин

“Исламда музыка тыелган и точка!". Мөселманнарга җырларга ярыймы?

Шәмәрдән бистәсенең урманны уртада калдырып төзелгән, күбесенчә яшьләр яшәүче яңа өлешендә “Ихлас” мәчете сафка басты. Бистәбезнең шушы өченче мәчетенә билге­ләнгән яшь имамнар берничә ай эшләгәннән соң, ерактан килеп йөрүне авырыксыныпмы, мәчеткә тартылучылар артмавына гаҗизлектәнме, аны төзеткән эшмәкәребезнең үзлә­ренә күрсәткән ярдәмен азсыныпмы, яисә шуның кайбер таләпләрен урынсыз табыпмы, китеп бардылар.

Һәм лаеклы ялга чыккан мин фәкыйрьгә әлеге җаваплы эшкә алынуга тәкъдим булды. Мәчет салган игелекле эш­мәкәребезнең тәкъдименә ризалаштым. Әлбәттә, лаеклы алмаш булганчы һәм бу вазыйфаны башкарган өчен хак алмау шарты белән. Чөнки, алган очракта, тора-бара ниндидер та­ләп­ләр куела баш­лавы мөмкин. Коръән укый белә идем, тәҗвид кагыйдә­ләрен Казаннан килгән остаздан эстәдем, ә вәгазьләрне Диния нәзарәте нәшер иткән “Шура” журналы тәкъдим итә һәм ул гына аз тоелса, мөхтәрәм Җәлил хәзрәтнең берсеннән-берсе тирән эчтәлекле, заманга ярашлы китаплары бар. Суга кергәч йөзәсе, тора-бара чалма киеп төшкән фото, паспорт һәм төзелеш институты дипломымның копиясен соратып алдылар. Ул гына җитмәде, яңа вазыйфамны законлаштыру максатында дип, 5-15 октябрьләрдә Казандагы коръән-хафизлар әзерләүче “Рәшидә” үзәгенә барып, дини өлкәдәге аз-маз белемемне тирәнәйтергә тиеш булдым. Саба мөхтәсибе Айнур хәзрәт: “Анда бик матур бина. Тәрәзәсеннән чиркәү күренеп тора”, — дип “куандырды”.
 
Электричкада Казанга барып җитү кыенлык тудырмады. Казанның христианча атамалы Вознесение бистәсенә баручы 68нче автобус тукта­лы­шын вокзал тирәсеннән тапмадык дип танышларым әйткән иде. Шуңа күрә аны яшь чакта еш узып йөрелгән Җи­ңү проспектыннан эзләргә булдым. Шул исем­дәге метродан чыккач эзләгәнемне таба алмый йөдәдем. Чөнки монда берсеннән-берсе биек йортлар калыккан, киң урамнар аша күперләр, эстакадалар челтәре барлыкка килеп, барыр юлым­ның кай тарафта булуын аңышырга һич ирек бирми. Күпер аша әле бер, әле икенче якка чыгып йөри торгач, бер миһербанлысы дөрес тарафны күрсәтә алды. Ниһаять, 68нче автобусны көтеп алып, утырып киттем. Әлбәттә, кондуктор ханым ислам дини үзәген дә, ул урнашкан Чәчәкле урамының кайдалыгын да белми. Кү­пер аша елгадан чыгуга беренче урам дип чамалаган идем, шунда төшеп калдым.
 
Чәчәкле урамыннан алга атлыйм. Каршыда айлы манаралы матур бина, ә янәшәсендә чыннан да чиркәү. Үзәктә уку дәверендә шуның чыңлавын ишетү дә насыйп булды. Ә менә, ни хикмәт, тирә-юньгә ишеттереп азан әйтүгә рөхсәт юк икән.
 
...Укытучыларыбыз да яшь, телләре телгә йок­мый, чорыбыз өчен га­җәп күренеш — бер-икесенең татарчалары да мө­кәммәл, җөмләләре дә төзек. Арада зифа, озын буйлы, теләсә-кайсы телетапшыруны ышанып тапшырырлык, аны би­зәр­лек, спектакль, фильмнарда төп рольне уйнарлык аристократ кыяфәтле, ике катлы мөселман исемле, саф рус телендә шәп дикция белән белем бирүче, һәр сорауга җәһәт җавап табучы бер ир-ат укытучы үзенең чит ил югары уку йортларында укып тирән белемнәргә ия булуын, русчадан тыш гарәп, төрек телләрен камил белүен әйтте, ләкин татарчасы булмау сәбәпле яхшы хезмәт хакы тиендерә тор­ган Казан мә­четлә­ренә имам булып урнаша алмавыннан зарланып алды. Миңа калса, аңа карьера ясарга шәп кыяфәте комачаулый, чөнки аның янәшәсендә күп кенә “бө­ек” затлар өтек кыяфәттә күренәчәк бит.
 
Төрле төбәкләрдән җыелган безләрне икенче каттагы бүлмәләргә урнаштырдылар. Биредә, мәгъ­­­лүм рус әйтемендәгечә, кемнең нәрсәсе “авырта”, шуны сөйли.
 
Мине кузгатып җибәргән, кая килеп эләктем дип пошындырган бер моментны телгә алып узыйм әле. Коръән укый белүчеләр хәбәрдар: га­рәпчә уку тәртибе музыкаль нота грамотасын хәтерләтә. Һәрхәлдә миңа шулай тоела. Музыкада дүрт ара, әйтик, чама бе­лән дүрт секунд сузылышлы аваз нота станында түгәрәк белән тамгалана, сузылыш яртылаш кимесә әлеге түгәрәккә сап куела, дүрттән бергә калса саплы түгәрәк эче карага буяла, сузылыш аралыгы сигездән бер өлеш тәшкил итсә, әлеге сапка — бер, утыз икедән бер булса — ике, ә алт­мыш дүрттән бер сузылыш очрагында өч койрык куела. Коръәнне укы­ганда да, тәҗвид кагыйдәләре буенча, тамгаларга карап, кай урында хәреф-авазларны сузмыйча гадәти укыйсы, кай урында ике тапкыр, кай урында дүрт, хәтта алты аралыкка кадәр сузу каралган. Аның тексты уртак ритмга буйсынмыйча үзенчәлекле рифмалана һәм аның әнә шундый тәртиптә укылуы үзенчәлекле җыр хәсиятенә турылый. Инглиз сәнгать бел­гече Уолтер Пейтер “һәр сәнгатъ әсәре җыр булырга омтыла” дигән. Күкләрдән иңгән Коръәнгә бу беренче чиратта һәм турыдан-туры кагыла кебек. Шулай булмаганда шулкадәр зур текстны ничек тулаем ятлап бетерү мөмкин ди?!
 
Беркөнне яшәгән бүлмәбездә, интернет аша, Бетховенның “Соңгы вальс”ы дип эленгән, чынлыкта француз композиторы Гастон Роллан язган музыканы тыңларга тәкъдим иттем. Роликны мил­лионнар ачсыннар, тың­ласыннар өчен аны элүчеләр шундый хәйләкәрлеккә барырга мәҗ­бүр. Интернетта ошбу вальс чын авторы исеме белән дә, Поль Морио эшкәртүендә дип тә эленгән һәм аларга мөрәҗәгать итүчеләр саны ике меңгә дә тулмый. Ә Бетховенныкы дигәч, миллионнар капланган һәм нинди генә мактаулар яудырмаганнар. Икенче бер талантлы француз композиторы Поль де Сенневильнең таң калып тыңларлык вальсын да Шопенныкы дип тамгалап йөз меңнәрне җәлеп иткәннәр.
 
Музыкада күңелләр эре­гән илаһи мәлебездә дини белемнәргә ия бер сабакташыбыз кайтып кер­де дә, моны тыңлау гөнаһ, ярамый торган эш дип белдерде, фикерен раслау өчен кызып-кызып аять һәм хәдисләр китерергә кереште. Музыка шып туктатылды. Мин инде татар даирәсе мондый тар, карагруһчыл караштан Тукайлар чорында ук арынган дип уйлый идем, аптырабрак калдым. Гали­әскәр Камалның “Беренче театр” әсәрендә дә моның ише чапаланулар шул чорда ук көлке итеп күрсәтелә. Иң кызыгы, бүлмә­дәге күпчелек тиз генә әле­­ге имам истергән “җил”­­­гә буйсынды. Аптырагач, мәчетләребезне гүзәл күрсәтүче архитектураның ташка иңдерелгән музыка булуын әйтеп карадым. Оппонентым килешмәде, күңелләргә гү­зәллек иңдерүче музыканы бәйлелек уятучы тә­мә­­ке тартуга, наркотик куллануга тиңләде. Аннары, төрле яклап, “дөрес” юлга авышучылар тарафыннан миңа тәрбияви басым башланды. Имеш, яхшылык телиләр. Мөслимдә яшәгән бер дустым “иң зур әшәкелек — кешегә акырта-бакырта эшләнгән яхшылык” ди торган иде. Бәхәсләшә торгач, бер бүлмәдәшебез мөфтиятнең баш казыена телефон аша мө­рә­җәгать тә итте. Казый әйтүенчә, инде Согуд Гарәбстанында да музыка тыңлау тыелмый баш­лаган икән. Әмма бә­хәс­ләшүче кардәшебез: “Нишләп соң ул мин сезгә музыка тыңларга фәтва бирәм дими, ә шулай дип кенә котыла”, — дип, барыбер үз туксанында калды. Арабыздагы ел саен шушындый дини курсларны калдырмаучы, Татарстаннан читтәге төбәктән килгән 82 яшьлек абруйлы бер агаебыз, Коръән аятьләрен, хәдисләрне сүз­гә-сүз аң­лауны кайгырткан Согуд Гарәбстанында да музыканы “аклаганнар” икән, тагын ни кирәк, җавап җиткелекле булды дип, бәхәскә нокта куйды. Бу гына җитмәсә, атаклы Мәскәү имамы Шамил Аляутдинов та музыканы тыю дөрес түгеллеген хәдисләргә таянып ике икең дүрт дәрәҗәсендә “Умма ру” сайтында “Исламда музыка” исемле язмасы аша җиткергән һәм аның белән бәхәсләшергә җөрь­әт итүчеләр табылмаган икән.
 
Әмма эш моның белән бетмәде, бәхәсебез икенче көнне алда телгә алынган, русчасы ифрат камил, зифа буй-сынлы, үзен ике катлы мөселманча исем белән таныштырган, татар телен белмәве карьерасына суккан сөйкемле остаз-имамыбыз дәресендә кабат яңарды. Күрәсең, алдагы көнне бәхәс нәти­җәсеннән риза-бәхил булмаучылар аннан ярдәм сораган.
 
“Исламда музыка тыелган и точка! Чөнки хәдистә шулай диелгән”, — дип кырт кисте укытучыбыз. Ә алдагы дәресебездә генә, татарчасы камил икенче бер остазыбыз аятьләрне, хәдисләрне сукырларча кулланудан сак булырга, башта аларның кайчан, нинди уңайдан кабул ителүен аныкларга кирәк, хәнәфи мәзһәбендә шулай дип колакларыбызга киртләгән иде. Әле бит, хәдисләрнең дөресләре белән беррәттән ялгышлары булуын да остазлар кире какмый. Җәһәт кенә музыканы тыю тарафдары булып куйган бүлмә­дәшем, алдан килешенгән сценарий буенчамы, баш казыйның музыканы яклавын хәбәр итте. Җавап итеп, укытучы остазыбыз аның әйбәт кеше булуын, әмма хаклы түгеллеген мөфтияттәгеләрнең дини белемнәре дә­рәҗәсенә бәйләп “тәгә­рәт­те”. Мин мәшһүр хәз­рәтебезнең югары абруе казый булганга күрә түгел, ә казый булуы абруе югарылыгы аркасында икәнен мондый “гыйлем ияләре” даирәсендә исбатлап булмаячагын чамаладым. “Татарстан яшь­ләре” газетасында ба­сылган бер мә­калә “Ма­тематика укытучы күзлегеннән студентлар” дигән карикатура белән бизәлгән иде. Анда аудиториядә рәт-рәт булып сарыклар утыралар иде. Шуны искә алып, югары математикадан бишлегә генә укыган Җәлил хәз­рәт янәшәсенә үзләрен “галим” санаучы, тәһарәт ал­ганда кәвешне ике бар­мак белән ышку дө­рес түгел, чөнки ул учның яртысыннан кимрәк мәйданга ишарә, ә өч бармак белән ышку дө­рес” кебек “ачышлар”, “тәгълиматлар” бе­лән коралланган остазларның ничек күренүен әйтергә кыҗрасам да, тыелып кала алдым. “Ул як­ламады, ә ислам дәүләте Согуд Гарәбстанының да музыкага рөхсәт ачуын җиткерде”, — дию белән канәгатьләндем. “Менә-менә өлкән буынның хәйләкәрлеге! — дип бәяләде әлеге хәбәрне остазыбыз очынып. – Ә үз өстенә җаваплылык алмый”. “Дөньядагы һәр илнең үз гимны бар, алар белән нишләргә?” — дип сорадым. “Гимн җыр түгел”, — дип үз линиясен бөгүен дәвам итте остазыбыз.
 
Гимннарның башлангычы һәм музыкаль жанр­лар турында сүз озайту акыллы күренергә тырышу дип кабул ителү ихтималын истә тотып: “Һәр халыкның рухына тәңгәл, үз йөзен билге­ләүче моңы-җыры булмаска тиеш микәнни?” — дию белән чикләндем. “Музыканы тың­лау-тың­ламау һәркемнең үз эше. Ә моның гөнаһ икәнен җиткерү имамнарның бурычы”, — дип кырт кисте остазыбыз.
 
Мин, чигенәсе килмичә, куеннан “уен тузы”н чыгарырга җөрьәт иттем һәм Бөрбаштагы мөселман балалар сабан туенда яңгырату өчен, Җәлил хәз­рәт заказы белән, берсен шул бәйрәмгә, ә икенчесе әлеге бәйрәм уздырыла торган Бөрбаш авылына багышлап җыр (көй һәм текст) язуымны һәм шул хезмәтем өчен мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның сабантуй мәйданына чакырып чыгарып, халык күз алдында чапан белән бүләкләвен җиткердем.
 
Бу дәлилем дә көткән нәтиҗәне бирмәде. Кү­рәсен, мөселманча исем­ле, татарлыгы ташка үлчим, яки бөтенләй юк имамнарга һәм остазларга татарча милли музыканың, милли моңның милләтне саклауда нинди роль уйнавын аңлату мөмкин түгел. Бу аларга кирәкми дә.
 
Бүлмәгә кайткач, музыканы тыю белән мавыгып ятлар арбасына артык тиз утырган имамыбыз, араны төзәтү өчен бераз чигенергә булды күрәсең, телефоны аша интернетка кереп, мин яраткан “Соң­гы вальс”ны эзләп тапты. Шуны хозурланып тыңлап утырганда бүлмәбезгә хәл белешергә дини үзәк җи­тәкчесе килеп керде һәм әлеге музыканы Поль Морио җитәкләгән ансамбль башкаруын әйтеп шаккатырды.
 
Озын сүзнең кыскасы, биредә бик тә үзенчәлекле белемле кадрлар тупланган. Фикер төрлелеге дә тыелмый. Мәгълүм ки, хәрәкәт ике яклы булганда гына система эшли. Шул ук вакытта, му­зы­кага каршы хә­дисләрне ялганга чыга­рырга да җыенмыйм. Чөнки “сагыш”, “язмыш”, “ялгыш”, “яратам-җан атам”­лы, Хак Тәгаләне урынсыз телгә алулы, баян белән синтезатор кушылышындагы, бер үк җөм­ләне эчәгесе чыкканчы туксан тугыз тапкыр кабатлаулы шалтыра­ма­ларны эфир аша җыр дип яңгыратуга, аны сәхнәгә чыгып авыз селкетеп торучы атказанган фа­нерачылар кәсебенә мин дә мө­киббән түгел. Бик ихтимал, кайбер хәдисләр бүгенгебез­дә әнә шундый чүп-чарлар азу ярачагын кисәтү сә­бәпле тугандыр...
 
 

Рөстәм ЗАРИПОВ
Татарстан яшьләре
№ --- | 02.02.2021
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»