|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.02.2021 Милләт
Искәндәр Гыйләҗев татар тарихында якты эз калдырган шәхесләр турында ВИДЕОпроект әзерлиТатар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев татар халкының бөек шәхесләре турында Ютубта видеопроект башлады. Проектны тормышка ашыруда Президент каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәм күрсәтә. «Безнең тарихыбыз бай, тарихта тирән эз калдырган шәхесләребез күп. Алар үрнәгендә татарларда горурлык хисен уятасы килә. Безнең институт фактологик материалларга бай. Шуны халыкка үтемле итеп җиткерергә кирәк дигән максат куйдык», — диде институт директоры, проектның авторы «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында.
|
Иң күп укылган
|