|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.09.2010 Җәмгыять
БАЛА КҮҢЕЛЕ НИГӘ ДАЛАДА?Һәр ата-ана баласын үз акылыннан һәм тормышны ни дәрәҗәдә белүеннән чыгып тәрбияләргә тырыша. Әмма бу мәсьәләдә әти-әниләрнең дә хаталанган чаклары аз булмый. Бу нинди хаталар һәм аларны ничек төзәтеп була соң? Тәрбия алымнарына аңлатма бирү өчен курчаклар аша кеше, бала психологиясен ачып бирүче психолог Мәлик Сабирҗанга мөрәҗәгать иттем. – Мәлик әфәнде, ата-аналарның: “Әгәр син мин теләгәнчә булмасаң, башка яратмаячакмын”, – диюен, ягъни яратмаска вәгъдә бирүен бала күңеле ничек кабул итә?
– Ата-аналарның күбесе балаларының буйсынучан булуын яхшы тәрбия нәтиҗәсе дип уйлый. Моңа алар боеру, ниндидер шарт кую алымы белән ирешмәкче булалар да инде. Фәлән эшне эшләсәң, теләгән әйбереңне сатып алып бирәм яки сүземне тыңламасаң, фәлән җиргә җибәрмим... Сез әйткән мисал да шундый очракка туры килә. Әмма өлкәннәр белән кечеләр психологиясе бик нык аерыла. Әйтик, бала хисләр, хыяллар белән яшәсә, өлкәннәр акылга таянып эш итә. Ә боеру – баланы хисси яссылыктан акылга күчерергә тырышу ул. Балага беркатлылык һәм иярүчәнлек хас. Ә бу вакытта кечкенәләрнең әлеге сыйфатлары басыла. Ике арада аңлашылмаучанлык килеп чыга. Шуңа күрә баланың игътибарын сүз белән түгел, ә үрнәк күрсәтеп җәлеп итәргә кирәк. Ярату мәсьәләсендә берничек тә шарт куеп булмый. Бу очракта әлеге хис юкка чыга. Яраткан кеше һәрвакыт юл бирергә, сакларга, якларга тырыша. Димәк, ананың балага шарт куюы исә ниндидер файда алу өчен булып күренә.
– Димәк, ата-ана һәр кылган гамәле белән баласында кызыксыну уятырга тиеш?
– Әйтик, кечкенә бала, олы кешедән аермалы буларак, акылга түгел, күбрәк хәрәкәткә һәм уенга таяна. Башкача әйткәндә, ата-ананың бала белән мөнәсәбәте уены-чыны белән бергә булырга, ягъни җитди тәрбия чарасы бала уены белән тоташып китәргә тиеш.
– “Нәрсә телисең – шуны эшлә, миңа барыбер!”... Мондый сүзләр баланы күндерә алмаганнан әйтеләдер инде. Бала моны битарафлык итеп тоямы, әллә иреккә чыгару дипме?
– Битарафлык – ике тарафлык, икеләнү дигән сүз ул. Бала берьюлы ике якны да сайлый алмый, йә ул үзенең, йә ул башка берәүнең фикерен өстен итәчәк. Бала психологиясе хайваннарныкы белән охшаш. Мәсәлән, этне кемдер ит, кемдер ипи белән үзенә ияләндермәкче була. Эт исә бу очракта нишләргә белмичә, әле бер, әле икенче якка ташлана. Балалар белән дә шундый ук хәл килеп туа. Күп кенә гаиләдә ир белән хатын бер-берсе белән уртак фикергә килә алмый. Боларның һәммәсен күреп үскән бала аларның кайсысын тыңларга белмичә аптырый башлый. Чөнки икесе ике төрле киңәш бирә. Бу хәтта баланы шизофрения авыруына китерергә мөмкин. Шуңа күрә гаиләдә уртак фикер белән яшәргә кирәк.
– Ә бит әле тулы булмаган гаиләләр дә бар. Аларга бу очракта нишләргә?
– Кечкенә баланың ихтыяр көче җитәрлек дәрәҗәдә түгел. Шуңа күрә әнисе әйткән бу сүзләрне ул иреккә чыгаруга рөхсәт дип кабул итә һәм күзәтүсез кала. Шуңа күрә нәниләрне икеләнү халәтендә мөмкин кадәр калдырмаска кирәк. Бала өчен әнисенең кыю һәм ышанычлы булуы мөһим.
– Ата-аналарның күбесе бәгырь кисәкләренә соңгы ризыгын бирергә, ягъни бар теләгәнен тормышка ашырырга әзер. Бу дөрес адыммы?
– Тырышып укып, кулыңа аттестат кына ала күр, үз эшеңне кара, мин барысын да үзем башкарырмын, дип күпчелек аналар балаларын физик эштән азат итәргә тырыша. Бу нигездә җитеш тормышлы гаиләләрдә күзәтелә. Шул рәвешле аларның һәр адымы күз уңында була башлый, ягъни бала читлеккә ябыла. Әмма көннәрдән бер көнне баланың аннан чыгып качасы килә башлый. Нәкъ менә шундый рухи киеренкелек кичергәннәр эчкечелек, наркомания юлына баса. Бала борчуларын үз өстеңә алу аны югалтуга китерә. Тагын шул эт белән бәйле мисал китерәм. Әйтик, бер хуҗа бәйдәге этен алып урамга чыккан, ди. Бауны озынрак итеп тотсаң, ул иркендә йөриячәк, ә кыскартсаң, иреге кысылачак. Ә бәйдән җибәрсәң, ул кешегә ташланырга мөмкин. Бәйлелектә булган баланы иреккә җибәрү дә бик куркыныч. Ата-ана, киресенчә, баласын хезмәткә, һөнәргә һәм башка нәрсәләргә өйрәтергә, аның уңышын танып, үсендерә белергә тиеш. Ләкин бу очракта “син – миңа, мин – сиңа” принцибы белән эш итәргә ярамый.
– Тискәре күренешләрнең асылын аңлатканда, “ярамый” дигән сүзне кабатлау гадәти хәлгә әйләнә. Гомумән, тәрбия процессында “ярамый”ны куллану отышлымы, әллә “ярый”нымы?
– Әгәр ата-ана баласына аракы, сыра эчәргә ярамый, дип гел бер сүзне кабатлап тора икән, бу вакытта балада аны татып карау теләге туачак. Киресенчә, менә бу лимонадны, сокны, суны эчәргә ярый, дип файдалы эчемлекләргә басым ясарга кирәк. Ә бала инде калганнарын эчәргә ярамаганын үзе аңлаячак. Әгәр гел “ярамый” сүзен кабатлап торсаң, балада невроз башланырга мөмкин. Кыскасы, сабыегызны “ярый” сүзе аша тәрбияләү ягын эзләгез!
Сәрия САДРИСЛАМОВА |
Иң күп укылган
|