поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
02.02.2021 Дин

Рәшит хәзрәт Йосыпов: «Миңа өшкертергә килүчеләрнең 90 проценты – хатын-кызлар, чөнки алар арасында хөсетлек, үчлелек зур»

Ульян шәһәрендә яшәүче Рәшит хәзрәт Йосыпов – халык табибы да. Ул Сүриядәге ике ислам уку йортын тәмамлаган. 10 ел инде өшкерү белән шөгыльләнә. Соңгы вакытта Инстаграм сәхифәсендә «туры элемтә»ләр уздыра, онлайн вәгазьләр укый. Социаль челтәрләрдә аны иң яхшы өшкерүчеләрнең берсе дип тәкъдим итәләр. Рәшит хәзрәт белән замана зәхмәтләре турында сөйләштек.

– Рәшит хәзрәт, соңгы вакытта кешеләр табибка түгел, күбрәк өшкерүче, күрәзәчеләргә  ышана башлады. Социаль челтәрләрдә дә яхшы өшкерүче, күрәзәче табуны үтенгән гозерләрне еш күрергә була. Нигә без шундый хәлгә килеп җиттек?
 
– Миңа өшкертергә килүчеләрнең 90 проценты  – хатын-кызлар. Бу нәфис затларыбызга күз тию, алар арасында үчлелек, хөсетлек зур булуга да бәйле. Ярым шәрә йөрү дә файдага түгел. Шуңа күрә күз тию, җен кагылу, бозыклыктан интегәләр. Тәнне каплап, дога укып йөрү хәерле.  Шул ук вакытта минем янга балалары, туганнары, гаиләләре белән  уртак тел,  табибтан файда таба алмаучылар да килә.  Кемгәдер бер сеанс та җитә, кемгә берничә тапкыр килергә кирәк. Аллаһның рәхмәте белән шифа табалар. Хатын-кызларга бигрәк тә борчылган, курыккан вакытта җен гашыйк булырга мөмкин. Шуңа күрә  сагышланмагыз, мунчага, бәдрәфкә кергәндә бисмилла әйтеп керегез. Йокларга ятканда «Аятөлкөрси», «Фәләкъ», «Нәс», «Колхуаллаһ» һәм башка догаларны укыгыз.
 
– Элек  әби-бабайлар им-том иткән. Әйтик, күзгә арпа чыкса, дога укып өшкергән. Кургаш белән баш очына куркулык койган. Болар гөнаһ саналмыймы?
 
– Дога укып, күзгә чыккан арпаны өшкерү гөнаһ  түгел. Теләсә кем үзен, баласын, тормыш иптәшен дога укып өшкерә ала. Монда бары ихласлык кына кирәк. Ә менә кургаштан куркулык коярга тәкъдим итмәс идем.
 
–  Фотога карап өшкерү дә  киң кулланыла башлады. Мондый адымга еракта яшәүчеләр, авырган яки бозыклыктан интегеп тә, аяк терәп каршы булганнарның якыннары бара. Фотосурәткә карап, дога укудан файда бармы? Өшкерүче кара тавык алып килергә кушса, аны тыңларгамы?
 
 – Өшкерүче дәва эзләп килүченең, әтисенең исемен сорый, ниндидер сәер әйберләр алып килергә куша икән,  аңа  ышанырга ярамый. Бу – сихерче. Кара тавык турында сүз дә булырга мөмкин түгел. Шунысы кызганыч: минем янга да  начар ниятле кешеләр килә. Фәлән кешегә бозык яса әле, диләр.  Мин сихерче дә, кеше бозучы да түгел.
 
– Халык әле «бәхетсез сан»нарга да ышана.  Бигрәк тә «кара җомга»  яки 13 саныннан куркалар…
 
– Андый кешеләрне күргәч елмаеп куям мин. Исламда ырым-шырымнарга урын юк.  Мине  каршыга чыгучы кара мәче берничек тә туктата алмый. 13 саны белән тормышымның иң мөһим вакыйгалары бәйле. Мәсәлән, мин 13ендә тудым, 13енә туры килгән җомга көнне өйләндем, без 13 нче йортта яшибез. Ырым-шырымнарга ышана күрмәгез.
 
– Халыкта, өшкерүчеләр  акча алырга тиеш түгел, дигән фикер яши. Моның белән килешәсезме?
 
– Минем үземнән дә ни өчен Коръән уку сеансларының түләүле булуын сорыйлар. Теләсә кайсы хезмәт өчен түләнергә тиеш. Моңа кеше үзенең энергиясен, вакытын сарыф итә. Бүген психологка, остеопатка барасыңмы – барысына да акча кирәк. Нинди дә булса белемне алу, осталыкка өйрәнү өчен дә түләмичә булмый. Диндә дә  табибның дәвалау өчен акча алырга, үз бәясен әйтергә хакы бар, диелгән.  Бәдәвиләрнең (бедуин) кабилә башлыгын «Фатиха» сүрәсе белән дәвалаган өчен сарык биргәннәр. Кабиләдәшләре, моның белән килешмичә: «Аллаһның илчесеннән ачыклык булмыйча, бу итне ашамыйбыз», – дигәнннәр.  Аллаһ илчесе моңа: «Дөреслектә, үзегезнең белемегез өчен акча алуны Коръән хуплый», – дип җавап биргән. Укыганнарымны башкалар да тыңлый алсын өчен, Ютуб каналында урнаштырырга планлаштырам. Акчасы булмаган, мохтаҗ кешеләрнең хәленә керәм.
 

Сәрия МИФТАХОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 02.02.2021
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»