|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.02.2021 Җәмгыять
Баланы төнге икедә мәктәпкә җибәргәннәрЧиләбе өлкәсенең Златоуст шәһәрендә әти-әниләр, сәгатьләре ватылу сәбәпле, баланы төнлә мәктәпкә озатканнар. Төнге икеләр тирәсендә коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре рюкзак аскан ун яшьлек малайны күреп кала. Алар баланың урамда нәрсә эшләве белән кызыксына, ә малай мәктәпкә баруы турында әйтә. Шуннан соң эшчеләрнең берсе укучыны өенә кайтара, ә әти-әнисе моңа бик нык гаҗәпләнә. Аларның сүзләренә караганда, аларның сәгатьләре туктаган һәм алар баланы ялгыш мәктәпкә җибәргәннәр. Эшче сүзләренә караганда, малайның әти-әнисе бу вакытта аек булганнар.
Әти-әниләр, балаларны төнлә урамга чыгарып җибәрүдән сак булыгыз. Мондый хәлләр килеп чыкмасын өчен сәгатьләрегез һәрчак төзек булсын. Ярый әле бу баланың бәхетенә, яхшы кешеләр туры килгән.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|