поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
01.02.2021 Сәясәт

Казанда рөхсәтсез узган митингта катнашкан өч йөзгә якын кеше тоткарланган

Кичә Казанда федераль протест акциясе кысаларында икенче митинг узды. Яшьләр төшкә таба җыела башлаган иде - Камал театры каршындагы мәйданга берничә дистә кеше килде. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре тәртип үтәлешен күзәтте.

Мәйданга җыелган яшьләр янына ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов килде. Ул бүгенге акцияне законсыз дип аңлатты, чөнки оештыручылар аны үткәрүгә гариза бирмәгән, акциянең законлы характерда булуын кайгыртмаган.
 
Соңрак санкцияләнмәгән акциядә катнашучылар Камал театрыннан Болакка таба кузгалды. Җыелучылар ягыннан провокацияләр турында мәгълүмат пәйда була башлады.
 
Казан үзәгендә танылган Россия сәясәтчесе һәм җәмәгать эшлеклесе Максим Шевченко тоткарланган, ул Татарстан башкаласына мөселман форумына килгән икән. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре аны тоткарлый, тик документларны тикшергәннән соң шунда ук җибәрәләр. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспондентлары сөйләвенчә, тоткарлау корректлы формада үткәрелгән.
 
Агентлыкка мәгълүм булганча, Сул Болак буенча 42нче йорт каршында берничә кеше узарга комачаулап, машиналар юлын бүлгән. Юл-патруль хезмәте инспекторы аларның юлдан китүләрен таләп итә, әмма алар полиция таләпләренә каршы килә.
 
ЮХИДИ хезмәткәре тоткарларга дигән карар кабул иткән. Бу вакытта бер төркем яшьләр инспекторга һөҗүм итә. ЮХИДИ хезмәткәренә һөҗүм итүче ике кешенең полиция хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлануы билгеле булды, прокуратура тикшерү башланды. Тоткарланган ике яшь кешегә җинаять җаваплылыгы яный.
 
Телеграм-каналларда Кабан күле яр буенда чүкеч белән пыяла койманы ваткан вандалның кем булуы ачыклануы турында мәгълүмат пәйда булды. Халык арасында әле анда, әле тегендә тавыш чыгарган провокаторлар да бар иде.  Агентлык мәгълүматлары буенча, әлеге яшьләрнең шәхесләре билгеләнгән, алар тоткарланган.
 
Чара азагына якынлашканда хокук саклау органнары хезмәткәрләре санкцияләнмәгән акциядә катнашучы иллеләп кешене тоткарлаган, аларның барысын да Кремль диварлары янында төркемләп алганнар. Журналистлар сүзләренә караганда, көчләр тоткарлауны корректлы алып барган. Агентлык мәгълүматлары буенча, барлыгы 300гә якын кеше тоткарланган һәм шәһәр полиция бүлекләренә озатылган.
 
Чаллыда санкцияләнмәгән акциядә катнашучылар бер атна элек булганга караганда азрак була. Полицейскийлар Азатлык мәйданына беркемне дә кертмәгән — анда юл техникасы кар чистарткан. Законсыз акциядә катнашучыларның аз саны Энтузиастлар бульвары ягына узып,берничә сәгать торганнан соң таралышкан. 
 
Әлмәттә санкцияләнмәгән акцияләрдә катнашырга теләүчеләрнең күп җыелуы күзәтелмәгән. Фаразлар буенча, төп вакыйгалар Ленин мәйданында булырга тиеш булган. Полиция матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, аерым нокталардан гражданнарны документларны тикшерү өчен бүлеккә илткәннәр. Берничә кешенең кулга алынуы билгеле, тик аларны тоткарлау сәбәпләре турында төгәл мәгълүмат юк.
 
Түбән Камада санкцияләнмәгән акцияләргә беркем дә чыкмаган, журналистлар бер генә митингчыны да тапмаган. Җыелу нокталары сыйфатында «Җәлил» кинотеатры каршындагы мәйдан һәм Үзәк мәчет янындагы территория күрсәтелгән булган. Тик икесендә дә НТР-24 хәбәрчесе протест белдерүчеләрне күрмәгән. Шәһәр үзәгендә көндез полиция патрульләре кизү торган.
 
Россиянең башка шәһәрләрендә дә санкцияләнмәгән акцияләргә кешеләр аз санда җыелган. Владивостокта, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм җирле хакимият вәкилләре мәгълүматлары буенча, урамнарга чыгучылар саны 60тан артмаган. Хабаровскта берничә дистә кеше әйлән-бәйлән әйләнеп йөргән.  

---
Матбугат.ру
№ --- | 01.02.2021
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»