поиск новостей
  • 08.02 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 10.02 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 11.02 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 12.02 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 13.02 "Тукай. Оркестр. Ясалма интеллект" Тинчурин театры, 13.00, 6+
  • 13.02 "Йөрәккә дә ремонт кирәк!.." Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 14.02 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 13.00, 12+
  • 14.02 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 15.02 "Кияүләр" Тинчурин театры, 17.00, 6+
Бүген кемнәр туган
  • 08 Февраль
  • Ильтани Илялова - театр тәнкыйтьчесе
  • Камил Исхаков - дәүләт эшлеклесе
  • Радик Гыймаев - журналист
  • Мәхмүт Газизов - шагыйрь
  • Дмитрий Менделеев (1834-1907) - химик
  • Шәхсәнәм Әсфәндиярова (1926-1996) - актриса
  • Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетына русчадан татарчага тәрҗемә итү өчен югары белемле филолог кирәк. Мөрәҗәгать итү өчен телефон: 89874109509
  • Казанда Большие Клыки бистэсендэ ике катлы кирпич йорт сатыла (160 кв метр). 2023 елда тозелгэн, тушэм, идэн, ванна булмэлэре ясалган. янына остэп мунча салынган (черновая отделка). Газ, су, электр кергэн, канализация эшлэнгэн. шэхэргэ якын, тукталышларга 7-10 минут, мэктэп-бакча, кибет-спорт объектлары янда гына. жире 4.8 сотый. Бэясе 15.5 млн. 89872190025 Голназ
  • Казан шәһәре, Совет районы, Хәйдәр Бигичев урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, бер бүлмәле фатир, ярты елга арендага бирелә. Түләү бер тапкыр. Квартплата айга бер. Риелтор түгел. Бер йә ике кешегә бирелә. Авылдан килгән студентлар хуплана. Шалтыратыгыз: 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
  • 89625751843 актаныш центрда жир 45о.руб сатыла
Архив
 
21.09.2010 Юмор

ТЕЛЕФОННАР ЧЫЛТЫРЫЙЛАР...

Мин үзем телефоннан артык күп сөйләшергә яратмыйм. Өйдәгесеннән дә, кесәнекеннән дә. Гомумән, телефон элемтәсенең бик файдалы, кирәкле шәй икәнен акылым белән аңлыйм анысы, әмма күңелемдә телефон чылтыравына карата барыбер бер каршылык бар.

Хатлар язышу, бар гомереңне күз алдыннан кичерә-кичерә рәхәтләнеп матур итеп серләшү мөмкинлеген, шул хатларга җавап көтү ләззәтен бетерде кебек ул. Эпистоляр жанрны кысрыклады, кыскасы. Бу исә кешеләрнең, бигрәк тә яшьләрнең лексиконына “сукты”, кулларыннан телефоннарын төшерми йөрүгә карамастан, аларның сүз байлыгын саектырды. Шуңа да, тәҗел генә йомышым төшмәгәндә, хәтта хәл белешү өчен дә сирәк чылтыратам мин.

 

Ә менә күптән түгел булган бер вакыйга гасыр ачышы һәм заманның иң популяр элемтә чарасы – телефоннан сөйләшүдән бизүемә тагын бер сәбәп булды.

 

Беркөн кич өемдә телефон чылтырады.

 

– Ал-лю, Әлфинур!

 

– Әйе, мин.

 

– Зөлфия мин.

 

– Таныдым, таныдым тавышыңнан.

 

– Күптән күрешкәнебез юк, нихәлләрең бар икән дип кенә чылтыратуым. Ни эш бетереп ятасың?

 

– Хәлләр әйбәт кенә. Менә салатлар ясап маташа идем әле.

 

Шуннан китте: ул минем нинди салатлар ясавым турында сорашты, берсенең рецептын язып алды, үзенең гаиләсендә ниндине яраталар, ниндине өнәмиләр – барысын да сөйләп чыкты. Аннары эсселекне ничек авыр кичерүебез турында зарланышып алдык, ураза тоту-тотмау турында белештек, шуннан сүз балаларга күчте. Ул минем улларым турында сорашты, мин аның кызы, улы турында. Ә ике әни, балалары турында сүз чыккач, күпмерәк сөйләшә алуы турында чамалыйсыздыр. Озын сүзнең кыскасы, безнеңчә әйтсәк, озак кына иркенләп сөйләштек. Алгарак китеп шуны әйтим, трубканы куйганда 27 минут сөйләшкәнне күрсәтә иде телефоным.

 

Ә хәзер иң кызыгы: бар теманы да уртага салып сөйләшеп бетергәч, Зөлфиям сорап куйды: “Хәләл җефетең ни эш бетерә? Корбановны әйтәм. Диванда, телевизор каршындадыр инде?”

 

Мин бит Корбанова түгел! Менә шунда минем башка “шап” итеп барып җитте һәм, Задорнов әйткәндәй, “гениальный” сорау телемнән ычкынды: “Ә син кемгә чылтыратасың соң?” Шуннан аңлаштык: Зөлфия мин белгән Зөлфия түгел икән, ул Әлфинурга чылтырата, тик миңа түгел, ә бездән бер кат өстә яшәүче бүтән Әлфинурга. Безнең өй телефоннарының бер генә санында аерма бар.

 

Гаҗәп, бер белмәгән кеше белән ярты сәгать буе уртак темалар табып сөйләшкәнбез бит әле! Исем-фәлән кушып сөйләшмәгәч, аерым тәгаен вакыйгаларны искә алмагач, гомуми нәрсәләр турында күпме сүз сөйләп була икән ләбаса! Кешеләр тормышындагы уртаклыкның никадәр зур икәнлегенә шаккаттым. Ә икенче яктан уйлап карасаң, нинди бертөрлелек һәм сорылык! Бар кешедә бер проблема, бер хәсрәт, бер тема. Һәркем үз тормышын конкрет күз алдында тотып сөйләшкәнгәдер, бер дә ялыктыргыч сөйләшү булмады үзе тагын. Шунысы гына аптыраш: ни ул, ни мин тавышларны аермаганбыз.

 

Әйе, үзенә күрә гаять эчтәлекле сөйләшү булды ул, ә шул ук вакытта, бер белмәгән кеше белән шулкадәр сөйләшеп, юкны бушка аудару кебегрәк тә килеп чыкты. Телефоннан сөйләшүгә исе китми торган мин шулай сөйләшә алгач, ул телефонда “эленеп” торучылар нишли икән?! Ничек кенә булмасын, бу сөйләшүне мин беркайчан да онытмам, мөгаен, һәм кызык өчен сезгә дә сөйләп күрсәтәсем килде. Ә бәлки гыйбрәт өчендер. Буш сөйләшүләргә күпме кадерле вакытыбызны сарыф итәбез икән ләбаса!

 

* * *

 

Телефон дигәннән. Кызык сөйләшүләр, маҗаралы әңгәмәләр булгалап тора ул. Моннан 7-8 ел элек инде бу, олы улыбызның Казандагы уку йортына укырга кергән генә елы иде әле. Кесә телефоны ише нәрсә ул вакытта юк, хәбәрләшү “переговорный пункт” аша. Атнага берәр тапкыр төнге уникенчеләр киткәч чылтырата торган иде ул безгә. Көннәрдән беркөнне бала өйгә дип чылтырата һәм аңа телефоннан йокысы бүленүгә канәгатьсезлеге тавышына чыккан олы яшьтәге ят бер бабай тавышы сорау белән җавап бирә:

 

– Кем кирәк?!

 

– Әни кирәк миңа.

 

– Кем синең әниең?

 

– Әлфинур инде.

 

– Әлфинур өенә кайтып китте.

 

– Ничек өенә? Ә сез кем соң?

 

– Мин Әлфинурның әтисе...

 

“Төнге уникедә шул сүзләрне ишеткәч, әллә ничек шомлы булып китте, тулай торакка кайтып җиткәнче шул: “Мин Әлфинурның әтисе”, – дигән тавыш колакта чыңлады”, – дип сөйли улым икенче көнне. Шомлы булмыйни, минем әтинең үлгәненә ул вакытта ун елдан артык иде бит инде!

 

Ә хикмәт бик гади нәрсәдә булып чыкты. Күршебез Хәйдәр абыйларның өй телефоны белән безнекенең номеры арасында бер генә санда аерма бар. Бервакыт, элемтәчеләр өзелгән кабельны ялгаганда, гөнаһ шомлыгына каршы, алар номерын – безгә, безнекен аларга тоташтырып куйганнар иде. Улыбызның бер чылтыратуы нәкъ әнә шул телефон номерлары алышынган көнгә туры килгән. Ә Хәйдәр абыйның кызы Әлфинурлар әле ул вакытта әтиләре белән бергә түгел, бүтән шәһәрдә яшиләр иде.

 

* * *

 

Урамда тиле кеше кебек үзалдына шар ярып сөйләшеп баручыларга исебез китми башлады. Җыелышларда бар җәмәгатьне сискәндереп телефон музыкасы уйнап җибәрүләр дә гадәти нәрсәгә әйләнде бугай инде. Хәтта җәмәгать намазларында, ифтар мәҗлесләрендә телефоннарын кулларыннан төшермичә утыручыларга шаккатып йөрим инде мин. Бала-чага кулында телефон – уенчык, ә олылар кулында нәрсә? “Хәтәрлек”не күрсәтү билгесеме? Миңа калса, кешенең мәгънәсезлеген генә күрсәтү бу. Болай да, замананың шундый яхшы җайланмасыннан урынлы һәм дөрес файдаланмыйча күпме кадерле вакытыбызны исраф итәбез ләбаса! Инде шул телефонга бәйле рәвештә генә дә әдәп, итагать, тәрбиялелек кебек сыйфатларны югалтып барабыз. Көнбатышка мөкиббән китеп яши торгач, мөгез арты мөгезләр чыгып кына тора.

 

Тик менә быел җәй көне Германиядә булып кайткан бер хезмәттәшем чисталык турында да, андагы тәртипләр турында да исе китеп сөйләде. “Анда хәтта бала-чага кулында да ни телефон, ни колакларына наушник элеп, музыка тыңлап, акны-күкне аермыйча, дөньядан тәмам ваз кичеп йөрүчеләрне күрмәдем”, – ди ул. Көнбатышның әнә шундый үрнәкләренә иярәсе иде ул...

 

Бөгелмә шәһәре.


Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА
Татарстан яшьләре
№ 34 | 16.09.2010
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы