поиск новостей
  • 26.01-30.01 Әнвәр Нургалиев. Уникс
  • 29.01-30.01 Премьера! "Алтынчәч", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 02.02 Премьера!" Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 03.02 "Ак чәчәкләр кебек...", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 04.02 "Кәҗүл читек",6+, Кариев театры, 13:00
  • 04.02 Премьера! "Арыну", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 05.02 Премьера! "Алтынчәч",12+, Кариев театры,13:00
  • 06.02 "Корт", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 12.02-13.02 Татарстан Республикасының атказанган артисты Рәмзия Закирҗанованың юбилее "Матур CITY", 12+, Кариев театры, 18:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Гыйнвар
  • Илья Славутский - актер
  • Илдус Фәиз - дин әһеле
  • Ирек Галиев - җырчы
  • Мансур Гыйләҗев - драматург
  • Ильяс Айдаров - рәссам
  • Зәкия Туфайлова (1907-1977) - язучы
  • Шамил Хаматов - актер
  • Казанда 5млн.тирәсе булган квартира сатып алам.Тел.89172337131
  • КАЗАН ШЭХЭРЕНДЭ ГРУЗЧИК, ГАЗЕЛЬ, КАР КОРЭУ ХЕЗМЭТЕ КУРСЭТЭБЕЗ. 89196271171
  • Үзебезенең умарталыктан бик яхшы сыйфатлы бал сатыла. 3л-1200 сум. Шулай ук крем-бал -450 грамм-250 сум, ПЖВМ да бар. Кирәк кешеләр 89625497103 телефонына шалтырата аласыз.
  • Фураж сатыла. 17 сумнан. 89539999493
  • Шушы коннэрдэ угез суябыз. Кг 360 сумнан. 89539999493.яшь ярымлык.
  • Гиссарский hэм романовский сарыклар, тэкэлэр, саулыклар (бикэчлэр) сатыла. Шулай ук торле поролы 6 айдан 8 айга кадэрле тэкэлэр, саулыклар (бикэчлэр) сатыла. Сарык итенен кг.400 сумнан. 89874245531 (Ватсап). Балтач районы
  • УБОРЩИК ТЕРРИТОРИЯ (ДВОРНИК) ИР КЕШЕ ЭЗЛИБЕЗ ЭШ УРЫНЫ УЛ.ЧУЙКОВА УРНАШКАН, 67 ЯШЬТЭН ОЛЫ БУЛМАСЫН! 5/2 7:00,16:00 БЕР СЭГАТЬ ОБЕД ТЕЛ 89957664503
  • Казан шэхэренен Жилплощадка бистэсендэ бер хужа (50 яшьлек ир)ике булмэле квартирага ике егет кертэм. Тулэу жан башына 4000. Квартира барлык унайлыклары белэн.Хужанын начар гадэтлэре юк.тел.вацап 89027159146
  • Озак вакытка торырга бер бүлмәле фатир бирәбез. Казан шәхәре, Вахитов районы, Хороводная,50 ("Рустәм" мәчете янында). 50 м2,2 лоджия. Яшәр өчен барлык җигазлар бар. Бәясе - аена 23 мен сум + ку. Риэлторларсыз. 89655886519.
  • Сдаю 2 комн.квартиру на Спартаковской 88б, с мебелью,бытовая техника,охраняемый двор,в отличном состоянии.с.89276766077
 
 

 
Архив
 
30.01.2021 Җәмгыять

Татарстанда 11 бала үз-үзенә кул салган

Татарстан балигъ булмаганнар арасында үз-үзенә кул салу очраклары буенча Россия төбәкләре антирейтингы унлыгына керми. Тулаем алганда, республикадагы вазгыять моннан биш ел элеккегә караганда яхшырды.

Татарстанның «„Росток“ психологик-педагогик тернәкләндерү һәм коррекция үзәге» дәүләт автоном белем бирү учреждениесе директоры Дарья Охотникова Андрей Кузьминга биргән интервьюсында шундый фикерен белдерде.
 
«Статистика, Аллага шөкер, моннан биш ел элеккегә караганда бераз яхшырды. Республика бу җәһәттән ил күләмендә урталыкта тора. Без беренче унлыкка кермибез. Бездә яшүсмерләр арасында үз-үзенә кул салырга омтылышлар буенча статистика юк, чөнки, кагыйдә буларак, балалар шундый омтылыштан соң сәламәтлек саклау учреждениеләренә эләгә һәм аларны биредә эшләүче медицина психологлары үз күзәтчелегенә ала, безгә бу мәгълүматны тапшырмыйлар, ул ябык булып кала», — дип искәртте эксперт.
 
Шул ук вакытта, Охотникова сүзләренчә, 2020 елда республикада 11 бала үз-үзенә кул салган. Быел да бер очрак теркәлгән инде.

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 30.01.2021
Ватаным Татарстан печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№1 (909749) / 30.01.2021 20:01:20

Балалар үзләренә кул салган дип олы итеп проблема күтәрәләр.
Бу җәһәтт0ән Уфимсий журнал сайты тулы бер тикшерү үткәргән иде заманында. Бер ике ел тирәсе элек. Бу язмаларның шыр ялган икәнен фашлап. Уфа краенда елына ничә суицид очрагы теркәлгән, алар арасында күпме балалар, үсмерләр, урта яшьтәгеләр, өлкәннәр; хатын-кызлар һәм ир-атлар нисбәтендә; крайның районнары буенча хәл ничек тора һ.б. Менә ни күрсәтә бу тикшерү: иң күп очраклар өлкән яшьтәгеләр арасында, аеруча - пенсионерлар арасында, аннары пенсион алды халкында, ә үсмерләр, балалар арасында мондый очраклар 20 тапкыр азрак %-лап исәпләгән вакытта. Ирләр арасында суицид очраклары 2 тапкыр диярлек күбрәк. Районнар буенча:? иң күп очраклар Чакмагышта, аннан кала Борай, бишбүләк кебек татар районнарында, Баймак-Бөрҗәндә андый очрпаклар юк диярлек; авыл җирендә мондый очраклар шәһәр халкына караганда 2 тапкыр диярлек күбрәк.
Сайт шундый нәтиҗәләр ясый: хәзер картлар ташланган, алар беркуемгә дә кирәкми, аеруча авыл картлары, аларга бернинди дә шартлар юк, пенсия бәләкәй, медицина ярдәме юк, ә алар барысы да чирле, дәвалану кыйммәт, акчалары юк, дару алырга да, хастаханәләргә барырга да, балалары шәһәрдә, аларның үз проблемалары, нигездә ипотека, чарасызлыкның чигенә җиткерелгән бабайлар, әбиләр үз-үзләренә меңәрләп кул салалар - позор дип нәтиҗә чыгарды сайт. Хатын-кызлар күпкә сабырраклар, алар тиз генә бирешеп бармыйлар. Шәһәрдә шартлар яхшырак - кешеләр андый адымга сирәнрәк баралар. Иң аянычлы нәтиҗә шул: регионның татар районнарында мондый очраклар башкорт районнарына караганда 5-6 тапкыр артык %-ларда. Татар районнары тиешенчә финансланмый, аларны беркем дә карамый, аларны акыртып талыйлар, нишләп дәүләткә бер кило да иген бирмәгән Бөрҗәндә андый очраклар елына берәү генә дә, Мәскәүне туйдырырга рекорд уңыш биреп яткан Чакмагышта - алар ярты йөз? Бу - Уфа краенда алып барылган этноцид сәясәте нәтиҗәсе. Бу этноцидны алга таба да дәвам итәргә кирәклеге турында регион җитәкчесе үзенең юлламасында ассызыклап тагын бер тапкыр әйтте. Ул: көнбатыш районнар яхшы эшли, күп иген, күп сөт бирә, аларга моны тагын да арттырырга кирәк агрофирмаларны көчәйтеп, кечерәк ОООларны агрофирмаларга кушарга, ә менә Урал арты районнары арттарак калаганнар, аларда халыкның шзхси хуҗалыкларын, КФХларны үстерергә кирәк, - ди башлык, - аның өчен регион бюджетыннан миллиардлар бирергә кирәк икән (Рәхимов 8 башкорт районына Депрессивное Зауралье программасы төзеп 73 миллиард сум акча бүлгән иде, ел сан 5-6 миллард биреп торып).
Мескен татар агрофирмаларга кол булып эшләргә тиеш аена 10 мең хезмәт хакына, эшләгәненең 3-5 %-ын гына алып, ә башкорт үз ихатасында үзенә эшләргә тиеш, эшләгәненең 100 %-ын да үзенә алып һәм тагын шулкадәр үк Уфадлан ярдәм алып.
Кыскасы шулай ди сайт нәтиҗә ясап: 4 миллионлы Уфа краенда бер психопат үсмер кызның яраткан егете башка берәүне озатканына үч итеп тәрәзәдән ташланганын бар дөн/яга кычкыралар, ә менә крайда ел саен меңәрләгән картның чарасызлыкның чигенә җитеп үз-үзенә кул салуын берәү дә күрми, күрергә дә теләми. ь

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
Piter.tatar