|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.01.2021 Шоу-бизнес
Илсафның якын дустына юбилейга "пацанский торт" бүләк иткәннәр (ВИДЕО)Бу көннәрдә Илсаф якын дусты Рөстәм Рәис улы Кәлимуллинның юбилееннан фото һәм видеолар белән уртаклаша. "Матбугат.ру" ачыклаганча, "Милорд" ресторанында үткән зур бәйрәмдә Илсаф белән бергә Сөмбел Билалова, Айсылу Габдинова һәм Вадим Захаров та булган. Рәхәтләнеп җырлап-биеп юбилярның да, кунакларның да күңелен күргәннәр. Ә иң кызыклысы, барысын да Рөстәм әфәндегә бүләк ителгән гадәти булмаган "торт" шаккаттырган. Ул да булса камыр эчендә пешерелгән тулы бер бәрән! Видео белән Илсаф үзе уртаклаша. Кадрлар артында "Бу чын пацаннарча торт!", "Уау!", "Авыз сулары килде!", "Карагыз гына сез моны!" дигән тавышлар ишетелә. Сезнең дә авыз сулары килдеме?
--- |
Иң күп укылган
|