поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
29.01.2021 Дин

Татарстан мөфтие нәзарәтнең I’MAN проекты яшьләре белән очрашты (ФОТО)

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөселман яшьләре вәкилләре – Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең I’MAN исемле ир-атлар проекты катнашучылары белән очрашты. Очрашу яшьләр белән даими рәвештә, бигрәк тә формаль булмаган шартларда аралашып тору кирәклеген раслады.

Мондый очрашулар яшьләрнең төрле карашта булуларына да карамастан, көндәлек тормышта барлыкка килә торган барлык кызыксындырган сорауларына җавап алырга мөмкинлек бирә. Мөфтинең мөселман яшьләре белән очрашулары елына кимендә 4-5 тапкыр мөселман яшьләре форумы, Республикакүләм ифтар кебек махсус оештырыла торган һәм башка мәйданчыкларда уза.

Егетләр белән кичәге очрашу ир-атларның җаваплылыгы һәм абруе темасына кагылды. Камил хәзрәт, Коръән-Кәримнән һәм хәдисләрдән мисаллар китереп, үзенең вәгазендә ир-атларда булырга тиешле төп сыйфатларны атады. Бу хакта Коръәннең “Ән-Нур” сүрәсенең 37-нче аятендә әйтелә: “Шундый ирләр, сәүдә дә, сату да аларны (тел һәм күңел белән) Аллаһны зикер итүдән, намаз укудан һәм зәкят бирүдән читкә юнәлдерми. (Чөнки) Алар йөрәкләр һәм күзләр әйләнеп торасы көннән куркалар”. Мөфти шулай ук егетләрнең игътибарын Аллаһның ир-атларны хатын-кызларга караганда көчлерәк итеп яралтуына юнәлтте, “шуңа күрә ир-атның бурычлары да хатын-кызларныкына караганда күбрәк" – ир-атлар балалар, хатын-кызлар, ата-аналар, җәмгыять, үз мәхәлләләре өчен җаваплылык тота... Ир-атларның җаваплылыгы хатын-кызларга караганда җитдирәк, дип билгеләде ул.

Иң яхшы ир-атка мисал итеп Камил хәзрәт Пәйгамбәрне ﷺ китерде: ул иң яхшы дус, иң яхшы ир, иң яхшы әти, иң яхшы әйдәп баручы, сәүдә өлкәсендә иң яхшысы һ.б. булган. Ул шулай ук егетләрне Коръәнгә якынрак булырга һәм сорауларга җавапны Аллаһның Китабыннан эзләргә чакырды: «Чын ир-ат Кәлам Шәриф белән яши», – диде ул.

Аннары очрашу сорау-җавап форматына күчте. Яшьләрне ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең яшьләр проектларыннан һәм шәхси мөмкинлекләрне тормышка ашыру ысулларыннан алып, спорт, бизнес, хәләл ял итү кебек төрле мәсьәләләр кызыксындырды. Һәр сорауның төп чишелеше булып дини белемнәр алуга һәм аларны гамәлдә куллануга чакыру булды. Мөфти хәзрәт милли-дини традицияләрне саклау проблемаларына да аерым игътибар итте: «Без үз динебез һәм халкыбыз өчен горурланырга тиеш. Һәм балаларга традицияләрне өйрәтергә тиеш". Мөфти мөселман яшьләренә шундый нәсыйхәтләр бирде.


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»