|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.01.2021 Шоу-бизнес
Винера Ганиева: «Бу кайгыга йөрәгем чыдасын гына»Бүген Винера Ганиеваның ире Камил Фәйзрахманов вафат булуга бер ай тулды. 28 декабрьдә йөрәге тибүдән туктаган Камил абый 40 елдан артык тавыш режиссеры булып эшләгән иде. Соңгы елларда ул Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры театрында хезмәт куйды. «Бүген бер ай булды. Һаман аңга килә алмыйм. Төшемме бу, өнемме? Ник? Көн саен, минут саен сорау биреп йөрим. Аллаһы Тәгаләдән ярдәм сорыйм. Хатын-кыз башына төшкән мондый югалту — иң зур хәсрәт, иң зур кайгы. Йөрәгем чыдасын гына. Камилем — минем җанымның яртысы. Аны очратмаган булсам, мин чын бәхетнең, чын мәхәббәтнең нәрсә икәнен белмәс идем. Яратканым минем. Мин синең йөзеңә кызыллык китермәм, мәхәббәтебезгә тугры булырмын», - дип җан ачысы белән уртаклаша Винера ханым Ганиева.
--- |
Иң күп укылган
|