|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.01.2021 Җәмгыять
Фатирын мәчесенә мирас итеп калдыраМурманскида яшәүче өлкән яшьтәге ханым фатирын мәчесенә калдырырга карар иткән. Бу хакта пенсионер ханымның оныгы “Вечерний Мурманск” басмасына сөйләгән. Мираска өметләнгән оныкны (яшь хатынны) картәнисе фатирын законлы нигездә яраткан җәнлегенә калдыра аламы дигән сорау борчыган. Русияле яшь хатын бу сорауны “Нотариуста приемда” рубрикасында язган. “Мин әле картәниемнең фатирында яшим, – дип яза ул. – Картәнием бөтен милкен паспорты булган нәселле песиенә калдырмакчы. Бу очракта мин мотлак рәвештә аның мәчесен ташламасмын, дигән фикердә ул. Моңа бәйле ике соравым бар. Закон буенча күчемсез милекне җәнлеккә мирас итеп калдырырга буламы? Әгәр дә бу мөмкин хәл икән, миңа, картәнием фатирында яшәп, мәчене опекага алырга мөмкинме? Дөресен генә әйткәндә, картәнием чын сөйлиме – юкмы икәнне аңламыйм. Әмма шулай да бу сорауны алдан өйрәнергә булдым”. Нотариус картәнинең үз милкен теләсә нинди физик, юридик шәхескә яисә РФгә, РФнең субъектына, муниципаль берәмлегенә мирас итеп калдыра ала. Шул ук вакытта, Гражданлык кодексы буенча, җәнлекләр милек категориясенә керә.
“Җәнлекләргә карата милек хакындагы гомум кагыйдәләр кулланыла, чөнки законнар яисә хокукый актлар нигезендә башкалары билгеләнмәгән. Шулай итеп, милекне милеккә, бу очракта песигә, мирас итеп рәсмиләштереп булмый”, – ди белгеч.
Чыганак: Lenta.ru
Фото: murkoshka.ru
Әлфия Шакирҗанова |
Иң күп укылган
|