|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.01.2021 Мәдәният
Чулпан Хаматованың кызы: "Әнием төшкән фильмнарны карамыйм"Русиянең танылган театр һәм кино йолдызы, өч кыз әнисе Чулпан Хаматова, күп кенә хезмәттәшләреннән аермалы буларак,интернет киңлекләрендә гаилә фотосурәтләре белән бик бүлешми. Бу юлы актриса искәрмә ясарга булган ахры, Инстаграмда олы кызы белән төшкән фотосын урнаштырган.
Арина әнисе уйнаган фильмнарны һәм спектакльләрне карарга яратмый икән. «Менә мин, нишләптер, шундый кеше инде...Әниемне кинода һәм сәхнәдә карарга яратмыйм, чөнки мин аны әни итеп кенә күрәм. Ә персонаж буларак кабул итә алмыйм. Тик, әлбәттә, карарга туры килә. Ул вакытта инде: «Әни, син булдырасың, афәрин», - дип мактыйм, сокланам. Чөнки минем әниемә тиңнәр юк," – дигән 18 яшьлек Арина.
Ләйсән КАСПРАНОВА |
Иң күп укылган
|