|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.01.2021 Җәмгыять
Жанна Фриске каберендә сәер мәхәббәт йолалары үткәрә башлаганнарЖанна Фриске каберендә яшь кызлар егетләрне үзенә карату буенча йолалар үткәрә икән. Моны зират хезмәткәрләре белдерә. Мәрхүм җырчы Жанна Фрискеның җанатарлары, Николо-Архангельск зираты хезмәткәрләре ачыклаганча, аның каберендә сәер йолалар үткәрә, шул исәптән кызлар белдерүенчә, Жанна аларга сөйгәннәрен кайтарырга ярдәм итә. Зиратта эшләүчеләргә сылтама белән "Экспресс-газета" хәбәр иткәнчә, кыш җитү белән җырчы каберендә роза таҗлары барлыкка килә. Билгеләп үтелгәнчә, мондый хәлләрне биредә даими рәвештә 2015 елдан бирле күзәтәләр. - Кызлар, нигездә, яшь кенә. Бераз басып торалар, аннары кесәләреннән таҗларны алып, кабергә ташлыйлар, яшерен рәвештә, сиздермичә генә дип уйлыйлар. Ә без исә нәкъ шушы кабер каршында кизү торабыз һәм, әлбәттә, барысын да күрәбез. Алар тәртип бозмый, тавыш-тыннары чыкмый. Бер кыз гына әйтте, Жанна аларга сөйгәннәрен кайтарырга ярдәм итә, имеш. Халык нәрсә генә уйлап тапмый инде, - дип сөйләгән басмага зират эшчесе. Фото: Экспресс-газета
--- |
Иң күп укылган
|