поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
28.01.2021 Ана теле

“Сәхнә сөйләме” тамашачыныкы да түгелме? Кайгыртабызмы соң? (ДӘВАМЫ)

Уйланырлык бер туры килүдән башлыйк әле: үткән язманың төп чыганагы – Асия Хәйруллина белән Гаптрәүф Нуриев әңгәмәсе урын алган мәҗмуга-альбом ( “Асия Хәйруллина. Ничек тиз узасың син гомер...” (“Заман” нәшрияте. 2012 ел. Автор-төзүчесе -- Г.Нуриев.) басылып чыкканда минем дә “Тел яшәеше -- сәхнәдә. Әтнә театры: милләткә, ана теленә тугрылык” дигән мәкаләм дөнья күргән икән (“Татар социолингвистикасы хәрәкәттә”, КФУ нәшрияте, 2011,146—152 б.).

Бүгенге максатыбызга туры килгәнгә, аны да заманга туры китереп бераз кыскартып бәян итәбез.
   
“Милләт исән-сау яшәсен өчен нигез ташлары, төп шартлар дип моң-җыр, ана теле, гореф-гадәт-йолаларны санарга күнегелгән. Әле менә Г.Камал исемендәге театрда Әтнә халык театрының ( бүгенге дәүләт драма театрының) 90 еллыгына багышланган тантанада Хәй Вахитнең “Күк капусы ачылса...” спектаклен тамаша кылып утырганда “ник бу нигезләр рәтендә сәхнә-театр катгый саналмый?” дигән сорау килеп туды да, озак эзләп-азапланмыйча җавабы да шундук пәйда булды: театрның милләтне яшәтүнең төп шарты икәнлеге үзеннән-үзе аңлашыла, аны искә төшереп торуның кирәге дә юктыр – менә бит чын татар көй-моңыннан, ана телебезнең тәм-ләззәтеннән, чын татарча ым-ишарә, хәрәкәттән, кыскасы, чын татар рухыннан канәгать-разый булып, хис-илһам алып утырабыз. Театры булган, эшләп-яшәп торган халык үз моңыннан, теленнән язмас, гореф-гадәт, йолаларын да онытмас!
   
Бу хакыйкать милли үзаңда ничә буын яшәештә менә шушылай береккән булгач, аңа шик-шөбһә белдерелмичә, бәхәс-фәлән ихтыяҗы да тумагач, нигә соң бу хакта уйланып утырам, җитмәсә,  язып, бүтәннәрнең дә диккатен моңа төбәлтергә телим?
   
Мондый теләк, мөгаен, менә әлеге минутлардагыдай, шушы хакыйкатьне чынбарлыкта тоеп, шуңардан илаһи бер куаныч кичергәндә; яисә инде, киресенчә, аңа капыл куркыныч янаганда килеп туадыр. Тфү, тфү, әлегә, аллага шөкер, канәгатьлек кичереп, дулкынланган минутлар – көн мәшәкатьләрен бер читкә куеп, уй-борчуларны онытып торып, бүтән бер мөхиттә хисләнеп утыру. Бу тылсымлы тәэсирнең  җанга нинди нурлар сыйфатында үтеп керүен дә тоям кебек: үз көй-моңым, аһәңле ана телем, үз сөйләмем белән үрелеп барган мөхит-хәрәкәт. Җитмәсә әле, шушы як кешесе буларак, нәкъ менә үз районыбыз театрының тамашасын каравымнан горурлык та өстәлә бугай.
   
Тик шулай да, шулай да... Канәгатьлек хисе җанны бөтенләй үк эретеп тә бетермәгән, янәшә үк тынгысызлык та кымырҗый: бүген рәхәт тә, ә иртәгә? Тагын кайчан күрерсең әтнәләр тамашасын? Ярый ла без юбилей уңаеннан бу бәхеткә ирештек, ә башкалар кайда, кайчан күрер? Хәтта районның үз авылларында да театр еш була алмый. Ә үз район халык театрлары күптән инде ябылып беткән авыл, кала халыклары, аеруча Татарстаннан читтә яшәүче татар кешесе нигә мәхрүмлектә кала бирә? Театрдан мәхрүм, димәк ки, ул моңнан, ана теленнән дә, ата-бабаның рухи мирасыннан да өлешчә мәхрүм.
   
Аннары, тамашага барып та аннан моң, ана теле ләззәтен кичермичә, канәгатьсез кайткан чаклар да азмыни! Нигә? Татар кешесенә бүген нинди тамаша кирәк? Театр бүген тамашачыда нинди зәвык тәрбияли? дигән җитди сораулар биреп, аларга да җавап табып була икән әтнәләрне караганда. Моның өчен шушы театр рухында азмы-күпме тәрбияләнгән булуың да зарурдыр, күрәсең. “Театр”дан тәм таба башлавым мәктәптә укыган еллардан ук нәкъ менә шушы Әтнә халык театрының үзебезнең авыл клубында куйган тамашаларыннан борынлап киткән бит.
   
“Теп-тере” артистлар, каршыңа ук килеп басып, без көн дә сөйләшә торган сүзләр белән, таныш җыр, көйләр белән, һәркем булдыра торган хәрәкәт-кыланулар ясап, шул ук вакытта бөтенләй башка – тылсымлы хис-хәләт кузгатып, күзгә яшь китерерлек дулкынландырып, бөтен халыкны үзен дә белештермичә кул чабарга мәҗбүр итсен әле!
   
Ихласый дулкынлану яшь күңелләрдә чын ташкын кузгатып җибәрмәсенме – без, берничә кыз-малай, җырлы-биюле “театр” оештырып, сәхнәдә куярга булдык. Китте очынып хыяллану, китте иҗади эзләнү, бәхәс-бәйгеләр... Сәхнәдә бөтен авыл алдында куйган шул “концерт”, аның дәррәү кул чабу белән тәмамлануы яшь җанны бик тә кузгаткан, күрәсең, әле дә вакыт-вакыт шул мизгелдән, төштә очу мәлен искә төшереп ләззәтләнгән сыман, канатланып куям.
   
Моңа карап артист та, театр белгече дә булып китмәгәнмен, шулай да бу илһам дәрьясына чумып алу эзсез дә калмаган – кечкенәдән үк язасы килү теләге һәр сүзнең тәэсир көчен тоеп, аны язганда куллана алу мөмкинлеген табып ләззәт кичерүдә театрның тылсымы да булмый калмагандыр. Китап, газет укыганда, радио тыңлаганда, кич утырып әби, апаларның орчык зырылдавын кушып “Йосыф” китабын көйләп укуларын тыңлаганда алган илһам бөртекләре кебек.
   
Ә менә мәктәбебезне бездән дүрт-биш ел элегрәк тәмамлап, театр училищесына укырга кергән Иске Җогып егете Гомәр Мәрдәнев чын мәгънәсендә атаклы театрчы булып китте. Театр уйнауны, бу могҗизавый  дөньяга бүтәннәрне дә җәлеп итүне, мавыктыруны ул унике яшеннән үз өйләрендә сәкедән сәхнә ясап спектакль куюдан башлап җибәреп, бөтен гомерен шуңа бирде. Театр хакына, районыбызда мәдәниятне, сәнгатьне, ана телен саклау, үстерү хакына аның кадәр дә фидәкарь хезмәт салган тагын кем бар икән?! Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исеме, Хезмәт Кызыл байрагы ордены, тагын берничә орден, медальләр ... болар барысы да аның халык алдында дәрәҗәсе, абруе турында сөйлидер. Аны безнең район гына түгел, бөтен Татарстан чын халык артисты, реҗиссеры буларак, чын театрчы дип белә, хөрмәт итә. Ул М.Сәлимҗанов исемендәге бүләкнең беренче лауреаты...Хатыны Җәүһәрия дә гомере буе аңа тугры булды. Театрга да диюем. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.
   
Театр туксан ел буе (бүген инде “йөз дә ун ел” дип төзәтик – И.Н.) талантлы артистларны менә шулай үзенә үзе тәрбияләде – һәр авылдан аулагыйларда шомарып, кичке уеннар уйнап, мәктәп театрларында, әдәбият-сәнгать түгәрәкләрендә чыныгу алган нәфис сүз осталары исәбенә туена килде.
   
“Сәхнә сөйләме” турында тамашачы фикеренең кереше шактый озынга сузылды бугай. Шулай да                             
тел төбем, ягъни бу язманың “арка җебе” төсмерләнә бара сыман: ана теле һәм театр,– Казан арты яшәешенең рухи үзәкләре,– биредә алар бер-берсеннән аерылгысыз. Акылын һәм хисен үз телендә чагылдыра алганга, шул рәвешле рухын, яшәү рәвешен саклап калып, аны яңа буыннарга да тапшыра килә алганга күрә дә халык театрны баласы кебек кайгырткан, саклаган, югыйсә, гап-гади бер авыл театры бер гасыр буена исән-сау яшәп килә алыр идемени!
   
Мондый хәстәр-кайгыртуны халык үзе кычкырып белгертми, шапырынмый да. Моны аның тын-сулышыннан, аерым гамәлләреннән генә сиземләп була. Әле егерменче-утызынчы елларда,– театр ныклап аякка басу, шәкертлек елларын кичергәндә,– Әтнә ягы кешеләре аның һәр хәрәкәтен, иҗади табышын, нәкъ менә өйрәнчек үсмернең хәлен күзәткән кебек, борчылып, кайгыртып, кирәгендә хуплап, кирәгендә турысын әйтеп, күзәткән. Һәр яңа спектакльдән соң тамашачылар җыелып, тикшерә, анализлый торган булган. Мондый җиз иләктән үткәрүләрдә артистларның кием-салымы, декорация, хәтта әсәрнең идея эчтәлегенә кагылган уй-тәкъдимнәр белән бергә, сәхнәдә татар теленең, үзебезнең як сөйләменең сафлыгына нык игътибар ителгән. Бер беркетмәдә, мәсәлән, менә мондый тәкъдимнәр теркәлеп калган: Мәйсәрә Заһирәгә бик артык кычкырып дәшә; Дүртенче пәрдәдә егетләр урынсыз сүзләр әйтеп куялар; Мәйсәрәнең җырлавы музыка белән (баян) бергә бармый; Коега утырып сөйләшү бер дә килешми...
   
Халыкның ана телендә фикерләү, аны саклау сыйфаты  милли үзаңның нигезен тәшкил итә дә. Ә моны гамәлгә ашыру, чынбарлык итү өчен адәм баласына табигать өч чара биргән: мәгънәле сүз, мәгънәле тавыш-өн, мәгънәле ым-ишарә-хәрәкәт. Димәк ки, аралашу, яшәү өчен аның төп чара-коралы фәкать шушы өч үзәкне берләштергән ана теле генә була ала. Чамалыйсыздыр: театр дигәнебез кешенең эчке хәсиятен тәшкил иткән менә шушы өч үзәкне берләштерә алган могъҗиза түгелме?! Спектакль барышындагы хәләтегезне күз алдына китерегез әле. Әгәр артистның сүзе-сөйләме, өне-тавышы, кием-салымы, хәрәкәтләре әсәр эчтәлегеннән син көткән, өметләнгән сыйфат-төсмерләргә тәңгәл килсә, “туры китереп, тормышчан уйный”, дип разый буласың, кул чабасың; туры килмәсә инде, ризасызлык белдерәсең.
   
Димәк ки, театр ул үзебезнең әдәби тел нормасын, сөйләм таләп-кагыйдәләрен ничек үтәвебезнең көзгесе, бизмәне, сөйләм кимчелекләрен бетерү, грамоталылыгыбызны камилләштерү коралы-чарасы да.
   
Чү. менә тын алырга туктаганда янә Тукаебыз хәтергә килеп төште: театрыбызның аның исемендә булуы бу юлы да ярдәмгә килә түгелме? Моның үзенә бер язма сорала ахрысы...
                                               Илдар Низамов.
                              филология фәннәре докторы.
Фото: пиксабай
 

Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 28.01.2021
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»