|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.01.2021 Шоу-бизнес
Элвин Грейның хатыны бәби көтә? (ФОТО)Тамашачылары Африкада Занзибарда ширбәт аен үткәрүче яшь пар Элвин Грей белән Инзиләне бәби көтүләре белән котлый башлаган. "Матбугат.ру" ачыклаганча, барысына да инстаграмдагы купальниктан төшкән фотолар сәбәпче булган. «Бәби көтәсез ахрысы, котлыйм!», «Йөкле бугай, бөтен фотоларда эчен яшерә яки ерактан фотога төшә, ябык купальник кына киеп йөри», - дип комментарийлар калдырган фанатлары.
Хәтта туачак сабыйларга исем дә сайлаганнар инде:
«Тизрәк кечкенә Инзиләләр һәм Радиклар булсын иде», «Рамилә һәм Измир булачак», — дип яза инстачылар.
--- |
Иң күп укылган
|