поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
20.09.2010 Шоу-бизнес

РАФИС ФАЗЫЛҖАН: “УЙНАП УЗГАН УН ЕЛЫМ”

Популяр эстрада артисты, пародия һәм юмор остасы Рафис Фазылҗан Казанда һәм республикабыз район-шәһәрләрендә “Уйнап узган ун елым” дигән программа белән үзенең иҗат кичәләрен башлап җибәрә. Шул уңайдан артист безгә концертлар белән бәйле кайбер серләрне ачты.

– Рафис әфәнде, ун ел дисез инде, алайса...

– Ун ел, иҗат кичәсе дип без бераз алдаштык. Бу – халык игътибарын җәлеп итү һәм тамашачы белән очрашу өчен бер сәбәп кенә. Әмма бөтенләй дөреслек юк димәс идем. Минем иң беренче пародия жанрында чыгыш ясавыма чыннан да быел ун ел. Ә, гомумән, үземнең иҗат юлым 1996 елны Мәскәү татар эстрада “Уен” миниатюралар театрында башланды, дип саныйм. 

– Белүемчә, әлеге театр заманында СССРны аркылыга-буйлыга йөргән коллектив?

– Әйе әлеге театрга 1988 елны Бәрхәт Гәрәй нигез сала. Халык арасында аны “Көлке патшасы” дип тә йөриләр. Бүгенгә кадәр ул театрның авторы да, алыштыргысыз сәнгать җитәкчесе дә.

– Сез бу театрга ничек килеп эләктегез?

– Бу үзе бер тарих. Бәрхәт абый миңа ышанып, аерым номер белән үз программасына кертте. Соңрак инде мин театрның яңа спектакльләрендә катнаша башладым. Тора-бара минем  Айгыр Мәрьяме кебек “үз” номерларым, пародияләр барлыкка килде. 

– Айгыр Мәрьямен күбрәк Нәфкать Нигъмәтуллин концертларында күрә идем.

– Ул заманда миңа сәхнә практикасы җитенкерәми иде. Шуңа да Нәфкать Нигъмәтуллин үз төркеменә чакыргач, бик рәхәтләнеп кабул иттем. Анда миңа үземне төрле яктан сынап карарга да, тәҗрибә тупларга да мөмкинлек туды. Моның өчен мин Нәфкатькә зур рәхмәтлемен. 

– Юбилейны ник зурлап үткәрергә булдыгыз?

– Күрәсең, һәрбер нәрсәнең Ходайдан бирелгән үз вакыты бардыр. Минем вакытым килеп җитте дип уйлыйм. Бүген төрле яңа проект идеяләре бар. Алар гадәти җырчы концерты рамкаларына гына сыеша алмый.

– Тамашагызда Мәскәү “Уен” миниатюралар театры да катнашачакмы?

– Әйе. Бу яңа бер сулыш, кан алыштыру булачак. Алдагы концертларыбыз шушы яңа идеяләрнең башлангычы. Без җыр программасы күрсәтмибез. Беренче бүлек чиста эстрада миниатюраларына корылган тамаша-спектакль. “Кыямәт алдыннан яки эх, замана, замана” дип аталган бу кәмитнең авторы – Бәрхәт Гәрәй һәм без аны Бәрхәт абый белән икәү уйныйбыз. Икенче бүлектә исә күбрәк музыкаль номерларга урын бирелде. Иҗат кичәсе булгач инде котлаулар, открытка, букет, машина-фатир ачкычлары бүләк итешү, озын нотыклар булмаячак. Әмма минем иң якын дусларым котларга киләчәк. Алар – Яр Чаллыдан “Наз” җыр студиясе егетләре Азамат Гайнанов һәм Наил Әзһәмов, Казаннан Гүзәл Арсланова белән Ренат Шаһидуллин һәм Сәет-Галиев исемендәге мәдәният сараенда шөгыльләнүче “Салават күпере” Халык бию ансамбле егетләре-кызлары.

– Рәхмәт. Тамашалар уңышлы узсын.

– Рәхмәт.

Мәскәү татар эстрада “Уен” миниатюралар театры артисты, юмор, пародия остасы Рафис Фазылҗанның иҗат кичәләре 7 октябрьдә С.Сәет-Галиев исемендәге, 8-ендә Ленин исемендәге мәдәният сарайларында, 11 октябрь Тинчурин театрында узачак. 


Рәйсә БОРҺАНИЕВА
Матбугат.ру
№ --- | 20.09.2010
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»