|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.01.2021 Шоу-бизнес
Моргенштерн хәерчеләргә сәлам юллаган
Россия рэперы Моргенштернның Дубайда ресторанда ашаган кичке ашы 200 мең сумга төшкән. Йолдызлы пешекче Нусрет Гекче ресторанының чегын Моргенштерн Instagram-сториста бастырган. "Сәлам хәерчеләргә!» — дигән музыкант роликта. Ул видеода Нусрет аның өчен алтын стейк кисә, ә аннары артистны пычак очына эләктергән ит белән сыйлый. Бу вакытта янында йөргән кызы Диләрә, җырчы Филипп Киркоров һәм блогер Эльдар Джарахов та булган.
Чекны күрсәтеп, Моргенштерн “200 мең сум ул – полная ф...я” дигән. Чөнки аның әйтүенә караганда, кичке ашны ул тагын да кыйммәтрәк булыр дип көткән.
Декабрь ахырында рэпер «Cristal & МОЕТ» трегына яңа клип чыгарды. Видео барышында музыкант үзенең автомобильләрен күрсәтә һәм яраткан кызы Диләрә Зиннәтуллина белән Сristal шампан шәрабына коена... Шулай ук артист клипта: «2020нче ел Моргенштерн елы булды» дип раслый.
Руфина ТАҖИЕВА |
Иң күп укылган
|