поиск новостей
  • 24.07 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 25.07 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 26.07 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 27.07 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 29.07 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 30.07 "Бабайлар чуагы" Камал театры ("Шәрык клубы" кинотеатры), 18.00, 12+
  • 30.07 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 31.07 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 10 Июль
  • Назилә Сафиуллина - журналист
  • Светлана Звонарева - журналист
  • Илгиз Шәйхразиев - җырчы
  • Зәки Зәйнуллин (1933-2021) - язучы
  • Вил Ганиев (1943-2005) - язучы
  • Камил Зәйнуллин - хирург
  • Виктор Крайников - рәссам
  • Халидә Гыйләҗева - рәссам
  • Айдар Җаббаров - режиссер
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтәгә керү өчен: 89050250667. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • Тәрбиягә алырга теләүчеләр өчен ике көчек бар. 89656091217
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтә өчен Telegram: @ilmira_safiulla. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • 2019елгы джили атлас машинасы салаты. бер кулда,сак йоргэн. 89600349053
  • 2016 елгы Лада Гранта машинасы (лифтбек) сатыла. Кара зәңгәр (шәмәхә) төстә, 2 хуҗа, комплектация база, автозапуск, стеклоподъемниклар. Эче чиста, тәртиптә тотылган.172000 км йөргән. Белешү өчен тел.: 89377752225
  • Казан шэhэре . Гвардейская урамында озак вакытка квартира ( хрущевка ) арендага бирелэ , тел 89172718632 . РИЕЛТОРЛАР БОРЧЫМАГЫЗ
  • Исәнмесез, Казанда студия снимать итәм, риелторларсыз, сдавать итүчеләр булса языгызчы .89503219329
  • Казан шэхэре,Эмирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир озак срокка арендага бирелэ. Риэлторлар борчымасын Телефон 89534803075
  • Тиз арада Р.Зорге,Б.Касыймовлар,Родина, Гвардейская,Г.Кутуй урамнары тирәсендәге бүлмәне арендага алам.Арадашчылар борчымасын.Шалтырату өчен т:89003204280
  • Казан шэхэре, Амирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир, озак вакытка арендага бирелэ. Телефон: 89534803075 Надия Ватсап: 89172373133 Надия
Архив
 
27.01.2021 Фаҗига

Югалган пенсионер ярдәм көтеп өлгерә алмый өшеп үлгән: полиция иртәнгә кадәр көтәргә булган

Тула өлкәсе полиция хезмәткәрләре берничә сәгать дәвамында ирекмәнгә югалган пенсионерны эзләргә комачаулаган, нәтиҗәдә табар алдыннан өлкән яшьтәге ир салкында туңып үлгән.

Богородицкий районының Бегичевский авылында яшәүче 70 яшьлек Александр Сапожников 23 гыйнвар көнне чишмәгә су артыннан киткән һәм кире әйләнеп кайтмаган.  Төнгә каршы аның күршесе  полициягә шалтыраткан, пенсионерның начар күрүе һәм хәтере белән проблемалары булуын, караңгыда кайтыр юлны тапмас дип хәбәр иткән. Полицейскийлар иртәнгә кадәр көтәргә тәкъдим иткән, әмма күршесе көтеп тормаган, “Лиза Алерт” эзләү-коткару отрядының кайнар линиясенә шалтыраткан.
 
Отряд активистлары заявканы кабул иткән һәм төнге 00.00 сәгатькә югалган ир хакында мәгълүмат җыя башлаган, дәваханәләргә, полициягә, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына шалтыратканнар.  Шалтыратып, 20 минут үткәч тә күрше йортына шул тирәдә яшәгән һәм тирә-якны яхшы белгән ирекмән килгән. Югалган ирнең күршесе белән ул пенсионерны бергә эзләргә җыенган, әмма 00.37 сәгатьтә полицейскийлар килгән һәм ирне полиция бүлегенә алып киткән. Анда хокук сакчылары 3 сәгать дәвамында “Лиза Алерт” отрядының эш ысуллары хакында “тәрбияви” әңгәмә үткәргән.
 
“Шул вакыт эчендә полиция хезмәткәрләре югалган ирне эзләү буенча бернинди чаралар да күрмәгән, ул гына түгел, башкаларга да эзләү мөмкинлеге бирмәгән”, – ди “Лиза Алерт” эзләү отрядының урындагы җитәкчесе Сергей Юстус.  Полицейскийларның кеше югалу турында гариза кабул итү теләге юк иде, ди ул.
 
Башка волонтерлар белән эзләүләр бары тик 04.00 сәгатьтән соң гына башланган. Волонтерлар белән беррәттән торак пунктка полицейскийлар, гариза язучы һәм беренче ирекмән дә кайтып төшкән.  Эш өч маршрут буенча алып барылган:  чишмә тирәсеннән, авыл эченнән һәм зират буеннан (күптән түгел анда югалган Александр Сапожниковның якын туганын җирләгәннәр). Пенсионерның гәүдәсен 04.55 сәгатьтә тапканнар. Ул әле суынып та өлгермәгән булган...
 
"Күзләре начар күрү аркасында ул сукмактан читкә тайпылгандыр, караңгыда юлны таба алмыйча, хәле бетеп,  туңып үлгәндер, мөгаен. Эзләүләр ким дигәндә  00.37 сәгатьтә башланса, ул, бәлки, исән дә калган булыр иде”, – ди Юстус.
 
Эчке Эшләр министрлыгының Тула өлкәсе  буенча идарәсендә әлеге вакыйга буенча тикшерү эше башлаганнар.
Чыганак: Lenta.ru
Фото: www.fotoprizer.ru

Әлфия ШАКИРҖАНОВА
Өмет
№ --- | 27.01.2021
Өмет печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы