поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
26.01.2021 Шоу-бизнес

Римма Никитина: "Бәби алып кайтасым килә..."

Җырчы Римма Никитина һәрчак хәрәкәттә. “Зажжем, мои хорошие”, — дигән девиз белән сәхнәдә ут чыгара, бизнес ача, оештыру эшләренә алына. Аны бик яратучылар да, үз итмәүчеләр дә җитәрлек.

— Төрле фикер язып, интернет битләремне “шартлаталар”, — ди Римма, елмаеп. — Язылган хат, фикерләрнең 80 %ы тискәре булырга мөмкин. Бу мине тагын да көчле итә. Элек алай ук түгел идем, хәзер ныклы иммунитет булдырдым. Сүгенү сүзләре белән язучыларны кара исемлеккә кертәм. Чөнки язылучыларым арасында балалар да бар. Ә болай гына “чәйнәсәләр”, битараф түгелләр икән, дим дә үтеп китәм.

— Римма, чак кына Мәскәү егетенә кияүгә чыкмый калгансың икән...
— Тәкъдим ясап, ике тапкыр йөзек бүләк итте. Ул егеткә кияүгә чыксам, сәхнәгә юл ябылачак иде. Дөрес, бөтен мөмкинлекләре бар. Әмма ирек кысылачак, үзенеке итеп, янында гына тотачак иде. Көнчел. Ә мин эстрадасыз тора алмыйм. Банкетларда эшләтергә дә риза булмады. Әле өйләнешмәгән, инде шартлар куя. Аннары ни булыр дип уйландым. Соңрак араны өздем.
 
— Сөйгәнең белән аерылуны авыр кичердеңме?
— Җиңел түгел. Әмма бер өзсәм, авыр булса да, яңадан ялгый алмыйм. Андый чакта тагын да ныграк эшкә чумам. Булыша. Хәзер миңа яхшы.

— Бүген очрашкан егетең бармы?
— Юк. Йөрәгем буш. Яңа мөнәсәбәткә әзермен. Бәби алып кайтасым килә. Әмма бала ялында да тик утыра алмамдыр. Миңа гел эш, хәрәкәт булсын.
 
— Әниең борчыладыр?
— “Кияүгә чыгарга кирәк, кызым. Һаман сәхнәдә сикереп йөрисең”, — дип гел кабатлый иде. Хәзер алай ук түгел, аңлый да кебек. Игезәгем Тимофейны, яратып, Тимуш дип йөртәм. Улы I сыйныфка китте, кызына 4 яшь.
 
Римма катнаш гаиләдә туып-үсә. Әтисе Александр, кызганыч, берничә ел элек йөрәк өянәгеннән үлә. 50 яшьлек юбилеен билгеләргә өлгерми кала. Римма үзен гел “әти кызы” дип йөртә. Якын кешесен югалткач, “Юксынам, әтием” дигән җырын иҗат итә. Әнисе Рәкыя Саба районыннан. Яшьлектә бу якларга практика үтәргә килә, булачак ире белән шунда таныша.
 
— Әти үлгәч, сәхнәдә шактый вакыт бии дә, җырлый да алмадым. Ул сердәшчем дә иде. Бик юксынам, — ди Римма. — Депрессиядән мәрхүм продюсер Илфак абый Шиһапов чыгарды. Эш белән мине әкренләп үз хәлемә кайтарды.

— Рәкыя апа хәзер үзе генә яшиме?
— Әти белән әни авылда зур өй салган иде. Әтидән соң әби дә мәңгелеккә китеп барды. Йорт бушап калды. Әнине апа белән Тимуш Питрәчкә чакыра, мин дә Казанга алып килә алам. “Әтиең белән бергә төзегән өйдән беркая китмим”, — ди. Кунакка килсә дә, бер көннән артык тормый. “Кәҗәләрем көтә, кайтыйм”, — ди башлый. Ике кәҗәсе бар.
 
— Римма, багучыларга йөргәнең бармы?
— Багучы-күрәзәчеләргә юк, ә өшкертергә еш йөрим. Ким дигәндә, ике айга бер барам. Чөнки күз нык тия. Кечкенәдән шулай.

— Үзең православие диненә тартыласыңмы?
— Әйе. Әтием керәшен иде бит.

— Кач ману бәйрәмендә ел саен бәкегә чумасың. Электән чыныктыңмы?
— Мин бик тә җылы яратам. Кайнар су белән юынам. Ә монда, изгеләндерелгән су булгач, салкынлыгы сизелми. Бәкегә күптән чумам. Аннан чыгуга кайнар чәй эчәм, җылы киенәм. Авылыбызда аерым билгеләнгән урын бар. Кач ману, Чумылдыру көннәрендә Казаннан махсус шуның өчен кайталар. Үзебез белән изге чишмә суы алып китәбез.
 
 

Лилия ЙОСЫПОВА
Матбугат.ру
№ --- | 26.01.2021
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»