|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.01.2021 Матбугат
Илдар Кыямовка мактаулы исем бирелдеЖурналист, нәфис сүз остасы һәм телевидение алып баручысы Илдар Кыямовка Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исем бирелде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шул хактагы Указга кул куйган. Илдар Кыямов Казан дәүләт университетының журналистика факультетын һәм Казан дәүләт консерваториясенең вокал факультетын тәмамлаган. «Кара чишмә карьясы», «Моңлы „Саз“, моңлы гомер», «Мин сәхнәдә — рухани» китаплары авторы.
Быел Татарстан китап нәшриятында «Җырларымда — җирсүем» исемле шигырь китабы басылды.
--- |
Иң күп укылган
|