поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
24.01.2021 Киңәш-табыш

Үләнче Рушания апа: "Бөтен дарулардан ваз кичеп, баламны үзем дәвалый башладым..."

Спас районының Болгар шәһәрендә яшәүче Рушания Минсәгыйрова, дарулар ашап, хастаханә юлын таптап арыгач, үләннәр белән дәвалана башлый. Рушания апа тумышы белән Мөслим районының Баек авылыннан. Мәктәптә иң яраткан фәннәре дә ботаника һәм биология булган. Кеше анатомиясе белән физиологиясен дә теләп үзләштергән.

– Калын-калын гербарийлардагы үсемлекләрне ятлап утырган чакларым бар иде. 1979 елда биология буенча республика олимпиадасында 8нче сыйныф укучылары арасында 4нче урын яулап кайттым. Гәрчә биология фәненә кагылышлы белгечлек сайламасам да, мәктәптә алган белемнәр гомергә җитәрлек булган. Без үскәндә авыл җирендә бала-чаганы урманга җиләккә йөрүче туган-тумачага, әбиләргә ияртеп җибәрү гадәте бар иде. Әлбәттә, урманнан җиләк белән бергә төрле үлән дә җыеп кайталар. Бу аралашулар, урманга йөрүләр зур тормыш мәктәбе булган. Көз башында әнием белән андыз (девясил) тамыры җыя идек. Андызны көнбагышка охшаган, әмма ваграк чәчәге, тамырының үзенчәлекле әчкелтем татлы хуш исе буенча кечкенәдән үк танырга өйрәндем. Шул чакта әнием андыз тирәсендә үскән көчле агулы тамырлы аксыргакны да танырга өйрәтте, – дип искә ала ул.
 
Шифалы үләннәр белән кызыксынуы туганнары аша да күчкәндер. Мөслим районының Түреш авылында әбисенең кияүгә бармаган ике сеңлесе яшәгән. Җәйге каникулларны да еш кына шул авылда уздырган. Апалары исә “Азат хатын” журналында басылган шифалы үләннәр турындагы язмаларны  аеруча кызыксынып укыган. Хуш исле үләннәрне үзләре дә җыеп киптереп, ашны да, чәйне дә шулар белән салып тәмләтә торган булганнар. Болар барысы да кечкенә Рушания хәтеренә иң матур вакытлар булып кереп калган.
 
Кияүгә чыгып, балалар үстергәндә, аның сәламәтлеге какшап китә. Табиблар кушкан даруларны учлап ашый башлый ул.
– Әлбәттә, безнең чор – “алдынгы карашлы, укымышлы” чор. Табиб ни әйтсә, шуны үтәдек. Ашказаны авыртуга бөгәрләнеп, тын ала алмый яткан, гаймориттан баш авыртуга чыдый алмаган чаклар булды. Иң көчле цифро- дип башланган даруны эчеп куйгач, кайчак костыра, башлар тоймас булып миңгерәүләнеп китә. Ятып торырга да вакыт юк. Дару кабасың да йөгерәсең. Ул чакта өч бала, барысы да кечкенә. Бер-бер артлы балалар табып, имезү, йорт мәшәкатьләренең күп булуы, ярдәм итешүче булмагангадыр, еш авырый идем. Шуның өстенә балалар да авыргалап ала. Берзаман ирем Иванов методы буенча салкын су белән коену турында китап сатып алган. Бишәүләп кыш уртасында салкын су белән коена башладык. Гаҗәп, балалар авырмый башлады, үзебез дә ныгып киттек. Шунда бер җай таптым. ОРЗ ише авырулар вакытында ач тора башладым. Ашамыйм да, эчмим дә. Авыруны ике-өч көндә җиңәм. Ютәл төшсә, кычытканның тамырын кайнатып эчәм. Укырга яратканлыктан, үләннәр, халык ысуллары белән дәвалану турында китаплар җитәрлек. Ләкин, балалар авырса, принципка каршы бармыйм, табиб нәрсә кушса, шуны үтим. Үзем авырсам, хастаханәгә бармыйм, бердән, вакыт әрәм, икенчедән, авырган кыяфәттә кешегә күренергә яратмыйм. Гомумән, кечкенәдән үземне жәлләгәннәрен яратмыйм, кызганмыйча гына аңласыннар. Әле утызга да җитмәгән идем, ашказаным авырта башлады. Ул чакта район газетасы редакциясендә тәрҗемәче булып эшлим. Сыер, бозау, кош-кортлар асрыйбыз. Сыерның сөтенә генә карап торабыз. Кибетләрдә сатып алырлык ризык заты юк. Сыерлы көнең – сыйлы көнең. Ә беркөн сыерыбыз көтүдән кайтмагач, мотоцикл белән эзләргә киттек. Берничә сыер арасыннан күреп алдым алуын. Әмма аерып алып булмый, чаба да китә, чаба да китә. Артыннан күпме йөгерсәк тә, алып кайта алмадык. Бераз борчып торган ашказаным, нык йөгерүдән, тимер кыскыч белән эләктереп алган төсле, чыдамаслык итеп авырта башлады. Авыртудан күземә берни күренмичә, ыңгырашып ята торган булдым, ябыгып, элеп киптергән төслегә калдым. Бергә эшли торган хатын Төрекмәнстаннан геолог туганнары алып кайткан, чәнти бармак зурлыгында мумиё алып килде. Көн саен ач карынга дөге бөртеге хәтле мумиёне кайнаган суда эретеп эчә башладым. Берәр ай эчкәнмендер, авыртулар бетте. Бу хәлгә утыз еллап вакыт үтте инде, бүтән беркайчан да ашказаным шулай авыртмады, – дип сөйли Рушания апа.
 
Шуннан бирле ул төрле шифалы үләннәр белән ныклап торып кызыксына башлый. Элек балаларына табиблар кушкан даруларны гына эчергән булса, Аллаһы Тәгаләгә тапшырып, аларны да үзенең күңеле кушканча дәвалый башлый.
– Төпчек кызыбыз Фатыйманы тапканда больницадан көчле инфекция йоктырып, югары температура белән чыктым. Антибиотиклар кадарга мәҗбүр булдылар, шуның аркасында, күкрәк сөте аша зыян тиеп, баламның иммунитеты тууга ук какшады. Бик еш авырды. Табиблар берсеннән-берсе көчлерәк антибиотиклар эчертергә кушты. Бөтенесен төгәл үтәп бардым. Әмма баланың авырудан башы чыкмады. Берзаман бөтен җаваплылыкны үз өстемә алып, бөтен дарулардан ваз кичеп, баламны үзем дәвалый башладым. Шул ук елны иммунитеты яхшырды. Аллага шөкер, шуннан бирле бер тапкыр да дару эчкәне юк, – ди үләнче.
Шушы вакыт эчендә Рушания апа үләннәр турында шактый китаплар укыган. Соңгы ун елда интернет челтәре киңлекләрен аркылыга-буйга әйләнгән. Танылган үләнче Лидия Суринаның лекцияләрен тыңлый, Джо Диспензаның "Сам себе плацебо" китабын яратып укыган.
 
Рушания апа фикеренчә, нәрсә ашавыңа да игътибар итәргә кирәк. Адәм баласы дөрес тукланса, аңа бернинди дару, хәтта үлән дә кирәк булмас иде. Ризыгың дару кебек булмаса, дару ризыгыңа әйләнергә мөмкин. Авырулар исә чамасыз күп ашаудан килә. Йод җитмәү аркасында да әгъзалар эшчәлегендә тормоз башлана, суык тиюләр ешая.
– Җәй көне йолкып аткан чүп үләннәре дә бик шифалы. Чүп үләне никадәр әрсез булса, файдасы да шуның кадәр көчле. Мәсәлән, сарутны бакчадан бетерә алмый интегәләр. Ул кан тамырларын, сөякләрне, чәчне, тырнакларны ныгыта, какырыкны чыгара, ташлар утыруны кисәтә, тозларны куа, бит тиресен матурайта. Гомумән, һәр үләннең нинди дә булса файдасы бар. Белеп кулланырга гына кирәк, – ди әңгәмәдәшем.
 
Шифалы үләннәр белән башкаларны да таныштырып бару максатыннан, дөньялыгым өчен дә, ахирәтем өчен дә бер файдалы эш булсын дип, Рушания апа инстаграмда үз аккаунтнын булдырган.
– Минем аккаунт белән кызыксынучылар шулхәтле үк  булыр дип күз алдыма китермәгән идем. Әгәр язмаларым кемгә дә булса бераз файда китергән икән, тырышлыгым бушка булмаган, – ди ул.
 
Суык тигәннән
Беренче рецепт: 1 аш кашыгы кипкән әрекмән тамырын ярты литр суда кайнатып, көнгә 3 тапкыр ашарга ярты сәгать кала яртышар стакан эчәргә. Иммунитетны ныгыта, ялкынсынуларны дәвалый.
Икенче рецепт: усак кайрысын киптереп, порошок итеп тарттырасы. 1 бал кашыгы порошокны җылымса су белән йотарга. Усак кайрысында табигый аспирин бар. Ул авыртуны да баса, ялкынсынуны да бетерә, температураны төшерә. Ике ай буена эчсәң, организмдагы паразитларны бетерә, шуның белән күп авыруларны кисәтә.
 
 

Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 23.01.2021
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»