поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
23.01.2021 Мәдәният

Баянсыз җыр буламыни?

Баянда уйнау ирләр эше булып санала. Чыннан да, авыр баян күтәреп уйнап торган хатын-кызны сирәк күрергә була. Ә менә безгә, Шенталы халкына, андый бәхет тә тәтеде. Ильвира Бари кызы Латыйпова кулындагы баян моң дәрьясына алып кереп китә. Ул, профессиональ музыкант буларак, үзе дә оста иттереп уйный, балаларны да шуңа өйрәтә.

Ильвира Бари кызының балачагы баянда, гармунда уйнау модада булган чорга туры килә. Ильвира да, башкаларга карап, мавыгып китә. “Безнең гаиләдә барысы да музыкага тартыла иде. Әни халык җырларын суза, ә бертуган абыем Марат оста иттереп баянда уйный иде. Тугыз яшемдә әни мине дә музыка мәктәбенә бирде. Ә баянның киңкырлы инструмент булуына соңрак төшендем”, - дип уртаклаша Ильвира Бариевна.
 
Музыка мәктәбендә уку кызга бик җиңел бирелә. Әллә үзе теләп килгәнгәме, әллә балачактан моңлы булгангамы, кыз берничә дәрестән соң ук нота грамотасына да төшенә, инструментта катлаулы булмаган көйләр чыгара да башлый.
 
Тугызынчы сыйныфны тәмамлаганнан соң ул Лениногорск педучилищесының музыка бүлегенә укырга керә. “Практика вакытында балалар белән дә эшли белүем ачыкланды. Шенталыга кайткач, үзем укыган музыка мәктәбенә баян классы буенча педагог булып урнаштым. Ә 1998 елда Казан педуниверситетына читтән торып укырга кердем. Әлбәттә, югары белем алуым репертуарымны баетты, укучыларга күбрәк белем бирергә мөмкинлекләр киңәйде. Менә инде педагог стажым да 23 ел булды. Дәресләрдә мин балаларга чикләүләр куймыйм, алар үзләрен иркен тоталар, бу аларга ничектер ачылып китәргә, укытучыдан, сәхнәдән курыкмаска ярдәм итә. Һәр бала үзенчә талантлы, дип саныйм мин”, - дип сөйли укытучы. Аның тырышлыгы белән күпме укучылар сәнгать һәм мәдәният өлкәсенә кереп киткәннәр, баянда уйнарга өйрәнгәннәр!
 
Татар җырлары да, халык инструментына кушылып, моңлырак яңгырый. Баянның тембры да милли җырларның куәтен, киңлеген, рух күтәренкелеген ассызыклый бит ул. Шенталы районында төрле милләт халыклары яшәвен истә тотып, Ильвира Бариевна милли гореф-гадәтләрне, фольклорны саклауга күп көч куя – төрле чор җырларын, стильләрне өйрәнә. “Һичшиксез, музыка ярдәмендә балада патриотик хисләр дә тудырырга мөмкин. Минем укучыларым халык иҗатына да битараф түгел, хәзерге заман көйләрен дә яраталар, уникаль музыка мирасы калдырган үзешчән композиторларның әсәрләрен дә үз итәләр”, - дип горурланып сөйли педагог.
 
Ильвира Бариевна Шенталы районының “Нур” татар иҗтимагый җәмгыяте әгъзасы буларак та күп эшли. Аның шушы омтылышы да милли гореф-гадәтләребезне, мирасыбызны, мәдәниятебезне, рухи кыйммәтләребезне саклау һәм үстерү үрнәге булып тора түгелме?
 
Педагог үзенең укучылары турында сөйләгәндә, күзләрендә бәхет чаткылары балкый, ул аларның уңышлары белән горурлана, иҗат чаткысын сүндермәскә тырышып эшли. Бу турыда педагогның һәм балаларның казанышлары да сөйли. Мәдәният өлкәсендәге күпьеллык хезмәте һәм өстәмә белем бирү өлкәсендәге уңышлары өчен Ильвира Бариевна Россия Федерациясенең Мәдәният һәм фән министрлыгы тарафыннан Мактау грамотасы белән бүләкләнгән. Балалар иҗаты исә өлкә һәм бөтенроссия конкурсларында күренә. Быел, мәсәлән, Зөлфәт Гыйльманов III Халыкара сәнгать иҗаты конкурс-фестивале лауреаты исемен яулаган. Аны бәяләгән жюри составы да бик мәртәбәле булган – Россиянең халык артистлары, атказанган мәдәният хезмәткәрләре, данлы югары уку йортлары профессорлары...
 
2012 елдан башлап Ильвира Бари кызы учреждение җитәкчесенең уку һәм тәрбия буенча урынбасары булып эшли башлаган. Ул үзенең идеяләре, тырышлыгы белән башка хезмәткәрләрне дә үз артыннан ияртә белә. Музыка мәктәбе коллективы зур булмаса да, бик тату. Анда үз эше белән янып яшәүче кешеләр эшли. “Мин тәҗрибәле осталар, профессиональ педагоглар коллективында эшләвем белән бәхетле. Һәрберсенең башкаларныкына охшамаган үз юлы, эш ысуллары, таланты бар”, - дип коллективы белән горурлана педагог.
 
Ильвира Латыйпова – күп балалы ана да. Кызы Динара, әтисе юлы белән китеп, юридик белем ала, улы Дамир әле мәктәптә укый, спорт белән шөгыльләнә, бигрәк тә аңа дзюдо көрәше ошый. Ә кечкенә Салаватка әле алты гына яшь. Әнисе сүзләренә караганда, аңарда иҗат чаткысы бар – рәсем ясарга бик ярата.
 
Мәкаләбез героена иҗади табышлар һәм эшендә уңышлар теләп калабыз. Аның һәр көнен илһам шатлыгы яктыртып барсын, үзе кебек үк сәләтле балалар иҗат юлын сайласыннар иде.
 
 

Алинә ХАРИСОВА
Бердәмлек
№ --- | 23.01.2021
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»