поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
22.01.2021 Җәмгыять

Алты кыз әнисе: «Ходай бирсә, тагын табам!»

Түбән Камада яшәүче Плотниковлар гаиләсендә быел алтынчы кыз бала туды. Гаилә башлыгы Вениамин – машина йөртүче, Наталья – ка­ләмдәшебез, баш мөхәррир.

Алты кыз әнисе белән «ВТ» хәбәрчесе дә элемтәгә чыкты. Ул исә бала табуына шулкадәр игътибар булыр дип уйлап та карамаган. Социаль челтәрләрдә хәзер аны котлап, кемнәр генә язмый икән. Төрле сорау бирүчеләр дә бар, ди. Тик әлегә Натальяның буш вакыты бик аз. Безнең сорауларга да бәбие йоклаган арада гына җавап бирә алды.
 
– Мин алты балам булыр дип уйлап та караган кеше түгел. Дөрес, электән ике кыз, ике малай үстерү теләгем бар иде. Тик алты кызлы булырмын дип күз алдына китермәдем. Кыз әнисе булуның рәхәтлекләрен берни белән алыштырып булмый икән ул, – ди ул. – Ирем белән танышканда, мин мал табибы булып эшләдем, ул машина йөртә иде. Бер-беребезне бик яратып өйләнештек. Шөкер, ул ярату әле дә бар, еллар узган саен арта гына.
 
Наталья һәр баласы турында яратып сөйли. Биш кызының да бер генә буш вакыты да юк икән. Төрле түгәрәкләргә йөриләр, уңыш­ларга ирешәләр. Кызлар спорт белән шөгыльләнер өчен шәһәрнең икенче читенә үк барып йөри, ди әниләре.
 
– Олысы Александрага – 15 яшь. Минем уң кулым ул. Бар эштә ярдәм итә. Бик матур итеп рәсем ясый. Күп еллар сәнгать мәктәбендә шөгыльләнә. Әлегә нинди һөнәр сайлыйсын ачыклап бетермәде. 10 яшьлек Лиза кызым биюгә йөри. Аны түгәрәккә 3 яшьтән биргән идек. Биюне бик ярата. Кышкы каникулда бер генә көн дә ял итмәде. Казанда иде. Ярышларга әзерләнделәр. Ул ял көнендә генә буш. Әле кайчак ярышлары булса, бер дә ял итми. Шөкер, зарланмыйлар. Үзләре теләгән юнәлеш булгач, бик риза булып йөриләр, – дип сөйли Наталья. – Василиса кызымны бер УЗИ малай дип күрсәтте. Дөрестән дә, ир-ат характерлы сабый туды. Кечкенәдән елауны белми. Укол ясатасы булса, беренче булып бара. Гел әтисе янында. Бөтен эшне бергә эшли­ләр. Аңа – 8 яшь. Ике елдан артык дзюдо, гимнастика белән шөгыльләнә. 6 яшьлек Мирослава да спортны сайлады. Ул да гимнастикага йөри. Әле менә апасы белән бергә ярышка барган иделәр. Берсе – 1 урын, икенчесе 3 урын алып кайткан. Стефаниягә – 4 яшь. Аны да бию түгәрәгенә йөртәбез.
 
 
Кызлар булсалар да, кайчак үзара талашу гына түгел, сугышып та алалар икән. Мондый хәл кечкенәрәк вакытта күзәтелә, ди күпбалалы әни. Үсә төшкәч, кызларны бер-берсеннән аерып алып булмый икән. Ахирәтләргә әйләнәләр.
 
– Ирем – бик яхшы кеше минем. Тырыш, гаиләне кайгырта. Ышанычлы ир. Гаиләдә ярату, бер-береңне аңлау булмаса, күп итеп бала алып кайтмыйсың. Хәер, хәзер 3 бала – мода инде ул. Без исә ике тапкыр «модныйрак». Күпләр малай дип табасыңмы диләр. Шулчакта ачу килә дә инде. Баланы малай, кызга бүләргә ярамый. Ул – синең йөрәк җимешең, – ди Наталья.
 
Үзе узган ел мотоцикл йөртә башлаган. 17 яшендә правага укыса да, никтер имтиханын бирмичә кала. Насыйп булгач, былтыр бу теләге тормышка аша. Февраль аенда кулдан гына мотоцикл алалар да кичләрен балаларын йоклаткач, үзе кебек кызлар белән юлда җилдерә. Май аенда исә бәбигә узганын белә. Алай да ноябрь аена кадәр мотоциклда йөри әле.
 
– Ирем гаражга кертеп куймаса, туктау уемда юк иде. Юлда бөкедә утырасы юк. Эшкә 15 минут дигәндә барып җитә идем. Мотоциклга утыруым иремә ошап бетмәде, ул минем гомерем өчен борчылды. Кай­гыр­та. Әле менә тагын бер хыялым бар – яңа мотоцикл аласым килә. Кечкенә кызымны да үземә бүләк дип кабул иттем. Исемемне дә бирдем. Дөрес, бер хәрефебез башкача. Сабыем Наталия исемен йөртәчәк, – ди Наталья. – Безнең гаилә башкалардан берние белән аерылып тормый. Өч бүлмәле фатирда яшибез. Ирем белән тату. Кызларым исә тормышыбызга ямь өсти. Миңа бик рәхәт. Ходай бирә икән, мин баладан баш тартмаячакмын!

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 22.01.2021
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»