поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
21.06.2008 Җәмгыять

МОНДА ТУДЫК, МОНДА ҮСТЕК

Истанбулга беренче генә баруым түгел. Әмма татарлар хакында җирле халыктан һаман да бер үк сүз ишетәм. "Татарлар – Казахстанда яши торган халыкмы ул?" – дип төрекләрнең биргән соравына алдан ук әзерләнергә гадәтләндем. Безне кысык күзле, ат ите яратучы халык итеп күз алдына китерә алар. Ә менә Истанбулдан 5-6 тапкыр кечкенәрәк Әнкара шәһәрендә татарларны яхшырак беләләр. Төрекләрнең милли манты әзерләүче бер ресторанына кереп, биредә эшләүчегә: "Менә бу Казан татары", – дип таныштыруга ук елмаеп: "Мин татарларны да, аларның милли ризыкларын да яхшы беләм. Бигрәк тә гөбәдияләрен яратам", – дип миңа сораулар яудырырга тотынды.

МӨҺАҖИР ЯЗМЫШЫ

 

Әнкарада татарларны белүнең бер сере бар. Шәһәрдән 230 чакрым ераклыкта, дөресрәге, Искешәһәр янында татар авыллары урнашкан икән. Биредә үз телен саклап калган татарлар әле дә яши, дип аңлаттылар миңа. Монда кадәр килеп, татар авылын күрмичә китү гөнаһ булыр, дигән уй белән туп-туры әлеге салага юл тоттык.

 

Чифтәләр районына кергән татар авылының исеме картада Курухуюк дип язылган, ә биредә яшәүчеләр аны Османия дип атап йөртә. Дөресрәге, Икенче бөтендөнья сугышыннан соң саланың исеме үзгәреш кичергән.

 

Туганнарымның берсе Исмәгыйль Үзкан авылга Казан татары киләсен алдан ук хәбәр итеп куйгангадырмы, безне Османиянең беренче йортыннан ук каршы алдылар. Авылның мохтары (безнеңчә җирле үзидарә рәисе була инде) Фәдаи Әрдоган үзенең бертуганы Нәҗдәт абый белән килгән. Мине күрүгә үк күз­ләре яшьләнде аларның. Нәҗ­дәт абый исә мине аркамнан сөя-сөя берничә минут тын да алмый басып торды.

 

Авыл башындагы җимерек йортларны, ишелгән коймаларны күрүгә үк саланың хәле бик үк әйбәт түгеллеген аңладым.

 

– Минем бабай кечкенә чакта ук бирегә күченгән, – ди Нәҗдәт абый. – Әти, мин биредә туганбыз. Кайчандыр 500 кешедән торган авылда бүген 30 лап кына гаилә торып калдык.

 

Османиядә балкып торган мәчетнең эленмә тактасында да: "Бу авыл 1895 елда Казан татарлары тарафыннан корылган", – дип язып куелган. Әйе, язмыш җиле татарларны кайларга гына илтеп ташламаган да кайларда гына йөртмәгән. Мәхмүт Галәүнең "Мөһаҗирләр"ендәге кебек, бирегә күченеп килүчеләргә дә шул "сират күпере" аша кичәргә туры килә. Нәҗдәт абый да бабасы сөйләгәннәрне яшь аралаш искә төшереп алды. Авылга килеп урнашуга ук мәчет торгызып җибәргән булалар.

 

– Быел мәчетне кабат яңарттык, – ди авылның мохтары Фәдаи Әрдоган.

 

Нәҗдәт абый ана телен онытмаган. Ә менә туганы Фәдаи әфәнденең татарчасы төрекчә сүзләр белән буталып китә. Бәлки, хатыны төрек кызы булганга, телне оныта башлагандыр. Үзе дә бит: "Өйләнергә татар кызлары да калмагач, хатынлыкка төрек гаиләсеннән алырга туры килде", – дип әйтеп куйды.

 

Хәер, авылда киленгә алырлык кызлар да, башка халык та калмаган инде. Барысы Искешәһәргә, йә булмаса, 11 чакрым ераклыкта гына урнашкан Чифтәләр район үзәгенә китә.

 

–      Нишләсеннәр инде монда, – ди Фәдаи абый. – Эш тә, акча да юк.

 

"Алайса, нинди акчага яшисез соң?" – дим аларга. Мал-туар асрыйлар, аларны шәһәргә алып барып саталар икән. Сарыклар Корбан бәйрәмендә иң үтемле товарларның берсе санала. Әнә шул берничә көндә гаиләнең еллык запасы әзер дигән сүз. Май, сырларны да сатып алмыйлар, үзләре ясый. Кәҗә, сарык сөтеннән эшләнгән сырларны сату да төшемле эш санала.

 

Бодай, арпа, кукуруз, көн­багыш, бәрәңге үстерү белән дә шөгыльләнәләр. Татлы ризыклар әзерләү өчен шикәрле кабак (төрекләр аны бигрәк тә яратып ашый) бакчалары бар. Авылда акча эшләү чыганагы, гаиләне яшәтү дә шул уңышларга бәй­ле. Су белән тәэмин ителү генә җитди проблемага әйләнә. Диңгездән шактый ерак урнашкан авылның бөтен бәласе дә шунда икән. Ярый әле соңгы елларда бу эшне җайга салып җи­бәргәннәр. 100 метр тирәнлектә су казып, аны кырларга җибәрү җайланмаларын да корганнар. Уңыш алу өчен шактый гына тир түгәргә кирәк икән шул монда. Иген игү алтын бәрабәренә тиң, дип тикмәгә генә әйтми торганнардыр.

 

САГЫНАБЫЗ ШУЛ

 

Өйгә килеп керүгә үк Нәҗдәт абый магнитофон тасмасын кушып җибәрде.

 

Кистем пар каен,

Сагынам көн саен.

 

Рәшит Ваһапов башкаруындагы "Карурман" җырының нәкъ менә шул өлешендә Нәҗдәт абый авыр сулап куйды. Османиядә яшәүче татарлар хакында язган бер аспирант биреп киткән булган бу җырны. Ике ел элек сабантуйга килгән Татарстан кунаклары да берничә аудиотасма бүләк иткәннәр. "Әнә шуларны тыңлап, бабайлар җырлаган моңнарны искә төшерәбез", – ди Нәҗдәт абый.

 

Әрдоганнар гаиләсе чыгышлары белән Бөгелмә районының Иштирәк авылыннан икән. "Кайтканыгыз юкмы соң, бәлки ул якларда нәсел шәҗәрәгез яшидер әле?" – дим аларга.

 

– Хатын үлгәннән соң, 2000 елда Казанга кайтып килдем, – ди Нәҗдәт абый. – Аңа кадәр кайтканым булмады. Чөнки хатын беркая да җибәрмәде.

 

Кызганыч, Бөгелмәдә бер генә туганын да таба алмаган Нәҗдәт абый. Сыеныр урының, башыңны иңгә куеп, моң-зарларыңны сөйләрлек туган-тумачаң булмагач, кая инде яңадан ул якларга юл тотасың ди? Күптән түгел хаҗга барып, Самарада яшәүче мөфти белән танышып кайткан булган әле. "Үз туганы кебек якын итте. Һәрвакыт кунакка чакырып тора", – ди Нәҗдәт абый, үз туганын тапкандай куанып.

 

Инде өч буын биредә тәрбияләнгән, әмма шулай да җирсү дигәннәре барыбер сагындыра икән шул. Бабайлар сөйләгән хәтфә урманнар да, челтер чишмәләр дә төшләргә кереп йөдәтә, моңлы татар көйләре колакта җиз кыңгырау чыңыдай һаман зыңлап тора.

 

Гореф-гадәт, йолаларны да онытмаска тырышалар. Әнә Фәдаи абыйның хатыны Суна ханым төрек кызы булса да, татар милли ризыкларын бик яратып пешерә икән. Бәйрәм саен бәлешне табын түренә куярга, бавырсак, гөбәдияне дә бик җәһәт кенә әзерләргә өйрәнгән. Кечкенә кызлары Бәйзанур исә татарча бик яхшы сөйләшә белмәсә дә, татар җырларын тыңларга ярата. "Икенче кил­гән­дә сезгә җырлап күрсәтермен әле", – дип әйтеп куйды.

 

Якын-тирә авылларда мәк­тәп юк икән. Балаларны автобус белән салалардан җыеп, Чиф­тәләр район үзәгенә укырга алып баралар. Фәдаи абыйның ике кызы да шәһәргә китеп барган. Берсе – укытучы, ә икенчесе Искешәһәрдә университетка укый. Фәдаи абый кайчандыр үзе дә адвокат булырга хыялланган. Хәтта университетның ике курсын да тәмамлаган. "Әмма ул чакта мөмкинлекләр юк, заманы да авыр иде, – ди ул. – Менә шулай авылда калырга туры килде".  

 

БЕТӘ АВЫЛ, БЕТӘ...

 

Османиядән бер-ике чакрым ераклыкта гына ике авыл урнашкан. Алары да – килмешәкләр. Хәер, бу сүз биредә яшәүче төрекләр адресына кулланылмый. Берәү дә аларны икенче сортлыларга бүлми. Кырым татарлары тупланып утырган авыл Хайрия дип атала. Авыл халкын өйгә кереп эзләп йөрисе дә юк. Картларның махсус җыелып утыру урыннары бар. Алар анда чәй эчәләр, бер-берләренең хәл-әхвәлләрен сорашалар. Без килеп кергәндә Сәрвәт әфәнде Бәкдәмир генә утырып тора иде әле. "Килеп җитмәделәр, мин иртәрәк килдем", – диде ул безгә. Авылда нибары 23 кеше генә калган икән инде. Хайриядә 50 яшьтән дә яшьрәкләрне таба алмыйсың. Барысы да шәһәргә качып беткән. Өй­ләрен калдырып, китәләр дә баралар икән.

 

125 ел элек килеп урнашкан кырым татарлары үзләренең телләреннән, гореф-гадәтләреннән шактый ераклашкан. "Авылда бер генә кеше дә Кырым якларына бармады, – ди Сәрвәт абый. – Йолалар да, җырларны да хәтерләмибез. Онытылган инде".

 

Ниндидер үпкә, әрнү хисе бар иде аның сүзләрендә. Үз җирләреннән куылган мөһаҗирләрнең күңелендәге җан ачысын аңлап була торгандыр инде ул. Бигрәк тә әкренләп үлә барган авылга күңелләре әрни. "Бетә авыл, бетә", – ди Сәрвәт абый.

 

Балкан ярымутравыннан килеп урнашкан күрше Орһания авылында да шул ук хәл. Карт-корылардан башка авылда төпләнеп калучы күренми. Дүрт-биш карт җыелып утырган җирдә безне үз туганнары кебек каршы алдылар. Минем Казан татары, Османиягә килүемне белгәч, аеруча шатландылар. "Яратабыз Казан татарларын, – диде ак сакаллы бабай. – Османиядә элек-электән ярдәмчел, үтә дә эшчән халык яши . Күрше-тирә авыллардан бик нык аерылып торалар. Соңгы сынык ипиләрен дә жәлләми алар".

 

Күңелемне ниндидер бер горурлык хисе биләп алды. Османиядә яшәүче милләттәшләрем, үз татарларым өчен чын күңелемнән шатланып куйдым. Манарасы әллә каян балкып торган, әмма авылның башыннан ук таш коймалары җимерелгән Османияне күздән югалганчы карап бардым. Колагымда исә авыл картларының: "Бетә авыл, бетә", – дигән сүзләре ишетелеп калды.


Алсу ХӘСӘНОВА
Ватаным Татарстан
№ 120-122 | 21.06.2008
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»