|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.01.2021 Җәмгыять
Кәнфит дип петардалар ашаганБер хатын ялгыш авызына кәнфит дип петарда капкан һәм тешсез кала язган. Бөекбританиядә яшәүче Лиза Бутройд “шартлаткычны” суыра торган кәнфит дип кабул иткән. Лиза әйтүенчә, бу бәләкәй шартлаткычлар тартмасы кибеттә кәнфитләр сатылган җирдә торган булган. Кайткач ул аларны авызына капкан һәм алар аның авызында шартлый башлаган.
Лиза ханымның авызы, иреннәре ару гына пешкән. Берничә атна буе аның авызы янып йөргән. Ул йоклый да, ашый да алмаган. Пешү бер айдан беткән, ул ай буе гел авыртуны баса торган дарулар белән генә яшәргә мәҗбүр булган. Кибеттә пиротехниканы кәнфитләр яныннан алырга вәгъдә иткәннәр. Хатын, ярый әле берәр баланы кәнфит белән “сыйламаганмын” дип куана
Фото: forum.say7.info
--- |
Иң күп укылган
|