поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
21.01.2021 Ана теле

“Сәхнә сөйләме” – телебезне саклаучы, аны баетучы да. Аның нәзәри вә гамәли асылы турында белгечләр ни ди?

Үткән язмада сәхнә сөйләме белгечләре Асия Хәйруллина белән Гаптрәүф Нуриевнең шушы темага әңгәмәсен бирә башлаган идек. Атаклы мөгаллимә актрисабызның “Тел күрке – сүз” (1978), “Дөрес сөйләргә өйрәнегез” (1992) китаплары бүген дә алыштыргысыз дәреслек булып санала.

Профессор мөгаллим Г.Нуриевнең хезмәтләре дә гамәли кулланыштан төшми. Бу ике белгечнең уртак хезмәттәшлеге дә хуплауга лаек. Хөрмәтле артистыбызга багышланып “Заман” нәшриятендә  2012  елда басылып чыккан “Асия Хәйруллина. Ничек тиз узасың син гомер...” исемле саллы мәҗмуга-альбомның да автор-төзүчесе -- Г.Нуриев. Сәхнә сөйләменең бүгенге хәле турында әңгәмә дәвам итә.
 
   Г.С.: ... Хәзерге сәхнә әйтелеше дөреслеген нәрсә буенча билгеләргә, нәрсәгә кыйбла тотарга соң?
  А.Х.: Әлеге теоретик һәм гамәли әһәмияткә  ия сорауларны берләштереп, сәхнә сөйләм җанлы сөйләмнең электән яшәп килгән, гадәткә әверелгән  вариантларына тукталырга тиеш дип әйтә алабыз. Гомумән, татар телендә кабул ителгән орфоэпик вариантлар ХХ гасыр башы классик драматургиясен башкару сөйләменә якын торалар, җанлы сөйләмдә дә алар гадәти, колакка ятышсыз яңгырамыйлар.
   Электән гадәти булган (традицион) әйтелеш кагыйдәләрен саклау, ул кагыйдәләр, хәзерге чор сөйләмен дә берсүз сез кабул ителмәгән булсалар да, үткән чорның аерым персонаҗлары сөйләмен тасвирлауда әһәмиятле чара.
   Башка сөйләм төрләренең әйтелеше йогынтысында ХХ гасырның 20-30 еллардагы элеккеге кагыйдәләре акрынлап яңаларына алышынсалар да, сәхнә сөйләменең үзенә генә хас кагыйдәләре нык саклана. Сәхнә сөйләмендә төрле катлам фонетик, морфологик әйтелешләргә тап булабыз. Гомумән алганда, спектакльләрдә җанлы сөйләмнең кагыйдәләр белән ныгытылган әйтелеше яңгырый. Хәзерге сәхнә сөйләме сүзләрнең дөрес әйтелеше буенча аерылып тора (торырга тиеш).
   
Г.С.:  Асия Хәсәневна, “тиеш” белән генә эш бетми бит әле. Шунысын да искәртеп үтәргә кирәк: башка төр сөйләмнәр диалектлар чолганышында, сәхнә сөйләме дә көчле йогынтыга дучар була. Әйтелешнең таралу-яшәү урынына бәйләп, әдәби әйтелешне урын-җир атамасы белән дә билгелиләр. Әлеге шартларда сәхнә сөйләме бу йогынтыдан читтә калмый. Мәсәлән, Буа, Түбән Кама, Әлмәт драма театрларының аерым спектакльләрендә  актерлар әйтелешендә реплика ахырындагы сузыкларның көчле һәм дәвамлырак яңгыраулары турында әйтеп үтәргә кирәк... Сәхнә әйтелеше кагыйдәләрен үтәргә теләмәгән яшь реҗиссерларның “тамашачы безне аңламас” дигән аклануы да урынлы түгел.
   А.Х.: Әйе, кабул ителгән кагыйдәләрдән читкә тайпылу һәм әйтелеш белән махсус уйнау –драматург тарафыннан актерга чынбарлыкка ярашлашу өчен күрсәтелмиләр, бу үзенчәлекләрне куллану бөртекләнгән дөреслекне таләп итми. Әдәби сөйләм кысаларыннан читләтелгән әйтенлешнең күп очракларыннан драматург яңгыраш бизәкләренең иң сәнгатьлесенә туктала: персонаҗ сөйләменең әйтелеш ягы  сәхнәдә сәнгатьчел сайланып алынган күренеш. Сөйләмнең  үзенчәлекле чараларын куллану драмамтургия әсәренең җанрына, стиленә һәм шулай ук авторның индивидуаль үзенчәлегенә бәйле. Характер тудыруда дикциягә бәйле сурәт чаралары белән артык мавыгуга  мин үзем дә нык каршы.
   Дөрестән дә, артык назланып, пышылдап, тотлыгып яисә кайсы да булса авазны бозып сөйләшү – бик арзанлы, мәгънәсез алымнар. Бу чаралар белән сак эш итәргә,  автор кушуы буенча гына кулланырга кирәк.
   
Г.С.: ...Анык дикция персонаҗны өстәмә характерлый торган чара... дип тә язалар бит...
   А.Х.: Әлбәттә, отышлы очраклар бар. Әдәби әйтелештә күршедәш тартыклар бер-берсе белән яңгыраулыкта һәм саңгыраулыкта охшашланып (ассимиляция) киләләр. Ләкин татар телендә ассимиляциягә капма-каршы  күренеш – диссимиляция – охшашланмау күренеше дә яши. Бу очраклар сәхнә сөйләмендә дә еш күзәтелә һәм әдәби норма булып санала. Кайбер яшь артистлар, диссимиляция күренешенең җирлеген белеп бетермичә, андый әйтелешне  персонаҗ теленә үзләре өстиләр. һәм, әйтергә кирәк, әлеге диалекталь әйтелешне, авторның әсәрендә булмаса да, артистның образны ачу өчен сәхнәдә куллана белүе уңай күренеш.
   Ирен авазлары күршелегендә килгән (н) тартыгының ирен-ирен (м) авазына күчүе орфоэпик норма исәпләнә. Бу күренешнең киресе дә – ирен-ирен авазының (м) (н) тартыгына күчү очраклары да табигый әйтелеш: шимбә, комбинат, комбайн урынына шинбә, конбинат, канбаен.
   
Г.С.:...Тартык авазларның бер-берсенә охшашлануы һәм, киресенчә,  сүзләрнең урыннарын алыштыру – метатеза күренеше...
   А.Х.:  Әйе, билгеле шартларда бер төркем  тартыкларны өстәп сөйләү яки аларны кайбер очракларда төшереп калдыру  сәхнә сөйләмендә (бигрәк тә телефильмнар, кинофильмнар сөйләмендә) еш очрый. Бу күренешләр сүзләрне билгеле бер халәттә  куллану шартларына бәйле булса кирәк.
   Сәхнә сөйләмендә тартык авазларны икеләтеп куллану (геминация) үзенчәлеге дә яши: оззын – бик озын, кайммак – каймак һ.б.
   Морфологик күзлектән караганда икеләтелгән тартыклар югары сыйфат дәрәҗәсен, экспрессив көчәйткеч вазыйфаларын башкара. Сәхнә сөйләмендә (бигрәк тә кино сөйләмендә) икеләтелгән авазлар тәэсирлекне арттыру белән бергә субъектив бәяне, масштаблыкны, төрле модаль төсмерләрне аерымлау өчен дә хезмәт итәләр.
   
Г.С.: Сәхнә сөйләмендә тарихилыкны бирү мөмкинлеге. Бүтән милләтнең тел аерымлыгын бирү мөмкинлеге.
   А.Х.: ...Драматург озак эзләнүләрдән соң билгеле типтагы характерларны гомумиләштереп, тискәре яки уңай образлвр иҗат итә. Сәхнәдә образлылык максатыннан реҗиссер һәм актер диалекталь әйтелешнең дә үзенчәлекле якларыннан файдаланалар. (мишәр, әзәрбәйҗан, башкорт, урыс сөйләмнәре белән буталган мисаллар китерелә) (78-79 б.).
   
Г.С.:... Мондый фонетик-морфологик чаралар, образның, әһәмиятен киметмичә, аның халык арасыннан үсеп чыккан социаль персонаҗ икәнен тасвирлаганда да кулланылырга мөмкин. Мәсәлән, мондый үзенчәлекләр Т.Миңнуллинның “Әниләр һәм бәбиләр”  пьесасы буенча куелган спектаклендә Гөлфинә сөйләмендә очрый.
   А.Х.: Уңышлы мисал китердең. Шулай чит ил кешеләрен (яки чыгышы белән чит милләтнеке булган затларны) тасвирлаганда драматурглар саф әдәби телдә сөйләтәләр. Ул персонаҗларның репликаларында чит тел сүзләре бары тик милли колорит өчен генә кулланылырга мөмкин (“Канкай улы Бәхтияр”да Екатерина, “Муса Җәлил”дә немецлар татарча сөйләшә, ара-тирә урыс, немец сүзләре генә).
   Санап үтелгән әйтелеш стильләре аралашу вакытында бер-берсе белән үзара тыгыз бәйләнештә булсалар да үзләренең сүзлек байлыгы,  фраза төзелеше буенча гына түгел, ә фонетик, интонацион үзенчәлекләре белән бер-берсеннән нык аерылалар.
   
Г.С.: ... Образлылыкка ирешү максатыннан бу стильдә телнең лексик-грамматик чаралары белән бергә фонетиканың да мөмкин булган барлык үзенчәлекләреннән, ягъни тавыш югарылыгы, аның диапазоны, көче үзгәрү, паузаларның ешлыгы һәм дәвамлылыгыннан иркен файдаланыла...
   А.Х.:  Урынлы һәм хак фикерләр. Сәнгатьле  әйтелеш стиленодә тавышның мелодик диапазонына карап, сөйләмнең мәгьнәсе үзгәрә. Диапазонның киңәюе – пафос, тараюы – кайгы уртаклашу, хәсрәтләнү, көенүне чагылдыруда ярдәм итә.
   
Г.С.: Персонаҗның характеры һәм пьесаның сюҗет линиясенә бәйле рәвештә сөйләм темпы да үзгәрә бит.
   А.Х.: Дөрес, сөйләм темпы да сәнгатьлелек чарасы. Күп очракта акрын темп – аптырау, астыртынлык, яманга шатлану, кайгыру, көенү, хәлгә керү, раслау, игътибарсызлык, сак кылануны чагылдыра. Кызулана барган темп белән ачу кабару, ризасызлык, гарьләнеп үкенү төсмерләрен белдереп була.... Бик кызу темп – сирәк күренеш. Сәхнә белән тамашачы арасының сизелерлек дәрәҗәдә ерак булуы темпка кызуланырга ирек бирми. Актер сөйләмен кызулатса, ишетелми, аңлашылмый калуы да бар. Тавыш көченең кимүе, аеруча, аптырау, юмакайлану, ялагайлану, хәлгә керүнең яки киресенчә, мәрхәмәтлелек күрсәтү, гарьлекне чагылдыра.
   
Г.С.: ... Сөйләм темпының төп өлеше булган паузалар шулай ук төрле мәгънәви характерда була бит. Мәсәлән, шикләнеп калу,  аптырау, алдагы сүзне аерып куйган, әйтелгәнне бик әһәмиятле итеп күрсәткән эмоциональ һәм экспрессив паузалар очрый. Просодик характеристикаларның вариантлыгы шәхси үзенчәлекләрне, чиксез сандагы эмоциональ халәтне, билгеле бер ситуациядә әңгәмәдәшкә мөнәсәбәт белдерүдә дә файдаланыла. ... Икенче төрлерәк әйтсәк, әдәби дөрес әйтелешнең үзгәрүе сәхнә сөйләме өчен үзенә бер төрле максатчан бизәк була ала.
   А.Х.: Берсүзсез килешәм, шулай да, кайбер очракларда, сәнгатьлелек вазыйфаларын үтәүгә сылтап, сәхнә әйтелеше  әдәби тел стандартыннан нык кына үзгәрергә мөмкин. Ләкин әдәби тел беренче карашка “яңа” булып күренгән мондый күренешләргә каршы торырга тиеш, юкса андый “модалы” әйтелешләр татар әдәби теленең барлык сурәтлелек- сәнгатьлелек системасын бозуга китерер иде.
   
Г.С.: Диалектизмнарны кулланудагы уңышлы һәм тискәре яклар (күп мисал белән колачлы анализ ясала).
   А.Х.: Боларга өстәп, сүзләрне бозып әйтү очракларын да җитешсезлек дип санарга кирәк. Мәсәлән, әдәби әйтелешкә туры килмәгәнчә, югары стильгә хас сүзләрнең аерым иҗекләрен нечкәртеп әйтү: тәмам урынына тәмәм, фәкат урынана фәкәт,  самими урынына сәмими,  әмма урынына әммә, сәлам урынына сәләм һ.б.
   
Шуннан әңгәмә күп санлы мисаллар белән сөйләм басымы турында бара. Белгечләр  ачыкларга тырышкан “төерләр”: басымның исемгә, фигыльгә, ярдәмче фигыльгә, мөнәсәбәтлеккә ничек төшүе; “җ” белән “й” буталышы; “һ”ны; “һәмзә”не төрлечә әйтү һ.б..
   
Күпчелек тезис белән килешкән хәлдә, кайберләренең фәнни даирә фикере, хәтта мәктәп дәреслекләре белән дә каршылыклы булуын искәртергә мәҗбүрмен.  Игътибарлы укучым каршылыкның әңгәмәдәшләрнең икесе арасында да, хәтта үз-үзләрендә дә тоярлар. Бу бәләдән (бәладан түгел) котылу юлы бер генә: татар сөйләме кануннарына, бу очракта сингармонизм һәм басым кануннарына катгый буйсыну -- сүз нечкә генә йә калын гына әйтелә һәм языла (салам – сәләм. бала –бәлә). басым соңгы иҗеккә генә төшә. Алынмаларга карата да бернинди искәрмә булырга тиеш түгел!!! Шул таләп үтәлгәндә генә тел яшәячәк.
                                            Илдар Низамов,
                              филология фәннәре докторы

Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 21.01.2021
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»