поиск новостей
  • 10.02 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 11.02 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 12.02 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 13.02 "Тукай. Оркестр. Ясалма интеллект" Тинчурин театры, 13.00, 6+
  • 13.02 "Йөрәккә дә ремонт кирәк!.." Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 14.02 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 13.00, 12+
  • 14.02 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 15.02 "Кияүләр" Тинчурин театры, 17.00, 6+
Бүген кемнәр туган
  • 09 Февраль
  • Фәнис Яруллин (1938-2011) - язучы
  • Гөлинә Гыймадова - журналист
  • Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетына русчадан татарчага тәрҗемә итү өчен югары белемле филолог кирәк. Мөрәҗәгать итү өчен телефон: 89874109509
  • Казанда Большие Клыки бистэсендэ ике катлы кирпич йорт сатыла (160 кв метр). 2023 елда тозелгэн, тушэм, идэн, ванна булмэлэре ясалган. янына остэп мунча салынган (черновая отделка). Газ, су, электр кергэн, канализация эшлэнгэн. шэхэргэ якын, тукталышларга 7-10 минут, мэктэп-бакча, кибет-спорт объектлары янда гына. жире 4.8 сотый. Бэясе 15.5 млн. 89872190025 Голназ
  • Казан шәһәре, Совет районы, Хәйдәр Бигичев урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, бер бүлмәле фатир, ярты елга арендага бирелә. Түләү бер тапкыр. Квартплата айга бер. Риелтор түгел. Бер йә ике кешегә бирелә. Авылдан килгән студентлар хуплана. Шалтыратыгыз: 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
  • 89625751843 актаныш центрда жир 45о.руб сатыла
Архив
 
18.09.2010 Җәмгыять

ЯЗМЫШ – “ЯЛГЫШ” ЭЛӘККӘННӘР КУЛЫНДА

Тереклек итү хәрәкәткә, ниндидер эшчәнлеккә корылган. Иң гади, бер генә күзәнәкле җан ияләре дә үз-үзләрен тәэмин итәргә сәләтле итеп яратылган җир йөзенә. Җәмгыять төзеп яшәүче кырмыска, бал корты кебек бөҗәкләрнең колонияләрендә дә хезмәт бүленеше күзәтелә бит. Кешелекнең яшәеше дә турыдан-туры һөнәрләргә бәйле.

Безнең халыкта гомер бакый эш белү, һөнәри осталык хупланган. “Эше барның – ашы бар”, “ Һөнәрле – үлмәс, һөнәрсез – көн күрмәс” дип юкка гына әйтмәгәннәр бит.

 

Тормышка аяк басучы яшьләргә мөмкинлеге, таланты, теләгенә туры килерлек итеп һөнәр сайларга булышу, юнәлеш бирү һәр әти-әнинең, һәр педагогның изге бурычыдыр. Дөрес сайланмаган һөнәр аркасында кешенең бөтен киләчәк тормышы бозылырга мөмкин икәнлеге барыбызга да мәгълүм. Җан яраткан хезмәт – бәхет бит ул.

 

Элегрәк балалар космонавт, очучы, укытучы, инженер булырга хыялланалар иде. Заманалар тамырдан үзгәрде шул. Әледән-әле самолетлар мәтәләп төшүе турындагы җан өшеткеч хәбәрләр ишетелеп торганда, очучы булам дип хыялланырмы малайлар? Хезмәт хакына бәйле рәвештә иң абруйсызлар рәтенә тәгәрәп маташучы укытучылыкка атлыгып торучылар да кимегәннән-кими бара бит. Ә менә болай да әшнәлек, ришвәткә батып баручы медицинага кызыгучылар саны кимеми. Акчалылар теләгенә ирешә, ә кесәсе такыр ата-ананың талантлы баласына гына анда юл ябык. Төзүчеләргә, инженерларга кытлык диләр. Булмый ни, кризис дигән бүки кемнәрнең маңгаена катырак орды соң? Кем генә эшсезлек, кыскартылулар, акчасызлык кочагына атлыгып торсын икән? Авыл хуҗалыгы өлкәсен әйтеп тә тормыйм инде.

 

Хәзер һәммәсе икътисадчы, юрист һөнәренә кызыга. Дөресрәге, әти-әниләрнең күбесе газизләрен бары акчалы, “ак һөнәр” ияләре итеп кенә күрәсе килә. Бармы аның математика фәненә сәләте, хокук белгеченә хас сыйфатларга ияме-юкмы – анысы мөһим түгел. Үзем ирешә алмаганга, һичшиксез, балам ирешергә тиеш дип, 5-6 яшеннән, кайсыдыр юнәлештә үстерергә теләп, ниндидер түгәрәкләргә йөртә башлыйбыз үзләрен. Әнә, кечтеки генә малаен һәм дәү сумкасын сөйрәп хоккей күнекмәләренә йөргән әнидән сора, нилектән улын нәкъ менә хоккейчы итәсе килә икән? “Хоккейчылар – бай!” – диячәк. Чын спортчы булу өчен дә күктән иңдерелгән талант кирәклеген уйлап та карамый ул. Артист, шоуменнарның тыштан ялтыраган яшәү рәвешенә егылып кызыгучы берәү баласын музыка мәктәбенә китерә. Нәсел-нәсәбендә моңарчы музыкага һәвәс, көйле-моңлылар булмавы, үзенең дә колагын аю таптаганлыгын исәпкә-санга алып тормый. Янәсе: “Минем малайның Салаваттан кай җире ким?!”

 

Нәтиҗәдә, һич кенә дә скрипка уйнарга теләмәгән малай, берничә ел музыка мәктәбендә ыштан туздырып йөргәннән соң, 2-3 гап-гади көй шыңгырдатудан артык берни белмәүче “спец”лар санын арттыра. Түккән акча, үткән вакыт һәм дә тимер тазны кадак белән ышкыганны хәтерләткән “музыка” тыңларга дучар ителгән күршеләр жәл...

 

Үз эшенең остасы, һөнәренә чиксез бирелгәннәр турында урыслар: “От Бога”, – дияргә яраталар. Чыннан да, теге яки бу һөнәргә сәләт, талант күкләрдән бирелмәсә, укып кына оста була алмыйсың диләр. Аеруча иҗади һөнәрләргә кагыла монысы. Әйтик, ел да күпме кеше журналист дипломы алып чыга, ә кыю, көчле фикерле, йотлыгып укырлык-тыңларлыклары, ни кызганыч, бармак белән санарлык (әллә безнең ишеләр аяк асларында буталып йөргәнгә шулай, аңламассың). Укытучылар арасына очраклы кешеләр эләгү изге һөнәргә тап төшерә, табиблар сафына адашып эләккән хәсрәт белгечләр фаҗигаләр ясый, хокук органнарындагы “убыр”лар кеше язмышы белән уйный... Эшен яратып башкармаган, күңел бирмәгән төзүчеләр “хезмәте”ннән кайсыбыз гына кыен ашамый калды икән...

 

Хезмәт базарында ихтыяҗ аз булган белгечләр “штамплау” белән мәшгуль хәзер уку йортлары. Югары һөнәри осталыкка ия эшче кулларның җитмәвендә, дипломлы эшсезләрнең күбәюендә мәгариф системасындагы җитешсезлекләр гаеплеме? Профориентация, ягъни һөнәри юнәлеш бирү эше йомшардымы? Гади эшче хезмәтенә түләү белән, ни белән шөгыльләнгәне дә аңлашылмаган чиновникның кереме арасындагы аерма җир белән күкнеке кебек булу да үз ролен уйный, әлбәттә.

 

Төрле һөнәр ияләре очрашып сөйләшкәндә иң еш ишетелә торган зар: “И-и, минем эш эшмени ул! Менә синеке, ичмасам!” Базарда сату итүче сатып алучыларның дорфалыгыннан, азык-төлекне капшап, сытып-имгәтеп китүләреннән, сменалы эшләүчесе ярты гомерен чиста, йомшак урын-җирдә йоклаудан мәхрүм булуыннан зарлана (төнлә эшләү рәхәт булса, нәчәлникләр мин эшлим дә, мин эшлим дип ызгышып бетәрләр иде, мәгәр!).

 

Теге әдәпсез мәзәкне искә төшерә бу. Бер шофер чатнама суыкта машина моторында казынганда, күшеккән кулына өрә-өрә: “И-их! Әйткәннәр иде миңа гинекологлыкка укы, кесәң тулы акчаң, кулың җылыда булыр дип!”– дигән ди, имеш. Барысы да кеше хезмәтенә кызыга, әмма үзенекен ташламый. Менә шулай ахылдый-уфылдый эшләп йөрибез.

 

Бервакыт бер оешмада галәмәт кызык тамаша күзәтергә туры килде. Өрлектәй 4 нәчәлник әкәмәте пыр тузып: “Кая олакты икән, биздилник!” – диешеп, пенсия яшенә җиткән йөк ташучы абзыйны сүгәләр. Табылды теге бичара, әбәт ашап йөргән икән. Кабинетларына алып керәсе әйберләре ике кәгазь тартмадан гыйбарәт иде тегеләрнең... Шулайдыр инде, һәркемнең үз эшедер. Бармаклар да тигез түгел ич. Һөнәрне сайлый белү генә аз шул бу эшлексез әрсезләр илендә. Иксез-чиксез байлыклар өстендә утырган илебезнең мантый алмавы да урынына “ялгыш” эләккәннәр намусында.


Раушания ШӘЯХМӘТОВА
Татарстан яшьләре
№ 32 | 11.09.2010
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы