поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
20.01.2021 Дин

Татарстан мөфтияте татар телендә беренче онлайн-мәдрәсә эшләтеп җибәрде (ФОТО)

Туган тел елын йомгаклап һәм Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын каршылап, Татарстан мөфтияте һәм аның карамагында эшләүче “Хозур” нәшрият йорты тиңе булмаган зур яңа проект – татар телендә беренче онлайн-мәдрәсә булдырды. Бүген Нәзарәттә татар онлайн-мәдрәсәсе проекты тәүге тапкыр рәсми рәвештә журналистларга тәкъдим ителде.

Аларның сорауларына Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары, РИИ һәм КИУ ректоры, Россиянең ислам мәгарифе советы рәисе Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин һәм Татарстан мөфтиенең мәгълүмати сәясәт буенча киңәшчесе, ТР МДН “Хозур” нәшрияты җитәкчесе Ришат Хәмидуллин, Кукмара имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев җавап бирде.

Беренче эш итеп Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Нәзарәт тарафыннан игълан ителгән Туган тел елы нәтиҗәләре – 2020 ел йомгаклары белән таныштырып үтте. “Елның иң зур казанышы – “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” хезмәтен бастыру һәм аны бар татар җәмәгатьчелегенә таныту булды. Ул татар яшәгән һәр йортта үзенең лаеклы урынын ала килде дип әйтсәк тә, хата булмас. Туган телне саклау турында мөрәҗәгать белән башланган басма Татарстанның һәр мәчетенә, Россиянең 12 мөфтиятенә, Татарстанның Санкт-Петербургтагы вәкиллегенә, “Штаб татар Москвы” оешмасына китте, ул шулай ук «Милләт җыенында», Мөселман белем бирү оешмалары мөгаллимнәре форумы, мөфтиятнең мөселман яшьләре форумында таратылды. Китапның аудиоверсиясе дә чыкты. Шушы ук аудиоязма Төркиядә җитештерелә торган Коръән каләменә кертелде. Аның программасында хәзер, дөньяның башка милли телләре белән беррәттән, Коръәннең татарчага тәрҗемәсе дә урнаштырылды. Туган тел елы кысаларында Татарстанның 100 мәчетендә татар теле курслары оештырылды. Моннан тыш, Алабугада “Ихсан” мәктәбе ачылды. Пандемия шартларында да татар милли традицияләрен торгызган “Яшь килен” проекты эшләде. 2020 елның соңгы казанышы – татар онлайн-мәдрәсәсе. Хәзер ислам дине нигезләрен читтән торып, интернет аша өйрәнеп булачак. Ул 100% татар телендә!” – дип билгеләп үтте мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Әнә шул рәвешле, планетаның төрле почмакларында яшәүче милләттәшләребезнең хәзер туган телдә Ислам нигезләре буенча гыйлем алу мөмкинлеге барлыкка килде. Моннан тыш, уникаль гыйлем мәйданчыгы Татарстанда ислам мәгарифенең беренче баскычын – мәчет каршындагы курсларын да сыйфат ягыннан яңа югары дәрәҗәгә күтәрде. Онлайн-мәдрәсә мәчетләре булмаган яисә мәчеткаршындагы курслар оештырылмаган җирлекләрдә яшәүче татарларга яки вакыты кысынкы булган милләттәшләргә дини белем алырга ярдәм итәчәк. Онлайн-мәдрәсә medrese.tatar адресы буенча урнашкан белем бирү платформасында эшли. Мәдрәсәдә шулай ук iOS һәм Android базасындагы смартфоннар өчен эшләнгән махсус кушымта аша да “кереп” укып булачак. “Татар мәдрәсәсе” дип исемләнгән мобиль кушымтаны кесә телефонына Play Маркет һәм App Store-да бушлай күчереп алырга мөмкин.

– Халык гади, аңлаешлы формада дин нигезләрен үзләштерергә тели, – диде мөфтинең мөфтинең мәгълүмати сәясәт буенча киңәшчесе, "Хозур" нәшрият йорты җитәкчесе Ришат Хәмидуллин. - Без әлеге мәдрәсә аша беренче чиратта тәһарәт алу, намаз уку тәртипләрен үтемле итеп аңлатып бирүне максат итеп куябыз. Биредә 12 яше тулган үсмерләр дә укый алачак. Мәдрәсә уку өчен электрон почта яисә социаль челтәрләр аша теркәлергә кирәк булачак.

Алга таба Ришат Әхтәм улы онлайн-мәдрәсәдә дәресләр алу тәртибе белән таныштырып китте. Татар онлайн-мәдрәсәсендә дәресләрне видео, текст һәм аудио форматларында үзеңә уңайлы урында, тәүлегенә 24 сәгать дәвамында интернет челтәренә тоташкан теләсә кайсы җайланмадан (компьютер, планшет, смартфон һ.б.) үзләштерергә мөмкин. Оештыручылар иң беренче чиратта хәзерге заманда мәгълүмат алуның иң кулай һәм җайлы форматы булган видеодәресләргә төп игътибар юнәлтте. “Мәдрәсә” өчен барлыгы 7 дисциплина – ислам хокукы (фикъһе), гакыйдә, Коръән һәм тәфсир, ислам әхлагы, гарәп теле һәм тәҗвид, Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ сирасы (тормыш юлы) һәм татарларда Ислам тарихы – буенча 124 видеодәрес яздырылды. Аларның һәрберсе якынча 15 минутлык озынлыкта. Онлайн-мәдрәсәдәге контент Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан мәчеткаршындагы курслар өчен эшләнгән һәм кабул ителгән уку-укыту программасы нигезендә гамәлгә ашырылды.

– Дөнья онлайн системага күчә барганлыктан, әлеге мәдрәсәгә ихтыяҗ зур, – дип аңлатма биреп китте мөфти урынбасары, РИИ һәм КИУ ректоры Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин. - Проектның төп үзенчәлеге – татар телле булуында. Бу күптән уйланып, укыту методикасы эшләнеп, бөтен программалары каралган курс нигезендә эшләнгән онлайн-мәдрәсә. Ул профессиональ яктан эшләнеп, мәчетләр каршындагы курсларның ихтыяҗларын канәгатьләндерә торган программалар нигезендә эшләнгән. Бүген 700ләп мәчеттә мәчет каршындагы курслар эшләп килә. Без онлайн-мәдрәсә белән мәчет каршындагы курсларның да ихтыяҗын канәгатьләндерү өчен хезмәт итәчәкбез. Авылда, мисал өчен, мөгаллимнәр җитми. Бу очракта онлайн мәдрәсә ярдәмгә киләчәк.

– Әлеге проект пандемиягә бәйле рәвештә башланып китте. Коронавирус вакытында без болай да интернетта дәресләр уздыра башлаган идек инде. Хәзер менә тулаем мәдрәсә булдырылды. Мин әлеге проектның кайбер дәресләрен яздыруда катнаштым. Биредә катлаулы темалар юк. Ул дин белән танышу өчен бик кулай программа. Проект саф татар телендә яздырылды. Онлайн булгач, дөньяның төрле почмакларында яшәүче татарлар дәресләрне үзләштерә алачак, диннең асылын аңлый алачак, – дип билгеләп үтте Рәдиф хәзрәт Тимергалиев.

Аерым алганда, лекцияләрнең эчтәлекләре нәзарәтнең методистлары тарафыннан төзелде һәм төп методик әсбап сыйфатында “Ислам дине нигезләре” китабы файдаланылды. Ул Татарстан мәчетләрендә Ислам нигезләрен өйрәнү буенча курсларда төп дәреслек булып хезмәт итә. Видеолекцияләрнең кыскалыгы да тыңлаучыларга уку барышында игътибарлылыкны җуймыйча гыйлем эстәү мөмкинлеген бирәчәк. Моннан тыш, видео рәвешендәге мәгълүматны кабул итә алмаган “шәкертләр” өчен оештыручылар тарафыннан мәдрәсә сайтында һәр дәреснең текст форматын да урнаштырылды. Өстәмә рәвештә сайтта дәресләрнең аудиоверсияләре дә урын алды: видео карарга яисә текст укырга вакытлары булмаган дин кардәшләр мәгълүматны тыңлап үзләштерә алачак.

medrese.tatar белем бирү платформасына барлык популяр социаль челтәрләр яисә электрон почта аша теркәлергә була. Системада теркәлгәннән соң һәр укучыга шәхси кабинет ачыла. Биредә укучының үткән темалары, эшләгән тестлары һәм шәхси уңышлары турында мәгълүмат тупланачак. Онлайн-мәдрәсәдә “укучылар” һәр тема-дәрестән соң тикшерү тесты узарга тиеш булачак. Тестны уңышлы биргән очракта гына киләсе дәрескә күчеп була. Тест нәтиҗәләре түбән булган очракта “шәкерт” теманың үзләштерелмәгән яки авыр үзләштерелгән өлешенә кире кайта һәм кабаттан укырга тиеш булачак.

Онлайн-мәдрәсә остазлары итеп республикабызның югары дини уку йортларында гыйлем алган һәм Диния Нәзарәтенең дини эшчәнлек алып барырга хокук бирүче Шәһадәтнамәсенә ия булган имамнар җәлеп ителде.

Нәзарәт тәкъдим иткән беренче татар онлайн-мәдрәсә проекты хәзерге вакытта интернеттагы билгесез "шәех"ләрнең лекцияләренә, шикле булган видеодәресләргә бердәнбер альтернатива булып тора.

Беренче татар онлайн-мәдрәсәсенең эше буенча сораулар белән Инстаграмда махсус булдырылган @tatarmedrese аккаунтына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»