поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
20.01.2021 «Яшьти» әдәби сәхифә

“Бала сатам, кемгә кирәк?”: Арчадан Зәлидә Фәттахова ИҖАТЫ

Фәттахова Зәлидә Фәнәвил кызы 2003 елның 7 нче июлендә Арча районы Кечкенә Төрнәле авылында туган. 11 сыйныфны тәмамлагач, 2020 елда Казан федераль университетының филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына (ИФМК КФУ) “Татар теле һәм әдәбияты, журналистика” белгечлеге буенча укырга кергән. Үзе турында менә ниләр яза:

Башлангыч сыйныфларда укыганда ук, кечкенә генә шигырьләр иҗат итеп карадым. Аннары шигырьләр, хикәяләр яза башладым. Күп кенә әсәрләрем “Арча хәбәрләре”, “Сабантуй”, “Көмеш кыңгырау” газеталарында басылып чыкты. Ә “Ришвәтле диплом” шигыре район конкурсында 2нче урынны яулады. Бу минем иҗатта беренче ирешкән уңышым иде. Шул вакыттан башлап төрле бөтенроссия, республика, район күләмендәге иҗат конкурсларында катнашам.

Шигырь язу белән беррәттән мин кечкенәдән сәнгатькә гашыйк кеше. Биергә һәм җырларга, шул ук вакытта рәсем дә ясарга яратам. Берничә ел рәттән “Созвездие - Йолдызлык” фестивалендә катнаштым. Авылда һәм мәктәптә уздырылган барлык концертларда бик теләп катнаштым һәм катнашам.

Уңышларыма килгәндә, 2015 елда “Тукай конкурсы”ның шигырь иҗат итүчеләр номинациясендә III дәрәҗә дипломга лаек булдым. 2016 елда Г.Ахунов исемендәге әдәбият премиясе лауреаты (“Проза” номинациясе). 2016 һәм 2017 елларда “Алтын каләм” балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты Республика фестиваленең район этабында “Журналистика” һәм “Тележурналистика” номинацияләрендә 3 урыннар яуладым. 2015, 2018 елларда “Илһам” Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе лауреаты; 2017 ел – VI Республикакүләм Габдулла Тукай укуларының “Табигать – тиңсез хәзинә” номинациясендә 2 урын; 2017 ел – “Тукай безнең күңелләрдә” Республика ачык иҗат конкурсында 1 урын, 2018 ел – “Арча хәбәрләре” газетасы һәм район хәрби комиссариаты оештырган Геройлар көненә багышланган конкурста 3 урын; 2019 ел – Ш.Мәрҗани укулары лауреаты; 2019 ел – Нәкый Исәнбәт иҗатына багышланган XIV “Дулкыннар” бәйгесе лауреаты; 2019 ел – “Иделем акчарлагы” яшь язучылар бәйгесендә катнашу.

Иң соңгы ирешкән уңышым – 2020 елда “Иделем акчарлагы” яшь язучылар бәйгесенең “Балалар әдәбияты” номинациясендә 3 урын.
Алдагы максат итеп, уземне драматургияда да сынап карыйсым килә.

Әнием яраннары
Азат өйдә ялгызы гына. Әтисе командировкада, әнисе әле эштән кайтмаган.
“Әнидән башка бик күңелсез икән”, - дип уйлап куйды Азат.
Шунда, аның уйларын сизгәндәй, тәрәзә төбендәге ал чәчәкле яран гөл телгә килде:
– Миңа да күңелсез аннан башка.
– Ул синең әниең түгел ич. Мине тудырган, үстергән. Тәмле ашата, матур киендерә.
– Ялгышасың. Мине дә сулы банкага утыртып ул тамырландырды. Аннан йомшак туфракка күчерде. Матур савытка утыртты. Көн саен су сибеп, дымландырып тора.
– Мине дә әнием җил – яңгырлардан саклый, авырсам, дарулар бирә.
– Сине кайгырткан кебек, мине дә бик кадерләп тота ул. Төпләремне йомшарта, ашлама бирә, эссе кояш нурларыннан, бозлы яңгырлардан саклый.
– Ә мин инде дәү үстем. Мәктәптә укыйм, иптәшләрем белән аралашам.
– Әйе, бу яктан син бәхетле. Укытучылар сезгә тирән белем бирәләр, акыллы, тәртипле булырга өйрәтәләр. Киләчәктә чын кеше булыгыз дип тырышалар.
Азат тәрәзә төпләрен күздән кичерде. Бик күп әнисенең яран гөлләре, ярата шул
ул гөлләр үстерергә.
– Азат, – дип дәвам итте ал яран, – без изгелекнең, яхшылыкның кадерен беләбез. Кара әле син безгә. Әниеңә рәхмәт йөзеннән без нинди матур чәчәкләр аттык. Ал, ак, кызыл, шәмәхә – нинди генә төсләргә кермәдек без. Менә әти – әниең сине тәрбияли, укытычылар белем бирә. Ә син аларны һәрвакытта да тыңлыйсыңмы? Ниләр белән куандырасың? “Бәйрәм ашы кара – каршы” – дигәнне онытма!
Азат тирән уйга чумды...
 
Урман зары
Менә ямьле, җылы җәйгә алмашка алтын көз дә килеп җитте. Көннәр инде хәзер салкынча. Агачлар матур сары, кызыл, алтын төсләр алдылар. Кайбер көннәрне бераз сибәләп яңгыр да явып киткәли. Әмма барыбер көннәр матур, кояшлы.
 
Бер-ике көн элек кенә яңгыр явып киткәнлектән, иптәшләрем Айсылу һәм Булат белән урманга гөмбәгә барырга уйладык. Быел гөмбә күп булырга охшый, диләр. Иртән Айсылу белән Булат миңа керделәр. Без тиз генә әзерләндек тә урманга юл тоттык. Урман авылга якын булганлыктан, юл күп вакытны алмады.
 
Менә без көзге урманда. Матур да соң көзге табигать! Агачлар инде көз төсләре алганнар. Әнә алда гына торган өрәңге агачын кара. Нинди матур! Кызыл, сары яфраклары гына ни тора. Ә тегендәге балан агачы кызыл төскә кереп, үзе янына чакырып тора. Кинәт куаклар арасында нидер кыштырдады. Куян икән! Кыр куяны куркак була дигән булалар тагын, күр әле кыяфәтен! «Кулына» кишер тоттыр хәзер, күзен дә йоммыйча сузылып ятып, рәхәтләнеп кимерәчәк. Хәйран вакыт күзгә-күз карашып торганнан соң гына, сикерә-сикерә яныбыздан китеп барды ул. Куян күздән югалырга да өлгермәде, Булат кычкырып җибәрде:
 
- Карагыз әле, кара, каен агачы төбендә күпме гөмбә! - диде .
Шулай итеп, без кәрзиннәребезгә хуш исле гөмбәләр җыя башладык. Тирә-як тып-тын. Бары тик, көзге яфраклар өстендә безнең аяк тавышлары гына ишетелә.
 
Шушы тынлыкны бозып, ату тавышы ишетелде. Без, аптырап, бер-беребезгә караштык. Бер минут нишләргә белмичә басып тордык. Каян килде бу ату тавышы?
 
-Әйдәгез тавыш килгән якка барабыз, - диде Булат, тынлыкны бозып, һәм без тавыш килгән якка йөгердек. Йөгерүдән тын кысылган килеш, без бер агач артына ышыкландык һәм күзәтә башладык. Безнең күз алдыбызда атылган поши. Аны өч аучы уратып алган. Якында гына әле генә әнисен югалткан поши баласы. Алар пошины өстерәп машинага салмакчылаар. Безгә нишләргә? Кая барып бәрелергә? Берәрсенә барып әйтсәң ышанмаячаклар, чөнки дәлилләр юк.
 
Кешенең вәхшилегенә чик-чама юк хәзер, ләкин күрә торып нарасый пошиның анасын ату өчен кем булырга кирәктер, белмим. Андый кешене атарлык исем юктыр да. «Атмаганнардыр, чирдән үлгәндер ул поши», – диярлек түгел . Ике аяклы ерткычлар аларны аямады... Ничек йоклый, ашый-эчә, яши икән ул кешеләр? Намуслары бер дә борчымый микәнни соң ул кургаш җаннарны?!
 
Пошины машинага салып,аучылар киттеләр. Без һаман шул урында басып торабыз. Хәзер теге поши баласы нишләр инде? Кая барыр ул берүзе? Нинди пошилар янына барып сыеныр? Аны алар үз итәрләрме? Менә шундый сораулар безне борчыды. Ә поши баласы “елый-елый” урман эченә кереп китте.
 
Әйләнә-тирәгә күз салам: бөтен дөнья тирән тынлыкта, әйтерсең урман да бу вәхшилеккә телсез калган. Агачлар да башларын түбән игәннәр, алар безгә-адәмнәргә нидер әйтергә теләгән сыман тоелалар иде.
 
Төннәр буе саташып чыктым. Күз алдымда һаман да шул вакыйга. Теге поши баласы нишли икән анда?
 
Ришвәтле диплом
 
Агроном дипломы алдым
Түләп шактый зур ришвәт.
Әти кесәсе калын бит,
Укып йорим мин нишләп.
 
Ай, ришвәт, вай, ришвәт,
Укып йорергә нишләп.
Күп итеп бодай чәчәрбез,
Аера беләм сортны.
 
Карабодай кара була,
Дөге була ак сортлы.
Ай рәхмәт, вай рәхмәт,
Белемле иттең, ришвәт.
 
Арыш, арпа орлыклары
Нигә икән бер төсле?
Шуларны аера алмый
Булдым адәм көлкесе.
 
Ай хикмәт, вай хикмәт,
Оятлы иттең, ришвәт.
Ришвәт алдый койрык болгап,
Ошаган ул төлкегә.
 
Ришвәт барыбер тотыла ул,
Калдыра ул көлкегә.
Ришвәт ошый төлкегә,
Калдыра ул көлкегә.
 
Ник тырышып укымадым –
Үкенеп үтә көнем.
Ришвәтле диплом кирәкми,
Кирәк икән зур белем.
 
Ай, ришвәт, нихәл итим,
Башымда юк бит белем.
Ай, ришвәт, вай, ришвәт,
Булмый терсәкне тешләп.
 
Ришвәт биреп диплом алып
Надан калдым мин нишләп?!
Ай, ришвәт, вай, ришвәт,
Чәчәк атасың нишләп?!
 
Ачы язмыш
 
Нинди генә михнәт кичермәдең,
Гомер сөрдең әллә кайларда.
Ләкин язмышыңа баш имәдең,
Әйләндең син бөек Тукайга.
 
Ачы язмыш туры килде сиңа,
Авыр була бөтен гомерең.
Башта әтиең вафат була синең,
Аннан калдырып китә әниең.
 
Шәрифә карчыкта үткән гомерең
Бик җиңелдән туры килмәгән.
“Кадалмас әле, килмешәк,” – диеп,
Ул сиңа игътибар бирмәгән.
 
Аннан әниең Соснага алдырган,
Булыр диеп үзем янымда.
Ләкин Ходай аңа кыска гомер биргән,
Яшәтмәгән сабый хакына.
 
“Әниемне кайтарыгыз, “ – диеп,
Чапкансың син мәет артыннан.
Нигә язмыш болай рәхимсез соң –
Сине тулы ятим калдырган.
 
Ятим калган бала кемгә кирәк?!
Сыймагансың мулла йортына.
Язмыш сине Өчилегә илтә,
Әбиең вә бабаң янына.
 
Бары бәхет насыйп булмый монда,
Эткәннәр дә сине, төрткәннәр.
Алты күгәрченнәр арасында сине
Бер чәүкәгә санап йөрткәннәр.
 
“Бала сатам, кемгә кирәк?” – диеп,
Базарда шул сине сатканнар.
Табылган миһербанлы бәндәләр –
Яңа Бистәгә алып кайтканнар.
 
Моннан кабат Өчилегә кайттың,
Дәвам иткән борчу – газаплар.
Шул кадәрле михнәтле язмыштан
Кемнәр генә килеп аралар?
 
Тирә – якка тагын хәбәр китә
Асрау бала булу турында.
Язмыш сине үзе китергәндер
Кырлайдагы Сәгъди кулына.
 
Синең кыска гына гомереңдә
Кырлай алды аерым урынны.
Монда узды рәхәт балачагың,
Һәм дөньяга күзең ачылды.
 
Монда тәүге тапкыр татыдың син
Ана назын, ата кулларың.
Кырлай капкасыннан чыгып киткән
Зур тормышка синең юлларың.
 
Кушлавыч, Өчиле, Кырлай, Казан...
Язмыш сине кайда йөртмәгән!
Бөтен җирдә ачы, авыр язмыш.
Бәхет колач җәеп көтмәгән.
 
Бик тә кыска булды синең гомерең,
Бәхет шатлыктан ул тормаган.
“Балам,” – диеп, кочагына алып
Иркәләүче кеше булмаган.
 
Тик шулай да рухың көчле калды,
Авырлыклар сине җиңмәде.
Мәңге горур булып калдың, Тукай,
Хәсрәтләргә башың имәдең.
 
Бары егерме җиде ел гомер...
Бу бик аз бит яшәп калырга.
Син өлгердең, Тукай, шул гомереңдә
Яшен булып яшьнәп янарга.
 
Безнең күңелләрдә сакланырсын
Нәни Апуш булып мәңгегә.
Һәрбер язда чәчәк бәйләмнәре
Китерербез синең кабереңә.
 
Алмагач һәм сандугач
 
Безнең бакча башында
Үсә ялгыз алмагач.
Шул агачны сайлады
Җәй башында сандугач.
 
Тирә - якка ямь бирә
Шау чәчәкле алмагач.
Чут - чут сайрап сөендерә
Һәр иртәдә сандугач.
 
Тик бер таңда сайрамый,
Нигә тынган сандугач?
Коры җирдә ботарланып,
Сынып ята алмагач.
 
Кемдер килеп ботарлаган
Кызганмый алмагачны
Аерган ул җан дустыннан
Җырчы кош сандугачны.
 
Килер язлар, инде кабат
Чәчәк атмас алмагач
Матур җырларын өздереп
Сайрамас шул сандугач.
 
Нигә шулай рәхимсез без,
Ник уйланмыйбыз бер дә?
Табигатьне сакламасак,
Ни ямь калыр бу җирдә?!
 
Күбрәк агачлар утыртыйк,
Шауласын алмагачлар.
Тирә-юньгә моң таратып,
Сайрасын сандугачлар.
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 20.01.2021
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»