|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.01.2021 Җәмгыять
Рәфикъ Юныс белән хушлашу урыны һәм вакыты билгелеИнде хәбәр иткәнебезчә, татар халкы тагын бер югалту кичерә. Бүген журналист һәм язучы, "Казан утлары" журналының баш мөхәррир урынбасары Рәфикъ абый Юныс якты дөньядан китте. "Матбугат.ру"га хушлашу урыны һәм вакыты билгеле булды. Хушлашу урыны һәм вакыты:
20 гыйнвар. 10.00 сәгать. "Татмедиа" бинасы янында. Казан, Декабристлар урамы, 2 йорт.
(Битлекләр кияргә онытмагыз, үзегезне һәм якын-тирәдәгеләрне саклагыз!)
Мәрхүм туган ягында - Арча районы Кәче авылында җирләнәчәк.
P.S. Соңрак билгеле булганча, хушлашу урынын (шул ук бинада) "Идел-Пресс" нәшрияты фойесына күчергәннәр.
--- |
Иң күп укылган
|