|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.01.2021 Икътисад
Җылылык өчен түләгән акчаларын кире кайтарганнарУзган атнада декабрь ае өчен өйләрне җылытуга нигезсез рәвештә артыгын түләткән идарәче һәм ресурслар белән тәэмин итүче компанияләр, кабаттан исәпләүләр аркасында, акчаларның бер өлешен башкортстанлыларга кире кайтарган иде. Бу эш әле дә бара, массакүләм тикшерүләр дәвам итә, дип хәбәр итәләр төбәк Хөкүмәтеннән. Башкортстан Башлыгының җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсенә узган чорда җылылык өчен чамадан тыш хак күтәрелү белән бәйле шикаятьләр килүен дәвам итә. Кешеләр шәхсән үзләре дә килә, шулай ук электрон һәм кәгазь вариантта почта белән дә хатлар җибәрә, диләр Гражданнар мөрәҗәгате белән эшләү буенча идарәдә. Бүген бу халыкны иң нык борчыган көнүзәк мәсьәләләрнең берсе булып тора.
Исегезгә төшерәбез, 11 гыйнварда үткән оператив киңәшмәдә Радий Хәбиров бу мәсьәләне күтәреп, ике көн эчендә хәл итәргә кушкан иде.
Түбәндәге электронной почта адресы буенча сез дә мөрәҗәгать итә аласыз: oprb2011@mail.ru.
Чыганак һәм фото: Башинформ.
Гөлнара АРСЛАНОВА |
Иң күп укылган
|