|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.09.2010 Җәмгыять
ДӘВАМЫ БУЛАЧАК!“Яшьләрнең монда җыелуын белә идем. Ләкин сезне бу кадәр үк күп дип уйламадык”, – диде җырчы Илсөя Бәдретдинова, шаккатып, “Фикер” клубына килгәч. Илфак абый һәм Илсөя апа белән очрашу булачагын ишетеп, бирегә 30лап кеше җыелган иде. Әле студентларның каникулдан килеп тә бетмәвен исәпкә алсак, бер дә аз түгел. Бик кызыклы, җанлы очрашу килеп чыкты. Таныштык, фикер алыштык, кайнар чәй эчтек. Һәрвакыттагыча, “Фикер”дә күңелсезләнергә вакыт булмады. – “Дәвамы бар” дигән яңа программа әзерләп ятабыз. Авылга кайткач, әни: “Әле дәвамы бармыни? Балалар уйнар да туктар, дип уйлаган идем”, – дип куйды. Дәвамы бар, чөнки киләчәккә өметләр бар, – ди Илсөя Бәдретдинова иҗатындагы яңалыклар турында сораучыларга. – Менә ике айга гастрольгә китәргә җыенабыз әле. Быел улыбыз Нариман беренче сыйныфка укырга керде. Аны кем белән калдырырга, нишләтергә дә аптыраган. Укуын калдырып, һаман сәхнә артында йөртеп булмый бит.
Илсөя Бәдретдинова концертларында булгалаучылар кечкенә Нариманны хәтерлидер. Сәхнә арты йолдызы ул. Читенсенү дигәннең әсәре дә юк, ут белән бер. Тик утырганыңны күрсә, шундук килеп аякка бастыра. Концерт тәмамлангач, әнисе янына чыгып, баш игән чаклары да исемдә калган. “Ике айдан бирле сәхнә артында үсте. Безнең төркемдәге һәр артистны, кемнең нинди җыр башкарганын, нинди күлмәк кигәнен – бөтенесен белә”, – ди әнисе. Тик 7 яшьлек Нариман артист тормышыннан тәмам бизгән икән. Хәтта әтисе белән әнисенә: “Мин беркайчан да җырчы булмаячакмын! Хатыным да, балаларым да артист булмаячак”, – дип вәгъдә итеп ташларга да өлгергән. Ә мәктәпкә теләп йөри, ди. Укырга 17нче татар гимназиясенә биргәннәр.
Илсөя Бәдретдинованың сәхнәгә чыгуына 9 ел үтеп тә киткән. Җырчы үзен, шоу-бизнеска кинәт килеп кердем, дип санамый. “Егылып төшәргә авыр булмасын өчен, тауга әкрен-әкрен генә менәбез”, – ди ул. Баштарак иҗатлары турында: “Дингә каршы җырлыйсыз”, “Мондый җыр буламыни?!” “Бу проект бармаячак”, – дип торучылар да булган. Ләкин Илфак абый белән Илсөя апаның моңа карап кына илһамы качмаган. “Күңел өчен җырлыйбыз. Концерт куеп, гигант акча эшләп булмый. Халыкка кирәкмәвебезне сизсәк китәчәкбез”, – ди җырчы. Тыю-тыймауга килгәндә, үзләре әйтүенчә, зур түрәләр тәгәрмәчкә таяк тыкмаган. Каршылык күрсәтүчеләр – район күләмендәге вак-төяк түрәләр. Сынаусыз булмый дип, алар һаман бирешми, җан-фәрманга эшли. Нәтиҗәләре дә бар. Шушы 9 ел эчендә барлыгы 12 диск чыгарырга өлгергәннәр. Гастрольләрдән кайтып кергәннәре юк. Төркемнәрендә 15ләп кеше эшли. Илфак абый 80нән артык җыр язган.
Яшьләрнең: “Русча җырларга теләк юкмы?” – дигән соравына Илсөя апа: “Русча юньләп сөйләшә дә белмим. Бәләкәй кыз турында хыялланам әле”, – дип җавап бирде.
Илфак абый:
– Моң ул татарга гына хас, дигән бер ялгыш фикер бар. Һәр халыкның үз моңы! Без 6-7 рус халык җырын татарчага тәрҗемә итеп яздырдык. Аны руслар сорап-сорап ала. Сүзләрен аңламасалар да, көе таныш чөнки. Бәлки, бу юнәлештә тагын эшләп карарбыз. Татар телен популярлаштыру максатыннан.
– Җырыгыздагы: “Бер ягыңда синең Мәскәү, бер ягыңда салкын Себер”, – дигән сүзләрнең мәгънәсен аңлатыгыз әле.
– Татар диаспорасының иң зурысы Себердә һәм Мәскәүдә. Ә тагын да тирәнгәрәк төшеп әйтсәк, артык башыңны күтәрсәң, Мәскәү Себергә озата, дигән фикер ята анда, – диде Илфак Шиһапов.
– Репертуарыгызда милли җырларны арттырырга җыенмыйсызмы?
– Милли җырлар күп булса, концерт митингка әйләнә. Репертуар, программа төзү рухи яктан бик авыр. Яңаны җырласаң: “Искеләрен тыңларга дип килгән идек, алары матуррак”, – дип китәләр. Аларга карап, искеләрен башкарсаң: “Әй, бу һаман шул бер җыр белән йөри икән”, – дип кул селкиләр. Халык төрле, бөтенесенә ярап бетеп булмый. Авыл белән авыл да аерыла хәтта. Менә Кукмара белән Чирмешән районнары – җир белән күк арасы. Берсенә ошаган концертка икенчесенең тамчы да исе китмәскә мөмкин. Чаллы шәһәре дә үзенчә, бүтән төрле программа таләп итә.
– Илфак абый, иртәнге 4кә кадәр “Вконтакте” сайтында нишләп утырасыз Сез?
– Анда Илсөя Бәдретдинованың 4 төркеме бар. Шуларны карап барам. Тыңлаучылар фикере белән танышам.
– И, сүгәм инде мин аны, – дип сүзгә кушылды Илсөя апа. – Бу Илфак абыйның башка эше юктыр, диләрдер, йокла инде, мин әйтәм. Сез мине тамашачы фикере белән кызыксынмый икән, дип уйламагыз. Кызыклы хәбәрләрне бергәләшеп укыйбыз.
– Яшерен-батырын түгел, бүген татар матбугатын пенсионерлар гына укый. Ә “Вконтакте” сайты авыруга әйләнде, зур корал ул. Хәйләкәр эшләнелгән әйбер. Татарны таркатырга теләүчеләр дә, хөкүмәт кешеләре дә утыра анда. Мисал өчен, керәшеннәр төркеменә ислам динендәге берничә кеше кереп: “Сез сатлык җаннар! Бабаларыгыз диненә кайтыгыз”, – дип язып тора. Әлбәттә, тегеләрендә агрессия уяна. Аннан соң: “Татарлардан бүленергә телибез”, – диләр. Шулай керәшеннәрне котыртып ятучы 5-6 кеше бар анда. Без, татарлар, Русиядә бүген сан буенча икенче милләт. Безне узып, бу урынга украинлылар чыгарга мөмкин. Ә украинлылар русларга якынрак. Шуңа күрә бердәм булырга кирәк. Без бит 7 миллион! Татарлыгыбыз белән, чыннан да, горурланырлык, – ди Илфак Шиһапов.
– Сәясәткә кереп китәсегез килмиме?
– Сәясәт – бик пычрак әйбер, анда бару өчен башка төрле камырдан булырга кирәк. Үзара ярдәмләшү идеясен күтәреп чыга алсак, менә бу сәясәт булыр иде татар өчен. Бездә бит бер авыл егетен кыйнасалар, калганнары юлның икенче ягына чыгып китә. Кавказ халкында башкача. Берәрсенә сүз әйтеп кара, бер көтү кеше җыелып киләчәк. Берләшү өчен зур сәясәт кирәкми. Моннан чыгып, каршыдагы кибеткә кереп, һәркайсыгыз татарча ни дә булса сорый ала. Һәм иртәгә андагы рус сатучысы урынына татар кешесен куячаклар. Чөнки кибет өчен, беренче чиратта, табыш мөһим. Мәсәлән, әйдәгез, “Вконтакте” сайтында “Татар биржасы” дигән төркем ачабыз.
– Әһә, шуннан?
– Кемнеңдер 30 сутый бакчасыннан 2 чиләк бәрәңге чыкты, икенче берәү яхшы уңыш җыйган, ди. Яисә Кукмарада мал суялар, итен кая куярга белмиләрдер, бәлки. Ә без авыл ите булсын иде, барып алыр идек, дип эзлибез. Менә шул төркемдә табышып, татар мохите булдырып, үзара ярдәмләшеп яшәр идек.
Илфак абый әйткән сүзендә торды. Шул ук көнне “Вконтакте” сайтында “Татар биржасы” төркемен булдырган иде. Сез дә керегез, кушылыгыз. “Без – таркау!” – дип йөрүдән берни дә үзгәрмәячәк. Берләшүгә үзегез дә адым ясагыз.
Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|