|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.01.2021 Мәдәният
“Сөмбел” фильмын Үзбәкстан тамашачылары да тамаша кылды (ФОТО)Шушы көннәрдә Ташкентта Зифа Кадыйрованың «Сагынырсың – мин булмам» дигән әсәренә нигезләнеп төшерелгән «Сөмбел» фильмының премьерасы булды. Әлеге фильм — Татарстан һәм Үзбәкстанның уртак иҗат җимеше. Картинаның режиссеры — Рәшит Маликов, ә Татарстан ягын режиссер Рамил Фазлыев тәкъдим итә. “Матбугат.ру”га билгеле булганча, "Үзбәккино" милли агентлыгы оештырган чара Ташкент Яшьләр иҗат сараенда шәһәренең татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге вәкилләренең концерты белән башланды. Соңыннан фильмның Татарстан ягыннан продюсеры Миләүшә Айтуганова җыелучыларны видео-мөрәҗәгать белән сәламләде. Шулай ук, тамашачылар белән очрашуга режиссер-куючы һәм сценарий авторы Рәшит Маликов, төп рольне башкаручы Сабина Асанова, оператор-куючы Хөсән Алиев, костюмнар буенча рәссам Сабина Назармөхәммәтова, режиссер ассистенты Наталья Дворянчикова, директор урынбасары Абдурәүф Джураев килде. Алар фильмны төшергәндә туган тәэсирләре белән уртаклашты. Картина сюжеты буенча Сөмбел һәм Булат бер-берсенә гашыйк була, аларның баласы туа. Әмма Булат аларның хисләренә хыянәт итә. Сөмбел аны гафу итә алмый һәм нәни улын алып, Бохарага туганнары янына китә.
--- |
Иң күп укылган
|