|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.01.2021 Язмыш
“Үзем дә, балаларым да ач”Күршеләребез Әхәт абый белән Зәкия апаларга кергәләп тора идем. Үзебез сыер асраганчы — сөткә, тавык йомыркасы кирәксә — йомыркага. Рәхәт күршеләр иде. Аралашуы рәхәт иде алар белән, урыннары җәннәттә булсын! Зәкия апага һәрвакыт хикмәтле төшләр керә иде. Аларны сөйләгәч, рас кергәнлегенә исем китә иде. Күбесе онытылган, икесе генә күңелгә уелып калган.
Туып-үскән авылындагы күршесе төшенә кергән моның. Күршесенең өе караңгы икән. “Нишләп сезнең өегез караңгы?” — дигән дә, уянып киткән. Уянгач, уйланган, аңлаган: күрше абыйның бит дога кылыр кешесе юк икән! Шуннан соң, бүтән әрвахлар белән бергә аңа да дога кыла башлаган. Алдагы көндә төшенә яшь чакта үзенең артыннан йөргән егете кергән. Егете озын буйлы икән. Ишек төбенә кереп баскан да: “Миңа кая?!” — дип әйтә ди. Бу төштән соң, аны да догадан калдырмый башлаган.
Бер Коръән ашында остабикәбез алдагы көнне генә минем иремне төшендә күрүен сөйләде (бер колхозда эшләгәннәр иде). “Өлкән улым ихатасы турында торам, минем яннан озын-озын атлап Риф үтеп китте, миңа карамады, эндәшмәде — үпкәләгән. Соңгы вакытта аны догага кушмый башлаган идем”, — диде. Мин бит аның хатыны, иремә көн дә дога кылам. Димәк, дога һәр яктан да кирәк, бер яктан гына җитми.
Тагын бер гыйбрәтле кыйсса ишетергә туры килгән иде. Дин юлындагы яшь кенә хатын янына туган авылындагы күршесенең кызы килгән. “Мин синең әтиеңне төшемдә күрдем. Исәнме, фәлән абзый, дип эндәшкән идем, юк, мин ул түгел, мин 1940 елда туарга тиеш идем дип әйтте”, — дигән. Хатын бик аптыраган. “Тукта әле, син белеп сөйлисеңме соң? Минем әбинең, чыннан да, 1940 елда туарга тиешле беренче баласы алты айлык чагында авыр эштән төшкән бит”, — дигән. Ә төш сөйләгән күршесе бу турыда берни дә белмәгән икән.
Тумый калган малай 80 ел үткәч, күрше кызына килеп кергән! Алты айда инде җан кергән. Аларга да дога кирәк икән.
Тагын бер мисал. Танышым төш күрдем дип чылтыратты. Имеш, ниндидер урында безне кабул итүләрен көтеп утырабыз, өстебездә яхшы киемнәр, ди. Шул бүлмәгә боларның вафат булган элекке күрше хатыны килеп кергән. Сәләмә генә киенгән әлеге хатын идәнгә утырган да сөйләнә икән: “Ярый сезнең ашарыгызга да, киярегезгә дә бар. Менә мин үзем дә, балаларым да ач”, — дип әйтә ди. Уянгач, танышым уйланган. Төшенә кергән күрше хатын үзе дә, ире дә, ике баласы да вафатлар икән. Боларның дога кылыр кешеләре юк һәм догага бик мохтаҗлар икәнлеген аңлаган.
Язылганнарга өстәп, Пәйгамбәребез с.г.в. тормышыннан да бер мисал китерим әле. Гайшә р.г., Коръән укып, әрвахларга багышлаган. Пәйгамбәребез с.г.в.: “Нигә бик аз кешегә багышладың?” — дигән. Гайшә р.г.: “Мин бит аз укыдым, шуңа күрә аз кешегә багышладым”, — дигән. Пәйгамбәребез с.г.в. әйткән: “Ихлас” сүрәсенең бер “Куль” дигән сүзен генә дә, Әдәм г.с.нән башлап бүгенге көнгә кадәр килеп киткән һәркемгә багышласаң да, җитә иде”, — дигән.
Шулай булгач, бер укыганың бар кешегә дә җитә. Эшләребезне Аллаһ Тәгалә Үзе риза булырлык итеп башкарырга язсын!
Мәсгудә ШИРИАЗДАНОВА. Сарман
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|