|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.01.2021 Криминал
96 яшьлек әбине үлем тырнагыннан коткарганнарСанкт-Петербургда полицейскийлар гаиләсе, төгәлрәк әйткәндә отставкадагы полковник Эдуард Цветков һәм аның 23 яшьлек улы, сержант Максим Цветков 96 яшьлек пенсионер ханымны үлем тырнагыннан коткарганнар. Бу хакта кичә, 17 гыйнвар көнне ЭЭМның рәсми вәкиле Ирина Волк РИА Новости агентлыгына сөйләде.
Билгесез адәм карчыкка Васильевский утравының 4-нче линиясендәге торак йорт подъездында һөҗүм иткән.
Волк сүзләре буенча, шул ук йортта полицейскийлар гаиләсе яшәгән. “Ярдәм сорап кычкырган тавышлар ишеткән ирләр фатирдан йөгереп чыга һәм әбекәйгә пычак белән кизәнгән ирне күреп кала”, – дип сөйләде ведомство вәкиле. Ирләр җинаятьчене тоткарлый һәм полициягә шалтырата.
Соңрак хокук саклау органнары шикләнелүче ир шәхесен ачыклый. Ул – 50 яшьлек бомж. Моңа кадәр ул кеше үтергәне өчен җаваплылыкка тарттырылган булган инде. Әле исә аңа карата “Үтерергә маташу” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Бөек Ватан сугышы вакытында Ленинград блокадасын кичергән әбине авыр хәлдә дәваханәгә озатканнар.
Чыганак: Lenta.ru
Фото: Евгений Одиноков / РИА Новости
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|