|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.01.2021 Хәвеф-хәтәр
Татарстанда инде ике атна дәвамында югалган ир-егетне эзлиләр (ФОТО)"Лиза Алерт" отряды волонтерлары Лениногорск районының Яңа Иштирәк авылында 25 яшьлек Рамил Рәшит улы Вафинның югалуы турында хәбәр итә. "Матбугат.ру" ачыклаганча, егетне соңгы тапкыр 5 гыйнварда күргәннәр. Югалган көнне Рамил куе зәңгәр курткадан, кара спорт чалбарыннан, кара төстәге ботинка һәм шундый ук төстәге шапка кигән булган.
Буе - 180 сантиметр, коңгырт-сары чәчле һәм яшел күзле.
Рамил Вафин турында ни дә булса белүчеләрне, аны күрүчеләрне 112 телефоны буенча шалтыратуларын сорыйлар.
--- |
Иң күп укылган
|