|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.01.2021 Фаҗига
Бүген Татарстандагы янгында 4 кеше үлгән. Икесе бала! (ФОТО)Бүген иртәнге тугызда МЧСка янгын турында хәбәр килә. Югары Ослан районы Пятидворье коттеджлар поселогында бүрәнә йортка ут капкан. Янгын сүндерүчеләр тиз арада килеп җитә. Әмма... Хәлләр яхшы булмый. Ачык ут күренмәсә дә, төтен күзәтелә. Янгын мәйданы 6 кв.метрны тәшкил итә. Шушында аңын югалткан бер ир-атны табып алалар һәм медикларга тапшыралар. Әмма, ни кызганыч, ул ашыгыч ярдәм машинасында үлә. Тагын 5 минуттан тагын бер ир-атның гәүдәсе табыла. Ул да үлгән. Һәм тагын ике малайның гәүдәләрен табалар (2008 һәм 2012 елгылар). Барысы дүрт мәет. Аллаһ сакласын! Бу йортта алар яшәмәгән. Ялга мунчага гына килеп йөргәннәр. Янгын чыгуны сәбәпләре ачык түгел. “Матбугат.ру”га билгеле булганча, хәзер ким дигәндә 4 версияне өйрәнәләр: 1) ут белән сак булмау 2) тәмәке тартканнан янгын чыгу 3) пичнең дөрес эшләмәве 4) электр җиһазлары белән эш иткәндә хилафлык.
Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!
Урыннан МЧС фотолары:
--- |
Иң күп укылган
|