поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
17.09.2010 Сәясәт

ЧЫП-ЧЫН ТАБИГАТЬ БАЛАСЫ

Бу хәл күптән – унбиш-уналты еллар чамасы элек булды. Ул вакытта мин пионер лагеренда өлкән вожатый булып эшли идем. Кич белән учак ягарга әзерләнәбез. Балалар корыган агач ботакларын җыеп, биек итеп учак ясыйлар. Шунда яныма ике бала йөгереп килде дә: «Апа, тегендә – Ык буенда әллә нинди бер апа су коена. Үзенең чәчләре тузган. Су анасыдыр дисәк, янында сәпите дә бар”, – диделәр.

Кояш инде баюга таба бара иде. Балалар өстерәп диярлек мине шунда алып киттеләр. Ә теге апа безнең килгәнне әллә сизде, әллә юк – баскан урыныннан кымшанмады да. Өстенә нәрсәдер генә каплаган да, яланаяк-ялан өс дигәндәй, чиләге белән Ыктан су тутырып ала да, сөйләнә-сөйләнә коена. Мин аны элегрәк тә күргәләгәнем бар иде. Нинди кеше икән бу дип артыннан сәерсенеп карап калгаладым. Ә ул күптәнге танышларын күргәндәй, без торган яр буена менде дә, ягымлы гына: «Бәйрәмгә әзерләнәсез бугай. Лагерь ябылыр чак та җитте. Җәй дә үтә», – диде дә моңсулаган кебек яр буена утырды, аккан суга карап бераз торганнан соң сумкасыннан бәрхет белән тышлаган озынча тартма чыгарды һәм аннан флейтасын алып, уйнап җибәрде.

 

Без балалар белән тын да алмый тыңлый башладык. Бу көй безне сихерләде. Без генә түгел, Ык буена сыенып үскән таллар да, аларга кунып сайрар кошлар да тынып калган кебек булды. Флейтадан чыккан моң күңелләрне әллә нишләтеп, кичке болын буйлап таралды. Нинди көй бу? Кем язган? Беренче тапкыр ишетүем... Безне учак янында көтәләр иде. Әгәр кузгалып китсәк, бу көй туктар да, әллә ни булыр кебек. Карасам, бездән читтәрәк колхоз сыерларын көтүче дә басып тора икән. Ул атын җитәкләп, сак кына безнең янга килеп басты. Күзләрендә – яшьләр... «Кем икән бу? – диде ул пышылдап. – Һәр таң белән монда төшеп су коена ул. Кайчакларда бу көй кайдан ишетелә икән дип уйлый идем. Менә кем уйный икән аны». Флейта тынып калды. Мин әкрен генә сәер апа янына килдем дә: «Сез кем буласыз! Сез бит бу авылда яшәмисез. Каян килеп чыктыгыз?» – дип сорадым. Ул исә: «Мин бит сезне беләм, Дания, мин Иске Авылдан Җүәйрә булам», – диде. Безнең танышуыбыз әнә шуннан башланды.

 

Без аны «костер» янына күңел ачарга дәштек. «Юк, балалар куркытып йөрмим әле», – диде дә, велосипедының руленә чиләген элеп, китеп тә барды...

 

Шуннан соң аны шактый вакытлар очратканым булмады. Бервакыт, кыш көне, авылга кайтып киләм. Бер кат җәйге күлмәктән, ялан тәпиенә резин кәлүшләр кигән бер хатын-кыз юл буйлап бара. Җәлләп туктаган идем, теге танышым Җүәйрә булып чыкты. «Катып үләрлек суыкта нишләп йөрисең болай? Әйдә утыр!»– дип, машина ишеген ачтым. Утырмады. Ул гел шулай, нинди генә салкын булмасын ялан өс йөри икән. Бер вакытта да машинага утырганы юк. Аның Иванов системасы белән шөгыльләнүен, Казанда медсестра булып эшләвен, кияүгә чыкмавын, хәзер туган ягында яшәвен ишетеп белә идем инде.

 

Әйе, Җүәйрә безнең кебек яшәми. Аның үз дөньясы. Ел фасылына карап киенми, җәйге челләме, салкын көз-кышмы гел бер кат күлмәктән. Аңа, әлбәттә, сәерсенеп карыйлар. Урамнан узганда артыннан борыла-борыла текәләләр. Кайберләре жәлли, кайберләре тәнкыйтьли. «Кеше куркытып йөри инде», – диючеләре дә бар. Әмма ул беркайчан да кешеләргә начарлык эшләми. Үтә дә сизгер, нечкә күңелле кеше, чып-чын табигать баласы. Җиребезнең чүплеккә әйләнә баруына, кайчандыр чиста, зәп-зәңгәр күлләрнең инде сазлыкка әйләнеп, кош-кортлар да йөзә алмаслык хәлгә килүенә, урманнарның елдан-ел сирәгәя баруына (кисәләр дә кисәләр, утыртучы гына юк) борчыла, ярдәм эзли.

 

«Ашаган-эчкән бар нәрсә – ясалма», – ди ул. Шуңа күрә дә Җүәйрә ит, газда пешкән әйбер ашамый, гел табигый әйберләр белән генә туклана икән.

 

Быел җәйге ял вакытында аны тагын очраттым. Күрмәгәнгә ун еллар узгандыр. Әллә кайдан танып алды. Бөтен нәрсәне хәтерли. Һаман шулай урман-кырлардан, су буйларыннан кайтып керми икән. «Алай йөрмәсәм, әллә кайчан чирләп үлгән булыр идем инде», – ди. Бу юлы озак кына сөйләшеп тордык. Аның һәр сүзе фәлсәфәгә корылган. Белмәгән нәрсәсе юк. Сабый чакта бик каты авырган икән. Иванов системасы буенча яши башлавы шул вакыттан ук килә. «Яшәешне үзгәртәсе килә. Кешеләр сәламәт, миһербанлы булсыннар иде», – дигән теләк белән яши ул. Бәлкем, шулайдыр да. Рухи яктан һаман ярлылана барабыз, күңелләрдә иман-шәфкать юк дәрәҗәсендә. Аның каравы бар нәрсәне акча, байлык хәл итә. Иртә торсак – тиеннәр саныйбыз, кемнәрдер капчык-капчык акчаларын кая куярга белми.

 

Җүәйрә янында миңа кыен булып китте. Аңа берничек тә ярдәм итә алмавымнан хәтта оялып куйдым. Ничә еллар бит инде ул үз кыйбласы белән яши. Мескен димим мин аны. Ул синнән-миннән акыллырак, талантлырак. Әле шул Ходай бәндәсен кимсетеп, кыерсытучылар да табылып тора. Ык буенда су коенган вакытта велосипедын урлап киткәннәр (кайсы миһербансызының кулы барды икән?).

 

Саубуллашканда Җүәйрәдән флейтада уйнавын сораган идем. «Флейтам ватылды бит. Курай гына калды», – диде. «Уттай кызу эш өстендә көпә-көндез курай уйнап ятса, кеше әллә нәрсә уйлар тагы», – дип каршы торып караса да, ризалаттым. Кеше күрмәсен дип агачлыкка керде дә, «Уракчы кыз» һәм «Җидегән чишмә» көйләрен уйнады. Исем китеп тыңлап торып, аның курайда уйнаганын фотога төшерергә дә онытканмын. Кайдан килгән аңа шул кадәр моң, сагыш. Күңелендәге бар сагышын теле белән әйтә алмагач, моңнар аша юллый микән әллә?!

 

Рәсемдә: Җүәйрә. Әнә шулай карашын еракка төбәп ул гел алга бара, гел хәрәкәттә.


Дания ШӘРИПОВА
Татарстан яшьләре
№ 32 | 11.09.2010
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»