|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.01.2021 Шоу-бизнес
Әллә өйләнешәләр? Элвин Грей "Она согласилась" дип язган (ФОТО)30 яшьлек Элвин Грейның өйләнү темасы журналистларны инде күптәннән кызыксындыра. Бу хакта имеш-мимешләр, бер эл элек җырчы тормышында Инзилә исемле туташ барлыкка килгәч, аеруча яңа төсмерләр алып куера башлады. Әмма моңарчы җырчы бернинди комментарий да бирмәде. Бу көннәрдә соцчелтәрләрдә: «Шимбә көнне Элвин Грей Казанда никах укытачак. Мәҗлескә Уфа делегациясе килүе көтелә. Тик бу төгәл түгел», — дигән сүз таралды. Интрига өстәп, Инзиләнең инстаграмында "Ул тәкъдим итте", ә Элвин Грей аккаунтында "Ул риза булды" дигән серле фотолар пәйда булды. Күргәнегезчә, кадрларда икесе дә никах киемнәреннән. Әмма никах булганмы-юкмы - рәсми хәбәр ителми. "Матбугат.ру" моңа кадәр язганча, Инзиләгә 21 яшь, тумышы белән ул Татарстанның Әгерҗе районыннан. Һөнәре буенча - чәчтараш. Радик белән алар бер елдан артык бергә.
--- |
Иң күп укылган
|